Бәхәс:Кугын

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кугын latin yazuında])

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Башкорт Википедиясендәге «Ҡыуғын » мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз. 3 сентябрь 2020

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Лесосплав » мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз. 3 сентябрь 2020


Ilnur efende,Әмир! Бу мәкаләдә махсус терминнар бар, татар телендә ничек кулланылганын белеп бетермим. Мәкаләләр арасында кугынга багышланганы да юк, карап төзәтер идем. Мәгәр "Кугын" сүзе телегездә бар [1]. Фикерегезне әйтсәгез ине.

Хөрмәтле кулланучы Guram52, Мәскәүдә чыккан академик Татарско-русский словарьда (292нче биттә): «Кугынчылык — сплав леса» дип бирелгән. Шул ук мәгънәдә «Кугын» сүзе дә бар. Мәкаләгезне Кугын, шулай ук Кугынчылык дип башлап китәргә мөмкин. Сез тәрҗемә иткән махсус терминнар аңлаешлы, үзгәртергә кирәк түгелдер. Хезмәтегезгә рәхмәт. --Әмир (бәхәс) 4 сен 2020, 18:46 (UTC)[җавап бирергә]
Әмир, рәхмәт, киңәшегезгә ярашлы төзәттем--Guram52 (бәхәс) 4 сен 2020, 18:53 (UTC)[җавап бирергә]

Хәзер сезгә эш кимеде - башка ханымнар Башвикида дәвам итәләр. Хаталар күп дип мәкаләләрне исәпкә алмассыз дигән уй миндә дә бар. Мәгәр, эшләгәнемнең Аллаһ каршында әҗер-савабы булсын - кичә кыстырганга бүген кычкырышып күпме яшәргә була?! Үткәннәргә объектив күз белән карап өйрәнергә дә (тарих - ул тарих, бүген матурларга тырышу белән ул үзгәрми), киләчәк өчен хезмәт итәргә кирәк. Башкорт теле генә түгел, татар теле дә яклауга мохтаҗ. Без бер-беребезне якламасак, икебез дә юкка чыгачакбыз. Мин ике тел (башҡорт, татар) мохитендә үстем (безнең авылда руслар да башкортча укыды, башка мәктәп юк иде), минем өчен татар яшьләренең туган телен белеп үсүе дә мөһим, чөнки телебез бергә көчле, бер-берсенә куәт өсти. Мин институтта Башкортстанда укымадым, курсташларым арасында мин бер башкорт, янә бер татар һәм бер казакъ кызлары бар иде. Без өчәү бергә йөргәнне әйтеп тору кирәкме икән?!--Guram52 (бәхәс) 4 сен 2020, 03:39 (UTC)[җавап бирергә]