Бәхәс:Күгәрчен (Күгәрчен районы)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күгәрчен (Күгәрчен районы) latin yazuında])

Күгәрчен мәктәбендә укучылар башкорт телен «икенче туган тел» буларак укырга мәҗбүр, ә математика, химия, тарихны теләк буенча укыйлармы? --Саган 3 дек 2011, 07:32 (UTC)[җавап бирергә]

Ирониягез бөтенли урынсыз, чөнки сүз бик җитди нәрсәләр турында бара. Күгәрченнәрнең уку-укыту плану белән танышкач яздым:[1]

Родные языки: Башкирский, Татарский

«Икенче дәүләт теле» белән «туган тел» арасында аерманы сизәсезме? «Дәүләт теле» атнасына 3-4 сәгать керсә, «туган тел»не — 5-6 сәгатьтән кимрәк укытырга «не имеют права». Мәсәлән Күгәрчен Күгәрченендә 6нчыда татар әдәбияты белән теленә 134 сәг. бирелсә, «Баш.язык гос.»-га 200 + игътибар, «ана» башкорт теле һәм әдәбиятына - янә 135сәг.[2] Атнасына 8 сәг. туган тел урынына укытылган предметны «мәҗбүриләп» түгел, «көчләп һәм акыртып укыталар» язсак иң урынлысы булыр! --Derslek 3 дек 2011, 14:41 (UTC)[җавап бирергә]

Сез төпле хаталанасыз, аңлатып бирүне үземнең бурыч итеп саныйм. Ана теле (туган теле) итеп татар телен сайлаган балалар татар телен өйрәнә. Ана теле итеп башкорт телен сайлаган балалар башкорт телен өйренә. Татар телен сайлаган балаларга башкорт телен «икенче туган тел» буларак тагы 5-6 сәг. укырга берәүдә мәҗбүр итми, алар туган тел буларак татар телен генә өйрәнә. Күреп торасыз, «көчләп һәм акыртып укыталар» дип әйтүегез урынсыз.

Китерелгән сылтамадан кереп «ел арасындагы аттестация» бүлеген укыйм. 6нчыларда аттестацияне башкорт теле буенча узган 17 бала, татар теле буенча - шул ук 17 бала. Икесе дә - «туган тел» программасыннан (икенче дәүләт теле буенча ел арасындагы аттестация 10 сыйныфта каралган). Димәк бер сыйныфны төркемнәргә бүлеп укыту юк, барлык укучылар телләрне бер программа буенча укыдылар. --Derslek 4 дек 2011, 16:14 (UTC)[җавап бирергә]

Эш монда да түгел. Кызыл таңда язылган чәчкә атучы татар авылы турында матур мәкәләне ямьсез кәефәттә бирәсез. --Саган 4 дек 2011, 07:09 (UTC)[җавап бирергә]

Энциклопедик мәкалә беренче чиратта мәгълүматтан тора, матур сүзләрдән түгел. --Derslek 4 дек 2011, 16:14 (UTC)[җавап бирергә]

Нәкъ шулай мәгълүматны бозып бирәсез. Әде генә шылтыратып белешмә алдым, үзегез дә тикшереп карый аласыз. Күгәрчен мәктәбендә туган тел дәресенә сыйныфлар ике төркемгә буленә. Баш.гос быелдан башлап 2 сәг. атнасына. Кайсы йолдызлардан укыгансыз, аңлашылмый. Артабангы бәхәс мәгънәсезлек.

Контактная информация: 453345, Республика Башкортостан, Кугарчинский район, с.Кугарчи, улица Советская, дом №39а. Телефон: (34789) 2 76 56

Уңышлар сезгә.--Саган 5 дек 2011, 03:53 (UTC)[җавап бирергә]

Сезгә дә бәхет, байлык, тазалык, сөю-сәгадәт. Рәсми еллык хисапка ышанмаска хакыбыз юк. Кемдер «әйткән», кем беләндер «сөйләштем», кайдандыр «ишеттем» - болар чыганак түгел. Аларга гына нигезләнеп мәглүмат кертү дөрес түгел.--Derslek 5 дек 2011, 04:35 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗәлерегез тозсыз икенен күреп торасыз. --Саган 5 дек 2011, 05:18 (UTC)[җавап бирергә]