Бәхәс:Заманәлиф/К. Динар версиясе

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Заманәлиф/К. Динар версиясе latin yazuında])

Мәкаләнең төп адресындагы версиясе.

Татар Википедиясенең беренче идарәчесе[1] Untifler әйтүенчә[2], "Заманәлиф" әлифбасының авторы Альберт Фазлый. Альберт Фазлый Татар Википедиясенең икенче идарәчесе булган[3]. Ул 2003 нче елда үзенең[4] "И туган тел" һәм "Китапханә" сайтларын ясаганда, бу әлифбаны куллана башлый. Википедиядә дә ул аны куллана[5].

"Заманәлиф" 1999 нчы елда ТР кабул иткән татар латин әлифбасының компьютерларда кайбер очракларда һәм вакытлыча[6] куллану рөхсәт ителгән, 1991 нче елгы "уртак төрки әлифба" белән туры килүче күренешенә[7][8] 1 хәреф - "ый" хәрефе өстәү[9][10] белән ясала. Ул хәреф татар сүзләрендәге "ый" авазы өчен дә, гарәп, урыс телләреннән кергән сүзләрдәге калын и авазы өчен дә кулланыла[11][12][13][14].

"И туган тел" сайты авторы А. Фазлый Ə, Ɵ, Ꞑ хәрефләрен компьютерларда рәсми кагыйдә буенча Ä, Ö, Ñ итеп язылышын тиешле яки норма дип кабул итә яки шулай дип алдый[15] (аның вакытлыча чара икәне 4 нче кушымтада әйтелгән, әмма "И туган тел" сайтында ул кушымта юк[7], һәм бәлки А. Фазлый да аны күрмәгәндер, һәм, бәлки, ул аның кәгазь вариантын күрмәгәндер, ә электрон вариантын гына, һәм анда 1 нче кушымтада Ä, Ö, Ñ итеп язылыш булып, өстәмә буталткыч булгандыр).

"И туган тел" сайты турында[вики-текстны үзгәртү]

Archive.org сайтыннан күренә, 2003 нче ел башында яки 2002 нче ел ахырында bez-cyrillici.narod.ru адресында, бушлай хостингта, А. Фазлый "İ tuğan tel" сайтын ачып җибәргән[16], архиватордагы иң элекке сакланышы - 2003-01-18. Башта анда "заманәлиф" сүзе булмаган, "ый" хәрефе дә булмаган: "Latin", "sıyfatlar", "sistemın", Ä, Ö, Ñ хәрефләре кулланылган. Яңа латин әлифбасын Альберт Ф. "Yaña imlä" дип атаган. Бу вакытта өстәмә хәрефләр html энтитилары белән күрсәтелгән, Windows-1251 кодировкасы кулланылган.

6 нчы февральдә "Народ"тагы сайт төрек кодировкасы белән торган[17]. Браузерларда кодировканы күчереп була иде, "Опера" браузеры "Народ"тагы кодировканы html код эчендәге тегларны кулланып дөрес итеп таный иде.

Февраль аенда инде бу сайт өчен tugan-tel.at.tt дигән матур адрес кулланыла башлаган[18][19].

10 нчы февральдә А. Фазлый МТСС форумында үз сайты турында тема ачкан[18]. Бу тема "И туган тел" сайтының кунак китабы итеп тә файдаланылган[17]. Аннары бу теманы бетереп атканнар[20]. Мөгаен, шушы хәл А. Фазлыйны үз форумын ясарга этәргәндер - соңрак ул МТСС форумыныкы шикелле phpbb2 форум программасын кулланып форум ясый. МТССтагы теманың соңгы язмасының датасы 30 нчы март, архиватор 28 апрельдә саклаган, "Нока"дагы яңа сайтта 24 нче майда инде аңа сылтама булмаган, аның кирәге дә булмаган, чөнки анда үз форумы булган, 10 нчы июньдә инде куланылыштан чыккан "Народ"тагы сайтта сайтта аңа сылтама һаман торган[21].

25 нче апрельдән архиваторда (www.)tugan-tel.at.tt адресы пәйда була[22] , бу адреста ифрейм эченнән шул ук сайт күрсәтелә.

