Бәхәс:Проект:Татар 4.0 - 2019

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Проект:Татар 4.0 - 2019 latin yazuında])
(Бәхәс:Проект:Татар 4.0 битеннән юнәлтелде)

Рәшит Нигъмәтуллин мәсьәләсе[вики-текстны үзгәртү]

Тимерхан, «Танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре» бүлегендә Рәшит Нигъмәтуллин турында мәкалә язарга тәкъдим иткәнсез. Кем ул ? Рәшит Нигъмәтуллин (Рәшит Нигъмәти) булса, андый мәкалә бар инде, күршеләр «Танылган татар» сүзенә бәйләнәчәк, чөнки Рәшит Нигъмәти — башкорт шагыйре. Физик Нигъмәтуллин турында сүз барса, Рәшит Нигъмәтуллин дип төзәтергә кирәк. Бәлки, тагын берәр Рәшит Нигъмәтуллин бардыр? --Әмир (бәхәс) 26 мар 2019, 13:43 (UTC)[җавап бирергә]

Әмир, башка Рәшит турында сүз бара: 1971-1979 елларда ТАССР Югары Шурасы рәисе булган Рәшит Нигъмәтуллин хакында яздым. --Тимерхан (бәхәс) 26 мар 2019, 14:20 (UTC)[җавап бирергә]
Тимерхан, җавабыгызга рәхмәт, физик Нигъмәтуллин белән ТАССР Югары Шурасы рәисе Нигъмәтуллин икесе бер кеше булуын Marat-avgust аңлатты. --Әмир (бәхәс) 26 мар 2019, 16:28 (UTC)[җавап бирергә]

Бәйге перспективалары[вики-текстны үзгәртү]

