Бәхәс:Минар мәчете

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минар мәчете latin yazuında])
(Бәхәс:Минор мәчете битеннән юнәлтелде)

Минар (гарәп. منارмәнар — «маяк») булырга тиеш. Үзбәк телендәге [o] урынына һаман татар телендәге [a°] була. --Ерней (бәхәс) 26 ноя 2019, 06:22 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле кулланучы Ерней, үзбәкләр Мирза Мәхмүтов сүзлеген укымаганнардыр, укысалар, «Минор» дип язмаслар, «Мәнар» диярләр иде. Сез, бәлки, үзбәк-кыргыз телләре буенча зур белгечтер, тик ышанычлы сылтама куймыйча, үзгәртүләрегез варварлык исәпләнеп, откат ясарга нигез була ала. Комтүр мисалында да урыс-кыргыз сүзлегенә аткарып котылдыгыз.--Әмир (бәхәс) 29 ноя 2019, 19:21 (UTC)[җавап бирергә]
Әмир әфәнде, бу варварлык түгел, мин үз карашымны дәлилне китереп бәхәс битендә яздым, 3 көн көттем, сез, бу көннәр дәвамында Википедиягә кереп, бер сүз дә каршы әйтмәдегез. Телләр һәм дәлилләр турында. Юк, мин кыргыз телен белмим, үзбәк телен исә һәм гарәп теленнән үзбәк һәм татар телләренә транскрипцияләү принципларын әз генә беләм. Мәгълүм сүзлекне кулланып үзегез дә тикшереп аласыз. Атама турында. Гарәп сүзендә мим нан алиф ра хәрефләре бар. 1) Алиф татар телендә һәрвакыт а хәрефен һәм авазын белдерә. Үзбәк әдәби телендә исә олаштырып язалар/сөйлиләр. Әмма нигезендә барыбер [a°] авазы. 2) Бу сүздә мим хәрефедән соң сузык язмыйлар, димәк анда озын булмаган сузык була. Озын булмаган сузыклар: ә, ө, кайвакыт озын булмаган и. Безнең очракта ике традиция бар: мәнар һәм минар, бу татардагы манара һәм үзбәкдәге минора, русдагы минарет сүзләрдә күренә. Шуңа күрә үзбәкдәге минор урынына гарәg теленнән транскрипцияләү кагыйдәләрен кулланып татарлашкан минар дип язабыз. Үз карашымны ачык рәвештә китердем дип өметләнәм. -- Ихтирам белән, Ерней (бәхәс) 2 дек 2019, 05:47 (UTC)[җавап бирергә]