Бәхәс:Йәмән

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йәмән latin yazuında])
«Йәмән» мәкаләсе Википедиядагы һәрбер тел бүлегенең уңышлы үсеше өчен
булырга тиешле төп 10 000 мәкалә исемлегенә керә.
Аны яхшы мәкалә статусына җиткерү — Татар Википедиясенең мөһим бурычларының берсе.

«Йәмән» mäqäläse Wikipediädağı härber tel bülegeneñ uñışlı üseşe öçen

bulırğa tieşle töp 10 000 mäqälä isemlegenä kerä.

Anı yaxşı mäqälä statusına citkerü — Tatar Wikipediäseneñ möhim burıçlarınıñ berse.

О, нинди Ямән инде? Нинди сүзлектә әйтелгән, исемне үзгәртү алдыннан фикер алышу оештырырга кирәк.--Рашат Якупов 7 авг 2010, 06:39 (UTC)[җавап бирергә]

Минемчә дә Йәмән булырга тиеш. Берничә сәбәп буенча:
  • Бу язу рәвеше мөселман әдәбиятында кабул ителгән.
  • Гарәп орфографиясен тулырак рәвештә тапшыра.
  • Хәтта урысча да Емен дип түгел, ә Йемен дип языла. -- Marat Vildanov 7 авг 2010, 12:13 (UTC)[җавап бирергә]

Ямән дөресрәк инде! Хәзерге татар орфографиясе буенча һичшиксез шулай! Ә сез Йәмән диеп язсагыз орфографиягә искәрмә кертәсез.
Марат Вилдановка: 1. Мөселман әдәбиятында??? татарча мөселман әдәбиятындамы? гарәпчәсен әйтеп тормасаң да була, анда я хәрефе йә аның аналогы юк. 2. Тапшырса соң? Гарәп орфографиясен тулырак тапшыру өчен бер кагыйдә бар инде: әлифне а белән язу, ә сез ул кагыйдәгә каршы да килмәкче буласыз әле, Ямәннең беренче ә се әлиф белән язылмый. 3. урысча бит Йаман түгел ул, ә Йемен. Урысча андый искәрмә Е хәрефе белән булгалый, а Я белән юк.
--Qdinar 9 авг 2010, 07:26 (UTC)[җавап бирергә]

Ярар, бик яхшы, Qdinar. -- Marat Vildanov 9 авг 2010, 08:21 (UTC)[җавап бирергә]
Мин ялгышканмын. "ә сез ул кагыйдәгә каршы да килмәкче буласыз әле, Ямәннең беренче ә се әлиф белән язылмый" дигәндә. Ул кагыйдә буенча Ямән Йамән диеп укылса әлифле булып аңлашыла, шулай хата була ала, әмма сингармонизм кагыйдәсе буенча "Я" "йә" итеп укыла һәм дөрес була, Йәмән ул яктан гел дөрес була, йа диеп укыла алмый. --Qdinar 10 авг 2010, 11:33 (UTC)[җавап бирергә]

Википедия беренче чиратта чыганакларга таяна. Яндекс сайты Йәмән сүзле 104 җавап тапты, Ямән сүзе белән исә 46 гына. Шулай ук абруйлы Азатлык радиосы күбрәк Йәмән сүзен куллана. Безнең Гәҗит һәм Татар-информ да Йәмән сүз ягында.--Рашат Якупов 10 авг 2010, 07:13 (UTC)[җавап бирергә]

Ф. Ганиев редакциясендәге 91енче елгы урысча-татарча сүзлектә Йәмән... --Qdinar 10 авг 2010, 11:37 (UTC)[җавап бирергә]

Әйдәгез катнашмыйбыз, сайлау ясыйбыз. --Mansur321 10 авг 2010, 07:19 (UTC)[җавап бирергә]

Чыганакларга нигезләнеп, мәкалә Йәмән вариантына кайтарам.--Рашат Якупов 10 авг 2010, 12:45 (UTC)[җавап бирергә]