Бәхәс:Репродуктив система

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Репродуктив система latin yazuında])

Хөрмәтле Irekhaz, мәкаләнең исемен нигә үзгәртергә булдыгыз, аңлашылмый. Репродуктив система дөрес иде бит. НәрсәНЕҢ репродуктив системаСЫ? дип сорыйбыз бит. Үзегез үк астарак ИмезүчеләрНЕҢ репродуктив системаСЫ дип куллангансыз.--Әмир (бәхәс) 24 июн 2017, 18:00 (UTC)[җавап бирергә]

  • Хөрмәтле Әмир, нигә алайса Сулыш системасы, Нерв системасы‎, Ашкайнату системасы, Йөрәк-кан тамырлары системасы‎, Сидек системасы, Иммун системасы‎, Эндокрин системасы, Репродуктив системасы. Аермасы нидә?. Буталып беттем. Өченче фикер булса яхшы булыр иде.
    • Хөрмәтле Irekhaz, гади генә аңлатып карыйм, үзегез язган мисаллар белән: сулышНЫҢ системасы, нервНЫҢ системасы, сидекНЕҢ системасы, йөрәк-кан тамырларыНЫҢ системасы һ.б. дип әйтеп (тикшереп) була, ләкин репродуктивНЫҢ системасы дип әйтеп булмый, «репродуктив» сүзе алдагы сүзләр кебек ИСЕМ түгел, СЫЙфАТ дип беләм. Нинди система? дип сорыйбыз, репродуктив система дип җавап бирәбез. Һәрвакыттагыча оператив булганы өчен frhdkazanга аерым рәхмәт.--Әмир (бәхәс) 25 июн 2017, 09:02 (UTC)[җавап бирергә]
      • Грамматика өлкәсеннән дәгъва бу. Китерелгән охшаш сүзтөзмәләрдә башкалар исем (существительное) булганда, репродуктив — йә сыйфат (прилагательное), йә сыйфат-фигыль (причастие) категориясенә керә. Шәхсән, икесенә дә риза, ТатВикида тыелган гади яки тәрҗемә юлы плагиат кына булмасын.--frhdkazan (бәхәс) 25 июн 2017, 05:40 (UTC)[җавап бирергә]