Википедия бәхәсе:Бәйгеләр/Төрки марафон/2020

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Төрки марафон/2020 latin yazuında])

Хөрмәтле Frhdkazan, хәерле көн. Сез язгансыз: «Катнашучы үз мәкаләләрен бәйле тел буенча марафон мәкаләләре җәдвәленә теркәү өчен үзе җаваплы». Җәдвәл татар Википедиясе өчен ясалган биттә ачылмый, Ле Лойның бәхәс битенә дә яздым. Бүген соңгы көн. Җитешеп булырмы?--Әмир (бәхәс) 30 июн 2020, 14:17 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле Әмир әфәнде, бу проектка да өлеш кертүегез өчен изге рәхмәт. Мәкаләнең бәхәс битен {{Төрки марафон 2020 мәкаләcе}} калыбы белән тамгалау җитә. Татарча Википедия өчен Фонтан җәдвәлен Гөрҗистанда яшәүче азәрбайҗанлы дустыбыз әзерләмәкче иде, соңыннан үземә кайгырырга тәкъдим итте - минем исә башка җаваплылыкларым аркасында вакытым булмады. Июль аенда "кулларым, күзләрем һәм башым" ярдәмендә санап чыгармын.--frhdkazan (бәхәс) 30 июн 2020, 19:02 (UTC)[җавап бирергә]
Хөрмәтле frhdkazan әфәнде, хәерле кич. "Гөрҗистанда яшәүче азәрбайҗанлы дустыбыз"ның АзВикидәге Кулланучы битен күрсәтә аласызмы, сер булмаса. Русча аралашса, аның белән (азәрбайҗан шәхесе турында Татвикида төзегән) мәкаләмдәге бер мәгълүматка төгәллек кертәсем килгән иде.--Әмир (бәхәс) 11 июл 2020, 19:47 (UTC)[җавап бирергә]