Якынча шул ук вакытта, апрель ахырында, Альберт Фазлый сайтын башка хостингта ясый башлаган, бу сайт форумының идарәчесенең 30 нчы апрельдә теркәлгән булуыннан күренә, ә форумның беренче язмасы, автоматик куелган иң беренчесен санамаганда, 1 нче майда булган[23].

22 нче майда бу яңа тышкы матур-декоратив адресның (tugan-tel.at.tt) 2 нче сакланышы, һәм анда инде ифрейм эчендә tugan-tel.noka.ru адресы, аның 24 нче майдагы, иң элекке[24], сакланышы, тора, ягъни, Альберт Фазлый сайтын башка бушлай хостингка күчергән. Narod.ru хостингы Http башлыгына Windows-1251 кодировкасын куя иде, шуңа күрә, анда кириллицадан һәм гади латин хәрефләреннән тыш хәрефләрне html энтитилары белән генә күрсәтеп булган, алай язу өчен махсус текст төзәткече яки конвертер кирәк булган, бу Альбертка ошамагандыр, шуңа күрә ул башка хостингка күчкәндер, һәм, анда хостинг күп реклама өстәп куймаган, бары тик үзенә баннер гына таләп иткәндер.

"Народ"тагы сайт, 10 нчы июньдә, мөгаен, яңа хостингка күчкәнлек белән кулланылыштан чыккан хәлдә, тәҗрибә рәвешендә, уникод белән торган[21].

Киңәйтелгән "Заманәлиф"[вики-текстны үзгәртү]

Соңрак Альберт Фазлый тагын берничә өстәмә хәреф куллана башлый.

â Â - гарәп теленнән алынмалар өчен. Мәсәлән: сәлам = sälâm, имлә - imlâ

ú Ú - озын "у" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Тартыктан соң барган очракта, тартыгын йомшарта. Мәсәлән: тюль = túl , люк = lúk

á Á - озын "а" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Тартыктан соң барган очракта, тартыгын йомшарта. Мәсәлән: тягач = tágaç , Шаляпин = Şalápin, популяр = populár

ó Ó - озын "о" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Тартыктан соң барган очракта, тартыгын йомшарта. Мәсәлән: щётка = şótka, Аксёнов = Aksónov

é É - озын "э" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Мәсәлән: энергия = énérgiä , мэр = mér , Бэлза = Bélza, эфир = éfir

Язганда á, é, ó, ú акцент билгесе төшерергә мөмкин, һәм a, e, o, u язарга (рус телендә ё хәреф белән кебек).[25]

