Бәхәс:Казан кремле

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан кремле latin yazuında])

Яңадан без ниндидер терминнарны уйлап китерәбез. Ничек сез «кирмән» сүзегезне алдыгыз? Метрода да, автобусларда да «кремль» сүзе яңгырый. Шулай ук Алмания, Маҗарстан һ.б. шундый кебек терминнар дөрес түгел. --Mansur321 27 окт 2010, 13:13 (UTC) Әй! Кая сез? --Mansur321 30 окт 2010, 08:25 (UTC)[җавап бирергә]

Кремль татарчага кирмән дип тәрҗемә ителә дә инде. -- Marat Vildanov 30 окт 2010, 09:27 (UTC)[җавап бирергә]
Ләкин метрода (шулай ук рәсми) әйтелгән сүз мөһимлерәктер? --Mansur321 30 окт 2010, 15:43 (UTC)[җавап бирергә]
Мансур кардәш, Сез Казанда күпме тукталышлар исемнәренең хаталы булганын беләсезме? Анда хата булса, әйдәгез без дә шулай языйк дип әйтмисез бит. Кремль дигәндә хата булмаса да, монда шундый ук хәл. Кызганычка каршы, шәһәрдә атамалар бирү белән профессиональ филологлар шөгыльләнми, һәм, ни кызганыч!, нәтиҗәдә, татар теленең фәкыйрьләнү процессы күзәтелә. Татар телендә искедән килгән бик матур кирмән сүзе бар. Нишләп без аны рус сүзенә алыштырырга тиеш? Минемчә, безгә әдәби телебезне мөмкин кадәр камилләштерергә һәм үстерергә кирәк.--Рашат Якуп 30 окт 2010, 15:51 (UTC)[җавап бирергә]
Беләм, мин бик күп хаталы тукталышларын беләм, мәсәлән, 34нче автобусларында Вещевой рынок тукталышын Кирәк-ярак базары дип атыйлар, ә 5нчеләрдә Килем-салым. Шул ук 5нчедә игътибар белән игътирамны бутыйлар. Рус телендә шундый халатлык беркайчан күргәнем юк. Кая безнең туган телебез бара?! --Mansur321 30 окт 2010, 16:03 (UTC)[җавап бирергә]

Ләкин мин темадан күчереп киттем. Ярар, «кирмән» матур, яхшы һ.б. сүз. Ләкин Алмания белән Маҗарстаныбызны кайдан алдыгыз сез? --Mansur321 30 окт 2010, 16:07 (UTC)[җавап бирергә]

Ә венгр сүзе кайдан барлыкка килде соң? Венгры дип бу халыкны руслар гына атый, үзатамалары magyarok, татар телендә күптән инде төрки халыклар өчен уртак булган маҗар атамасы бар. Нишләп аннан баш тартырга?--Рашат Якуп 30 окт 2010, 16:16 (UTC)[җавап бирергә]
Алманиягә килгәндә исә, бу да гомумтөрки сүз. Әйе, Германия белән немецлар варианты татар телендә еш кулланыла, ләкин бит алар татар теленә туры килми. Немцы сүзе дә рус телендә генә кулланыла, үзатамалары Deutsche, инглизчә Germans. Асылга кайту мөмкинлеге тугач, нишләп кайтмыйк?--Рашат Якуп 30 окт 2010, 16:16 (UTC)[җавап бирергә]