Бәхәс:Котраг

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Котраг latin yazuında])
«Котраг» мәкаләсе Татар тарихы турында әһәмиятле мәкалә
Аны сайланган мәкалә яки яхшы мәкалә статусына җиткерү — Татар Википедиясе мөһим бурычларының берсе.

«Котраг» mäqäläse Tatar tarixı turında ähämiätle mäqälä
Anı saylanğan mäqälä yäki yaxşı mäqälä statusına citkerü — Tatar Wikipediäse möhim burıçlarınıñ berse.


[http://kitap.net.ru/fahretdinov/tarih15.php Элегрәк елларда болгарларның Котраг җитәкчелегендәге өченче төркеме Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән дип язалар иде. Ләкин андый ханзадәнең булмавы, ә котраглар кабиләсе генә яшәве фәндә исбатланды инде. Шуның өстенә, археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, безнең якларга болгарлар VII гасыр уртасындагы без тасвирлаган вакыйгалардан соң ук килеп чыкмаганнар әле. Азов буенда һәм шул тирә төбәкләрдә калган болгарлар хәзәр кабиләләре союзына кергәннәр һәм алар белән, аерата аланнар белән берлектә, югарыда әйтелгән Салты-Маяк археологик культурасын барлыкка китергәннәр һәм VIII йөз азагына тикле диярлек шунда яшәгәннәр. Урта Идел буена, безнең Татарстан җиренә һәм аңа янәшә көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлкәләргә болгарлар нәкъ менә VIII йөз азакларында—IX йөз башларында килеп утырганнар]--Ilnur efende (обсуждение) 24 гый 2013, 14:44 (UTC)[җавап бирергә]

Берничә чыганакларда ул илтәбәр, балтавар һәм хан. Шулай итеп аның хан исеме шик астында. Көдрә исеменә бернинди чыганак күрсетелмәгән. Болгарлар аны Котраг атыйлар, болгар руннары буенча тагы да Котраг.--Kitap (обсуждение) 24 гый 2013, 15:35 (UTC)[җавап бирергә]


татарча Көдрә диелгән. Болгар руннары дешифровкаланмаган да бит, сез ничек укый алдыгыз сон Котраг дигән язуны?--Ilnur efende (обсуждение) 24 гый 2013, 16:00 (UTC)[җавап бирергә]

[1] Элегрәк елларда болгарларның Котраг җитәкчелегендәге өченче төркеме Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән дип язалар иде. Риваятьтә Кубрат улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне—Батбай, икенчесе—Котраг, өченчесе—Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән).Равил Фәхретдинов китабы--Kitap (обсуждение) 24 гый 2013, 16:01 (UTC)[җавап бирергә]

Бу китапта бик күп рус сүзләре кулланылганын сизмәдегезмени? кахан (дөресе каһан), каханлык, союз, ювелир һ.б.

Юк. Котраг - фәндә танылган исем. М. И. Артамонов һәм С. А. Плетнева китапларына ышанырга ярамый, алар рус шовинисты тарафыннан ясалган "тарих", алар иртә килгән Идел Болгары дәүләтчелеген күрәсе килмиләр. Фәхретдинов китабына мин күбрәк ышанам.--Kitap (обсуждение) 24 гый 2013, 16:42 (UTC)[җавап бирергә]

Фәтхетдинов «Ләкин андый ханзадәнең булмавы, ә котраглар кабиләсе генә яшәве фәндә исбатланды инде» дип язуы шик тудырды да инде.--Ilnur efende (обсуждение) 24 гый 2013, 16:55 (UTC)[җавап бирергә]

Шуны М. И. Артамонов һәм С. А. Плетнева китабында "исбатланды". Мин аны укыдым. Дунай болгарлары, Византия монахы Тәүбәче Феофанның елъязмасы нигезләнгән Аспарух чыгышы буенча "Котраг болгарлары зур шәһәрләр Идел буенда салды инде" дөресрәк исбатлый.--Kitap (обсуждение) 24 гый 2013, 17:03 (UTC)[җавап бирергә]

Аңлашылды, рәхмәт мәгълүмат өчен.--Ilnur efende (обсуждение) 24 гый 2013, 17:23 (UTC)[җавап бирергә]