  1. Кулланучы_бәхәсе:Untifler/Archive_2004#İ asked systop status (*) : 14:18, 11 Jun 2004 (UTC) : "... I have made you a sysop ..."
  2. ru:Обсуждение_участника:Untifler#Татарский раздел на İQtelif!: Untifler болай дип әйтә: "У Альберта (между прочим разработчика Заманалифа) ..."
  3. 24 июн 2004, 18:18 : "Sälâm Albert! Xäzer sin dä Wikipediä systobı!"
  4. http://web.archive.org/web/20030601131300fw_/http://tugan-tel.noka.ru/ : Albert Bulğari <albert-bulgari@mail.ru>, <meta name="author" content="Albert Bulgari, Albert Bulğari">
  5. https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Tatar_xalq%C4%B1&oldid=66 : 14 фев 2004, 11:09, Alber : "cíılğan", "théorísı", "atílar"
  6. М. З. Закиев, Тюрко-татарское письмо, 2005, 149 нчы бит: Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 27 сентября 2000 г. N 695 "О стандартах кодировки символов татарского алфавита на основе латинской графики и базовых программах для компьютерных применений" - Приложение 4 : http://qdb.tmf.org.ru/skanlangan/m.zakiyev.latin/06.jpg : "является временной и оперативной мерой, позволяющий, по крайней мере, понять ... текст".
  7. 7,0 7,1 http://web.archive.org/web/20080207124336/http://tugan-tel.noka.ru/belem/tatar_standart : Xäreflär bilgeläw standartı Tatarstan Cömhüriäte Ministerlär Bülmäseneñ Qararı, 27.09.2000 № 625 Latın yazuı asılında tözelgän Tatar älifbasındağı xäreflärne sanaqta qullanu standartları turında.
  8. http://docs.cntd.ru/document/917006660 : Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 27 сентября 2000 г. N 695 "О стандартах кодировки символов татарского алфавита на основе латинской графики и базовых программах для компьютерных применений" , шул ук "Гарант"та: http://base.garant.ru/8104815/ , "Консультант"та: http://base.consultant.ru/regbase/cgi/online.cgi?req=doc;base=RLAW363;n=10143
  9. http://web.archive.org/web/20040706233306/http://tugan-tel.noka.ru/forum/viewtopic?t=9 : 06 May 2003 15:48 : "Unınçı suzıq" : " Bu awaznı bez ayırım xäref belän yazuıbızda bilgeläp torsaq, küp problemnar çiçelä, yazuıbız, singarmonizmğa nigezlänep, tağın da ciñelräk bulır. Yazu qağidälärneñ yartısın taşlarğa bulır. "
  10. http://web.archive.org/web/20040402034116/http://tugan-tel.noka.ru/ : 2004-апрель-2: "Zamanälif — Döres yazu 5 minut eçendä" дигән мәкалә барлыкка килгән. Аның эчендә: Kisätmä: «í» xärefe – bezneñ täqtimebez genä, [i] awazınıñ da qalın iptäşe buluı öçen: «ğínwar, xoquqí, andí, abí, kilmi-barmí». Ul äle räsmiläşterelmägän, ämma, telebezgä bik faydalı kürengäç häm yazunı ciñeläytä toruına säbäple, bez anı qullana başladıq. аңарчы 2003-08-02 тән алып бу сайтның алгы бите архиваторда сакланмаган, ә ул вакытта аның урынында "Yaña imlá или Орфография за 5 минут" дигән мәкалә булган, ә ул мәкаләдә "ый" хәрефе турында берни дә әйтелмәгән.
  11. http://web.archive.org/web/20030527081329/tugan-tel.noka.ru/forum/ : taríxında
  12. http://web.archive.org/web/20030601131300fw_/http://tugan-tel.noka.ru/ : Orfografí, Latín, Morfologí
  13. http://web.archive.org/web/20040402034116/http://tugan-tel.noka.ru/ : Añlí, cínap
  14. http://web.archive.org/web/20040706233306/http://tugan-tel.noka.ru/forum/viewtopic?t=9 : şaqtí, yaramí
  15. http://web.archive.org/web/20090227034510/http://tugan-tel.noka.ru/meqele/zamanalif : Tatarstan däwläte tarafınnan çığarılğan ayırım qararına buysınıp, sanaqta qullanğan çaqta öç xärefneñ yazılışı, kitap kebek basmadağı yazılıştan beraz ayırıla. Yäğni «Əə, Ɵɵ, Ŋŋ» xärefläreneñ sanaqta «Ää, Öö, Ññ» yazılışın qullanası.
  16. http://web.archive.org/web/20030118101506/http://bez-cyrillici.narod.ru/
  17. 17,0 17,1 http://web.archive.org/web/20030406161507/http://bez-cyrillici.narod.ru/
  18. 18,0 18,1 http://web.archive.org/web/20030428110129/http://www.mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=194
  19. http://web.archive.org/web/20030425183547/http://tugan-tel.at.tt/ - ифреймда 6 нчы апрель, төрек кодировкасы
  20. http://www.mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=194
  21. 21,0 21,1 http://web.archive.org/web/20030610004609/http://bez-cyrillici.narod.ru/
  22. http://web.archive.org/web/20030415000000*/http://www.tugan-tel.at.tt/ , http://web.archive.org/web/20030415000000*/http://tugan-tel.at.tt/
  23. http://web.archive.org/web/20071110092055/http://tugan-tel.noka.ru/forum/viewtopic?t=1
  24. http://web.archive.org/web/20030401000000*/http://tugan-tel.noka.ru/
  25. Вакытлыча, авторитетлы булмаган чыганак: Заманәлиф#Өстәмә_диакритик_хәрефләр