Бәхәс:Никита Кайманов

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Никита Кайманов latin yazuında])

НИКИТА ФАДЕЕВИЧ КАЙМАНОВ(1907—1972)Советлар Союзы Герое, Совет-фин сугышында катнашучы, Бөек Ватан сугышында өлкән лейтенант, чик сакчылары отрядының штаб җитәкчесе

Эчтэлек: 1. Тормыш юлы 2.Батырлыгы 3.Бүләкләре 4.Хәтер 5.Сылтамалар Тормыш юлы: 1907 елның 9 нчы сентябрендә (24 нче сентябрь) Россия империясенең Өфе губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Түбән Кама районы) Бәтке волосте БӘХИЛЛӘҮ (Прости) авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпне бетергәч, Алабуга шәһәрендә түбә ябучы булып эшли. 19**-** елларда - Идел һәм Чулман елгаларында матрос . 19**-** елларда – Чусовой металл эшкәртү заводында хезмәт куя. 1929 ел - армиягә алына, кызылармеец булып армия хезмәтен башлый. 1929-** елларда –хәрби хезмәтен Кавказда чик сакчысы буларак үти. 1931 ел - ВКП(б) члены. 1940 ел - «Выстрел» курсларын тәмамлый. 1940 ел - Совет-фин сугышында катнаша. Июнь 1941-45 елларда - Бөек Ватан сугышы фронтларында: СССР дәүләт чигенең Карелия участогында чик буе отряды штабында бүлек башлыгы, өлкән лейтенант. НКВД гаскәрләренең Дзержинский исемендәге дивизиядә хезмәт итә. ноябрь 1942 - сентябрь 1945 елларда - чик сакчыларыннан торган 131 нче укчылар полкына командир итеп билгеләнә. ноябрь-декабрь 1943 еллар - ул җитәкләгән полк Тегеранда узган “Зур өчлек” очрашуын саклауда катнаша. Иранда хәрби объектларны сакларга калдырыла. 1948 год - М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1948-53 еллар - Карелиянең Сортаваладагы чик буе отрядының җитәкчесе. 1953—58 еллар Чехословакиядә чик сакчылары гаскәрләренең хәрби киңәшчесе. 1958 ел - запастагы хәрби буларак, полковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга җибәрелә. 1958-72 еллар- Мәскәү шәһәрендә яши,эшли. 1972 нче елның 13 нче февралендә вафат була, Мәскәүнең Раевский зиратында җирләнгән. Батырлыгы: 1941 елның июнь ахырында өлкән лейтенант Никита Кайманов, 146 кешелек чик сакчылары җыелма отряды җитәкчесе буларак, СССР дәүләт чигенең Карелия участогында 19 тәүлек буена (14 тәүлек— чолганышта) дошманга каршы тора. Командование белән элемтәне югалтса да, отряд үз бурычын үтәп, сазлык һәм урманнар аша 160 км юл үтеп, совет гаскәрләренә кушыла. Бу сугышларда 14 чик сакчысы һәлак була, 40 артыгы яралана, Кайманов үзе контузия ала. Бүләкләре: 1941 нче елның 26 августында СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән фронтта күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә( Медаль «Золотая Звезда» № 686) “Ленин” ордены (1941) “Кызыл Йолдыз” ордены (1931) “Кызыл Байрак” ордены

Әзербайҗан ССРның “ Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены(1932)

СССР медальләре Хәтер: СССР Министрлар Советының 1972 ел 28 июль карары нигезендә Төньяк Көнбатыш чик буе округының Суоярвидагы 6нчы санлы чик сакчылары отрядының заставасына аның исеме бирелә һәм мәңгегэ заставаның шәхси исемлегенә кертелә. Кайманов Никита Фадеевич исемен йөртүче урамнар Түбән Камада, Простида, Суоярвида, Сортавалада бар. Яр Чаллының 47 нче санлы кадет мәктәбе 2015 нче елдан бирле Никита Кайманов исемен йөртә. Прости авылындагы һәйкәл Түбән Камада мемориаль такта Түбән Кама шәһәренең 9нчы урта мәктәбендә Герой хөрмәтенә музей ачылган. (1972) Сылтамалар: «Татарский энциклопедический словарь» Казань Институт Татарской энциклопедии АН РТ 1999 Татар энциклопедиясе сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14. Категорияләр:

Советлар Союзы геройлары

Орден белән бүләкләнүчеләр Бөек Ватан сугышында каташучылар Совет-Фин сугышында катнашучылар Бәтке волосте Алабуга районы Түбән Кама районы Тукай районы Чаллы районы Пермь өлкәсе Карелия Иран Чехия Словакия Әзербайҗан