Бәхәс:Маһабһаратам

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маһабһаратам latin yazuında])

Хәерле көн вакыты, Абдулла, Башвикидән (менә хәзер Татвикидән дә) башка барлык википедияләрдә исеме Маһабһарата дип алынган. Соңгы —м хәрефе каян килеп чыккан, шуңа аптыраш--Әмир (бәхәс) 15 мар 2020, 19:28 (UTC)[җавап бирергә]
Хәерле көн, Әмир әфәнде. Соравыгыз өчен рәхмәт. Инглиз Википедиясендә транскрипциясе Mahābhāratam, pronounced [mɐɦaːˈbʱaːɽɐtɐm] дип күрсәтелгән. Бу әсәрнең тулы исемендә Санскрит телендә "турында" белән бәйле килешнең кушымчасы булырга тиештер мөгаен. Шулай ук төрле Санскрит теле мәктәпләрендә төрле әйтелешләрне өйрәтәләр, бәлки аерма шундадыр. Шулай да ул аваз булгач, аны Башкорт теле мәкаләсе авторы артыннан ияреп аны төгәлрәк итеп күрсәтергә булдым. --A.Khamidullin (бәхәс)
Өстәп әйтергә кирәк, Санскрит телендә Дэванагари язуы белән язылышта соңгы иҗек "ма" иҗеге булып тора һәм төгәлләтүче диакритик сызык өстәлгән. (бәхәс)

  • Санскрит телендә шулайдыр. Ләкин мәкалә исемен язганда, ышанычлы татарча чыганакларда очраучы атаманы кулланырга кирәк түгелме. «Маһабһаратам» дип язу Татар Википедиясеннән башка чыганакта очрый микән? БашВики авторы да мәкаләне үзе язмаган, РусВикидәге «Махабхарата»ны тәрҗемә иттем дип куйган, безнеке «баба шулпасының шулпасы» була инде (шаяртам гына).--Әмир (бәхәс) 16 мар 2020, 20:19 (UTC)[җавап бирергә]
    • Яхшы, аңладым. Инглиз телендә бу эпосның исеменең мондый язылышларын таптым - Mahabharat, Mahabharatam, Mahabharata. Русча бары тик Махабхарата дип язылышын очраттым. Татар телендә Һинд дине буенча әдәбиятта бу эпосның атамасын ничек итеп күрсәтүләрен әлегә төгәл белмим. Бәлки, татар телендә басма энциклопедияләрдә, дөнья әдәбияты буенча язмаларда, матбугатта да язылыш булырга мөмкин. Эзләп карап һәм белгечләрдән сорап карарга кирәк.A.Khamidullin
      • Мәсьәлән, "Mahabharat" дигән мультфильм турында татар Википедиясендә мәкалә язабыз икән, без аны ничек итеп атыйбыз? Яки "Mahabharatam" дип аталган китап турында

Википедиядә татарча язсак. A.Khamidullin