Бәхәс:Кәрим Тинчурин

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәрим Тинчурин latin yazuında])
«Кәрим Тинчурин» мәкаләсе Азатлык радиосының «Азатлыкта Википедия» шәлкеменә чыгарылган.

Рашат әфәнде, сез бу мәкалә өчен мәгълүматны кайдан алдыгыз? Рус википедиясендә Кәрим Тинчурин 1938 елда үлә дип язылган, инглиз википедиясендә, гомумән, 1947 ел. Ничек аңларга? -- Marat Vildanov 12 сен 2010, 09:37 (UTC)[җавап бирергә]

Кызганычка, мәгълүмат чыганагын хәтерләмим. Бик сәйер факт, гадәттә мин кулланган чыганакларда төрлечә языла: 1947 елның 7 маенда, 1938 елның 15 ноябрендә, 1938 елның 14 ноябрендә. Әлегә үлем датасын яшердем, башка чыганакларда эзләп карармын.--Рашат Якуп 12 сен 2010, 11:33 (UTC)[җавап бирергә]
Рашат абый, битнең өстендә, уң яктан Кәрим Тинчурин турында кыска мәгълүмат җәдвәлендә ялгыш Габдулла Кариев фотосы куелган кебек! Төзәтеп булмас микән? Nauruz egete (бәхәс) 24 ноя 2022, 10:08 (UTC)[җавап бирергә]
Рашат абый, "Аккүл-Тараклы" дигән авыл асылда юк, кешеләрне бутау булыр. Кәрим Тинчурин туганда ул авылның исеме Таракан була. Таракан исеме дә - гидроним, әлеге авыл кырындагы күлгә төшкән елга исеменнән. 17 гасырда Тинчуриннар нәселе башлыгы Дасайка Тинчурин килеп утырганда Озерки, дип аталуы билгеле. 18 гасырга караган сказкаларда - Таракановка, 19 гасыр Пенза губернасы статистик җыентыкларда ачыктан-ачык Таракан елгасы исеме нигезендә барлыкка килгән, дип телгә алына. Ул чор өчен бу табигый хәл - нинди генә торак пунктын алма, барысы да гидронимнар. Полубояровның "Таракан"ны "тарак" сүзеннән китереп чыгарырга тырышуы нигезсез. Әлбәттә, Таракан татарлары, кадом татарлары буларак, Кече Ногай урдасыннан (Кырым, Хаҗтархан якларыннан) килгәннәре ихтимал, ләкин "тараклинөц", найман булуларында бик тә шикләнәм - һәрхәлдә андый чыганакларга юлыкканым булмады. Хөрмәт белән, Рәмис Тинчурин. Nauruz egete (бәхәс) 24 ноя 2022, 10:40 (UTC)[җавап бирергә]
@Nauruz egete, Рашат Якупов ТатВикида инде күптән күренми, кызганыч. Сез үзегез дә күрсәткән хаталарны төзәтә аласыз. Тик чыганаклар белән күрсәтегез. Ничек төзәтә аласыз, шулай эшләгез, хаталарыгызны төзәтем җибәрербез. Ilnur efende (бәхәс) 24 ноя 2022, 14:15 (UTC)[җавап бирергә]