Бәхәс:Проект:Вики-яз — 2018

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Проект:Вики-яз — 2018 latin yazuında])

2018 бәйгесенең максатлары[вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: m:Wikimedia CEE Spring 2018/Goals

Саннар ягыннан[вики-текстны үзгәртү]

Тиешле[вики-текстны үзгәртү]

Бу максатлар халыкара оештыручылар төркеме анализы һәм үткән елгы нәтиҗәләр нигезендә билгеләнде, чараның уңышлылыгын бәяләү өчен кулланылачак.

  • Катнашучы илләрдәге һәрбер актив катнашучы башына (>айга 5 үзгәртү, тулаем як. 10 000) кимендә бер 300 сүзлек мәкалә
  • Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илләреннән катнашучылар саны: 450
  • Дөнья буенча катнашучылар саны: 550
  • Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илләреннән хатын-кыз катнашучылары: 20% (90)
  • Дөнья буенча хатын-кыз катнашучылары: 20% (110)
  • Бар яңа булдырылган һәм зур дәрәҗәдә үзгәртелгән шәхесләр биографияләренең 35% хатын-кызлар турында
  • Һәрбер катнашучы Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа җәмгыяте темалары турында кимендә 100 яңа мәкалә - һәр бер ҮКА җәмгыяте турында мәкаләләр язган катнашучыга махсус халыкара призлар карала

Мөмкин[вики-текстны үзгәртү]

Бу максатлар халыкара оештыручылар төркеменең саннар ягыннан мөмкин нәтиҗәләр анализы нигезендә билгеләнде.

  • Бар илләрдән катнашучыларның 10%ы - яңа кулланучылар
  • 70 регуляр мөхәррирдән кимрәк булган һәрбер Википедия тел бүлегенә кимендә 3 яңа катнашучыны китерү

Стратегик[вики-текстны үзгәртү]

2016 елгы бәйгесендә катнашкан илләр һәм тел бүлекләрре кулланган байраклар җыентыгы.
  • Булган мәкаләләрдә сан ягыннан күзәтелгән җенесләр тигезсезлеген азайту (хатын-кызлар биографияләре буенча максат белән корреляция)
  • Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа регионындагы азчылык төркемнәре турында күбрәк эчтәлек өстәү һәм булдырылган эчтәлекнең төрлелеген арттыру өчен темалар исемлеген үстерү
  • Викимедиа Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа региональ партнёрлыгын ныгытуны дәвам итү

Сыйфат ягыннан[вики-текстны үзгәртү]

  • Булдырылган яки зур дәрәҗәдә үзгәртелгән мәкаләләрнең сыйфатлырак булуы.
  • Һәрбер катнашучы ил һәм регион турында кимендә 150 яңа булдырылган һәм зур күләмдә үзгәртелгән мәкалә.
  • Һәрбер тема буенча кимендә 250 яңа булдырылган һәм зур күләмдә үзгәртелгән мәкалә.--frhdkazan (бәхәс) 23 мар 2018, 06:28 (UTC)[җавап бирергә]