Бәхәс:Казан адмираллыгы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан адмираллыгы latin yazuında])

Мәкаләнең исемен Казан хәрби верфьләре яки Казан адмиралтействосы, булмаса башка буталчык чыгармаган юлы үзгәртергә тәкъдим итәсем килә. Мантыйк түбәнрәк:

Адмираллык буларак татарлаштыру - инглизләрнең мәгънәсенә туры килү дигән сүз. Казанда адмиралның идарәсе урнашканын хәтерләмим, Казан хәрби верфьләре исә Бишбалта авылы тирәсендә оештырылган иде. Бу очракта, Википедия тарихи феноменны тасвирлаганы өчен, мәкаләнең исеме дә буталчыкларга китерергә тиеш түгел.
Адмиралтейство - диңгезләр патшалары булган инглизләрнең хәрби диңгезчелек эшләре идарәчесе Лорд Адмирал'ның офисы булган (Admiralty|Адмиралти) сүзеннән килә, 1400 ел тирәсендә барлыкка килүче феномен, рус телендә ru:Британское Адмиралтейство мәкаләсен кара.
Бу термин рус теленә Петр I Нидерландлар патшалыгының верфьләрендә практик тәҗрибә алгананнан соң, алдынгы Көнбатыш Аурупа методларын Русия патшалыгына китерә башлавы белән керә башлый - әммә Аурупа илләреннән аермалы буларак, рус телендә бу верфь һәм аның тирәсе төзелеш эшчәнлек комплексын билгели башлый (практикасы бушка үтмәде Петяның). Казан адмиралтействосы оешканда, адмиралтейство нәмәстәсе татарларга гына чит нәрсә түгел, күпчелек рус халкы өчен модернизация белән килгән да сәер бер сүзчек була.--frhdkazan (бәхәс) 8 май 2013, 18:49 (UTC)[җавап бирергә]
  • Күрсәтелгән чыганак абруйлы чыганак буларак саналса, Казан адмиралтействосы турында "илнең икенче адмиралтействосы" дип әйтү - зурлыгы буенча икенче дигәнне аңлата ала дигән сүз... Шулай булса, чагыштырма кайсы период өчен ясалганы билгеләнергә тиеш, чөнки соңрак Казан верфьләрнең Астраханьга күчерелгәнен дә истә тотырга кирәк, шулай ук 1720 еллардан соң Русия империясендә башка верфьләр актив төзелә башлый.
  • Kazan Admiralty = Казанская Военно-Морская Комиссия яки Казанское Министерство Военно-Морского Флота дигән сүзне аңлата ала. Казан адмиралтействосын (Казанда урнашкан хәрби диңгез флоты верфьләр) Kazan Navy Shipyard буларак тәрҗемә итү дөресрәк.