  • Бу бәйгедән соң ТатВики җәмгыятенә авыр эш калдырыла. Әмир төгәл атаган "Авгий ат абзары"н кем чистартыр? Күп мәкаләләр ТатВики стиленә бөтенләй туры килми, 90% төзәтелеп берләштерү процедурасы көтә. АХББга көчләр җитми, монда көчләр җитәрме?--Kitap (бәхәс) 6 апр 2019, 21:06 (UTC)[җавап бирергә]
    • Бу фикерләрегез белән тулысынча килешеп булмый, хөрмәтле Kitap әфәнде. Аңлатуларым түбәндә:
    1. Вики-проектларның үлү сәбәбе ― тартым көчен югалтулары аркасында аларга яңадан-яңа катнашучылар кушылмавында. Кеше тәҗрибәне практикада гына туплый ала, ә, инглиз һәм рус телле бүлекләребездән аермалы буларак, Татарча Википедиягә яза алу дәрәҗәсендә татар телен белүчеләрнең бүгенге көндә башта комлыкта уйнап чыгуга, кагыйдә-киңәшләребезне укырга, булмаса башкорт, рус яки инглиз телле өйрәтүче Youtube видеоларын ачып-карарга вакытлары да, теләкләре дә юк кебек.
    2. Бәйгене башлату Тимерхан, Хабиль Сәхәбиев һәм TabrisYarulla башларында туды ― аларга рәхмәт. Быелгы тәҗрибәдән чыгып, киләчәк елгысына тиешлечә әзерләнүләрен көтәм:
      • тиешле үрнәкләрне сайлаулары,
      • кирәкле мәкаләләр исемлекләрен әзерләүләре,
      • төрләр буенча мәкалә язу үрнәкләрне китерүләре,
      • бәйге алдыннан тренинглар оештыру һәм
      • быел мин башкарып торырга мәҗбүр калган мәкаләләрне җәдвәлгә теркәү, хезмәт калыплары белән тамгалау һәм WhatsApp аркылы Татарстан буйлап катнашучылары җибәргән сорауларына җаваплар бирү эшләрен үз җилкәләренә алулары.
    3. 15 апрель көне жюри әгъзалары эшли башлаганча, бәйге чикләрендә булдырылган бар мәкаләләрне дә хезмәт калыплары белән тамгалаячакмын. Бу беренче бәйгене барыбер уңышлы итеп уздыру кирәк ― катнашучы укучы һәм укытучыларда горурлык хисләрен тудыра, глобаль дәрәҗәдә танылган проектта ничек эшләүгә өйрәтә. Кирәкле бетерү/күчерү һәм башка процедураларны 26 апрельдан соңрак башкару хәерлерәк.
    4. «Авгий ат абзарларыбыз» буларак атаганыгыз табигый яшәеш нәтиҗәләрен чистартып тору Википедиядә идарәчелек һәм бюрократлык дип билгеле. Сез дә, Әмир әфәнде кебек, зарланасыз икән ― димәк җәмгыятебезгә хезмәт күрсәтү өчен сайланган җаваплы вәкилләребезнең аны тиешлечә башкару өчен көчләре җитми һәм безгә күбрәк волонтёрларны табу зарур. Заявкамны булдырдым, сезне дә шулай ук ясарга өндим.
    5. АХБМ белән проблема һич юк ― Derslek'нең гомумВикипедия авторлык хокуклары тәртипләрен бозуы дәлилләнгән текст өлешләрен бетерүе яки, кимендә, каршы килмәве җитә.--frhdkazan (бәхәс) 7 апр 2019, 05:10 (UTC)[җавап бирергә]
    • Әлбәттә ТатаВикигә белемле яңа кулланучылар кирәк һәм бәйгенең асылын яклыйм, ләкин яңа булдырылган мәкаләләр соңрак тәртипкә салырга кирәк. Шулай ук, бәйге кысаларында язылган мәкаләләрне дә авторлык хокуклары тәртипләренә тикшерергә кирәк. Фарһат атаган "Башкортча Википедия иреклеләре" РусВикидәге татар тарихы турында каршылыклы объектив булмаган мәкаләләрне сүздән сүзгә тәрҗемә итеп (УрысВикинең копиясе) бәйгегә тәкъдим итәләр, бу АХБ һәм бәйгенең кагыйдәләрен бозу булмый соң?--Kitap (бәхәс) 8 апр 2019, 21:52 (UTC)[җавап бирергә]
      • АХБ ихтималына игътибар итүегез өчен зур рәхмәт сезгә Kitap әфәнде! Википедия Creative Commons CC BY-SA төрендәге хокукта лицензиясе нигезендә эшләүгә, анардан чыгарылма әсәр булдыру алдан ук рөхсәт ителгән [(с) белән тамгаланган, яки хокукта статусы бөтенләй билгеләнмәгән чыганаклардан аермалы буларак). Бәхәс:Анапаит үрнәгендә, оригиналь мәкалә авторларының {{Тәрҗемә ителгән мәкалә|ru|Анапаит|версия=79638359}} сыман текстлы калыпны бәхәс битендә урнаштырылуы күрсәтү дөрес. Ярдәм итәргә теләсәгез — моны үзегез дә төзәтә аласыз, мөмкин булганда оригиналның кайсы юрамасыннан алынганын күрсәтү урынлы. Булмаса — тәрҗемә итүчеләргә хәбәр итеп, өйрәтә аласыз. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 9 апр 2019, 03:08 (UTC)[җавап бирергә]
