Бәхәс:Менделеевск

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Менделеевск latin yazuında])

Менделеевскка күчерергә кирәк. Законда һәм сүзлектә шулай. --Ерней 20 сен 2010, 16:28 (UTC)[җавап бирергә]

Риза, ләкин мәкаләдә шулай ук Менделеев вариантын язып куярга кирәк.--Рашат Якуп 20 сен 2010, 16:39 (UTC)[җавап бирергә]
Кайдан ул Менделеев варианты? Үзеясарлык (самодеятельность) түгел мени? --Ерней 20 сен 2010, 17:45 (UTC)[җавап бирергә]
Түгел. Төрле җирләрдә кулланыла: 1, 2, 3, 4 һ. б.--Рашат Якуп 20 сен 2010, 17:50 (UTC)[җавап бирергә]
Ерней әфәнде, күрәмсең сез татарчалаштыруга каршы, кая карама сез шул законыгыз белән. Безгә чын Татар исемнәрен кулланырга кирәк, хәзер кулланучы барлык атамалар да татар теленнән русчага үзгәрешләр кичереп күчкән. Без шуны уйламыйча ничек күчкән шуны гына язабыз. --Ильнар Шайдуллов 20 сен 2010, 18:08 (UTC)[җавап бирергә]
Илнар, хуплыйм=) --Рашат Якуп 20 сен 2010, 18:11 (UTC)[җавап бирергә]
Мин каршы түгел. Әгәр кертемне рус википедиядә, Translatewiki дә карасагыз башкача әйтәсез. Әммә Татар википедиясе — эксперимент урыны һәм татар телене үстерү инкубатор түгел, ә энциклопедия. Энциклопедия ул чынбарлыкны күрсәтергә тиеш... Мин хәзер Татарстан муниципаль берәмлекләре турныда язам. Мәсәлән, Зеленодольск районы, Яшел Үзән районы дияргә дә ярый, әммә Яшел Үзән муниципаль районыны юк, Зеленодольск муниципаль районы гына бар. Чөнки документларда шулай язганнар. Муниципаль район ул бит география берәмлеге түгел, җирле үзидарә берәмлеге. Аны төрлечә ничей теләсәң язмыйсың, аның рәсми исеме бар. Законнарның татар вариантларны депутатлары язмыйлар, аларны татар теле белгечләре рус теленнән тәрҗемә итәләр. Әгәр сүзлекләрдә Менделеевск варианты гына бар, законнарда, төрле актларда, энциклопедияләрдә шулай язалар. --Ерней 20 сен 2010, 19:18 (UTC)[җавап бирергә]