Бәхәс:Бөрбаш Сәрдегәне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөрбаш Сәрдегәне latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Хөрмәтле Kitap әфәнде,
Бөрбаш Сәрдегәне мәкаләсенә керткәнегез үзгәртүләр өчен рәхмәт, тик алар авторлык хокукларын бозү мәсьәләсен әлегә чишмәде — чыганактан алынган текст белән мәкаләдәге текст арасында аермасы юк дәрәҗәсендә кечкенә.
Викимедиа күзлегеннән кабул ителгән күләмен аңлар өчен, монда туплаган материаллар белән якыннан танышу урынлы.
Кыскасы: Үзенә бик кечкенә оригиналь өзекләрне генә алган, башкача тулысынча Википедия эчендә язылган текст рөхсәт ителә. --frhdkazan (бәхәс) 14 мар 2016, 14:32 (UTC)

Ярар, алайса, бу калып саклансын, мин мәкаләне язучыга булышырга гына теләдем. Бу тема буенча белгеч килсә, мәгълүматны яңача язсын.--Kitap (бәхәс) 14 мар 2016, 16:36 (UTC)

Күрсәтелгән чыганак ( http://borbash.blogspot.ru/2011/07/blog-post_8399.html ) - мин ясаган сайт. Әлеге текст авторы мин түгел (ягъни Рөстәм Хәйруллин түгел). Әлеге текст, ялгышмасам, Бөрбаш авылы мәктәбе музеенда урнаштыру өчен мәктәпнең тарих укытучысы әзерләгән мәкалә дип беләм, һәм мәктәп музеенда аны кая да булса урнаштыруга каршы түгел иделәр. Биредә авторлык хокукы бозу турында шикаять бирү, минемчә, урынсыз. Күпмедер мәгънәдә бу текстны энциклопедик язма һәм Public Domain дип санап була.--KhayR (бәхәс) 15 мар 2016, 05:14 (UTC)

Хөрмәтле KhayR, Public Domain дип санап була язуыгыз ни ru:Общественное достояние / en:Public domain мәкаләләрдә күрсәтелгән хокуки билгеләмәләргә, ни Викимедианың эчке тәртипләренә туры килми. Бездә шулай ук Википедия:Википедия нәрсә түгел аңлатмасы бар. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 15 мар 2016, 09:41 (UTC)
Яхшы, Public Domain булмасын ди. Тик сүз күрсәткән сылтамада Википедия АКШ авторлык кануннарына да буйсына диелгән, чөнки серверлар анда урнашкан. Димәк АКШтагы fair use (ru:Добросовестное использование) принциплары буенча мәкаләне куллану рөхсәт ителә.--KhayR (бәхәс) 15 мар 2016, 09:52 (UTC)
Хөрмәтле KhayR, китерелгән өзекнең күләме Википедия:Намуслы куллану шартлары буенча куллану белән аңлатыла алмый. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 15 мар 2016, 10:08 (UTC)
"fair use", һәм, шулай ук россиядәге "свободное использование", аңлавымча, ул цитаталау һ.б.ш. . --QDinar (бәхәс) 15 мар 2016, 12:53 (UTC)

шулай ук карагыз: Кулланучы бәхәсе:Burbash‎. --QDinar (бәхәс) 15 мар 2016, 12:13 (UTC)

Язманы кире кайтардым. Чыганак хәзер Creative Commons лицензиясе буенча таратыла.--KhayR (бәхәс) 16 мар 2016, 05:08 (UTC)