Мөхтәрәм мөхәррирләр, идарәчеләр, сез күтәргән проблеманы аңлыйм. Сез дә аңлагызчы: бу - кешеләрне викида язуга җәлеп итү ысулларының берсе. Әлегә без мең чакрымлык юлда нәни адым гына ясадык. Һәм шул адым ясаганда кылынган хаталары билгеле булды. Әлбәттә, киләчәк чаралар оештырганда аларны кылмаска тырышырбыз. Әмма монда хәерле нәрсә дә бар бит: мәктәпләр Татар Википедиясендә яза башлады! Чөнки бер мотивация бар. Ансыз булмый. Моны казаныш дип тә атарга мөмкиндер.
P.S. Сүз уңаеннан: Сәләт ВикиМәктәбендә тизрәк яңа сессия башланачак, сезне спикерлар буларак күрергә шат булыр идек. —Тимерхан (бәхәс) 9 апр 2019, 20:12 (UTC)[җавап бирергә]
  • Ойоштороусы булараҡ Тимерхан, Хабиль Сәхәбиев, TabrisYarulla мөрәжәғәт итергә тура килә :) - беренсенән, Шиһабетдин Мәрҗани йорты яҙылырға тейешле исемлектә бар, әммә ни өсөн frhdkazan әфәнде уны баһаланыуға сығармаған? Ғәфү итегеҙ, исемлекте мин төҙөмәнем, был һеҙҙең етешһеҙлек. Икенсенән, Татарстан географиясе - латин графикаһында ул тулы булмаған мәҡәлә, мин уны тулы итеп эшләнем. Баһалау критерийҙары татар әҙәби теле (рәсми ҡабул ителгән тел) мәҡәләләренә өҫтөнлөк бирә (4 Мәкалә тулысынча татар әдәби теленең энциклопедик белешмә стилендә язылган). Әлбиттә, беренсе конкурста приздарҙы ситкә ебәреүгә ҡаршы булыуығыҙ бик мөмкин, әммә положение - конкурс өсөн төп ҡағиҙә һәм документ! --З. ӘЙЛЕ (бәхәс) 17 апр 2019, 12:06 (UTC)[җавап бирергә]
З. ӘЙЛЕ, Шиһабетдин Мәрҗани йорты хакында мәкаләгез төзмәдә бар. Нигезләмәнең һәм кагыйдәләр өстен булуында без шикләнмибез дә. Татарстан географиясе мәкаләсе башка катнаша торган мәкаләләр кебек бәяләнер. --Тимерхан (бәхәс) 18 апр 2019, 03:54 (UTC)[җавап бирергә]
Тимерхан, Frhdkazan киләсәктә бер төптән эшләрһегеҙ, тип уйлайым :) Айырмалыҡтар һәм аңлашылмаусылыҡтар булмаһын өсөн. --З. ӘЙЛЕ (бәхәс) 18 апр 2019, 04:24 (UTC)[җавап бирергә]
З. ӘЙЛЕ, өстә язган каршылыклы фикерләрем өчен гафу үтенәм. Оештыручы кылган хата аркасында балларыгыз югалмас өчен, тиздән бер карар чыгарырбыз. --Тимерхан (бәхәс) 18 апр 2019, 06:39 (UTC)[җавап бирергә]
Тимерхан, Frhdkazan башҡа тел бүлектәрендә (рус, башҡорт) бындай ике графикала яҙыу ҡабул ителмәгән, бары тик рәсми тел генә ҡабул ителә. Шуға күрә, ТатВикиҙа ике графиканы ла нигеҙ итеп алаһығыҙ икән, уларҙы нисек берләштереү һәм килеп тыуған проблеманы нисек хәл итеү ҡағиҙәләрҙә яҙылырға тейештер, тип уйлайым, сөнки барыһы ла латин графикаһын ҡуллана һәм яҙа алмай. Ғөмүмән, яҙыла башлаған мәҡәләне тулыландырыу - барлыҡ Википедияларҙа ла ҡулланыла һәм был бер ниндәй ҙә хата түгел. Киләсәктә ҡағиҙә төҙөгәндә ошо теләктәр иҫәпкә алыныр, моғайын. --З. ӘЙЛЕ (бәхәс) 18 апр 2019, 06:52 (UTC)[җавап бирергә]

Кагыйдәләргә төзәтмә[вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясендә инде теркәлгән феномен хакында язылган яңа мәкалә (ягъни игезәк) шулай ук бәяләнер. --Тимерхан (бәхәс) 20 апр 2019, 11:31 (UTC)[җавап бирергә]

Бүләкләү фондын күбәйтү[вики-текстны үзгәртү]

Оештыручылар карары нигезендә беренче өч номинациядә җиңүчеләр 20 шәр түгел, 25 әр мең сумлык сертификатлар алачак, ягъни бүләкләү фонды күбәя. --Тимерхан (бәхәс) 6 май 2019, 13:20 (UTC)[җавап бирергә]