Бәхәс:Рина Зарипова

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рина Зарипова latin yazuında])


Кеп-кечкенә төзәтү[вики-текстны үзгәртү]

Фәрһад, мәкаләнең кереш өлешендә бер кеп-кечкенә төзәтү кертик әле: шулай да урынына шулай ук дип. Кергән саен «күзне ерта», кайсы якта шулай сөйләшәләр икән ? Бик пөхтәләп язганыңны күргәч (якын кеше булды бугай), үзем генә кереп төзәтергә кыймадым. Хөрмәт белән, --Әмир (бәхәс) 24 фев 2021, 16:34 (UTC) Әлбәттә, хөрмәтле Әмир! Мин язганны рәхәтләнеп төзәтегез. Сезнең тәҗрибә белән соң... Мин рәхмәтле генә булырмын!)))))--Фәрһад (бәхәс) 24 фев 2021, 16:39 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле, Әмир! Шул мәкалә инде ул лирика гына бит. Анда бер википедия өчен яраклы факт юк. Ул минем һәм Рина Зарипованың тугандашлыкны гына ачыклый)))))--Фәрһад (бәхәс) 8 мар 2021, 20:29 (UTC)[җавап бирергә]
Фәрһад, укыдым язган мәкаләгезне, «википедия өчен яраксыз» димәс идем. Википедия икенчел абруйлы чыганакларны ярата төшә: Вакытлы матбугат (бу очракта «Татарстан яшьләре») ― икенчел АИ ның нәкъ үзе инде!--Әмир (бәхәс) 8 мар 2021, 21:13 (UTC)[җавап бирергә]

Әмир, аңладым)))) ---Фәрһад (бәхәс) 9 мар 2021, 05:30 (UTC)[җавап бирергә]

«Сердәш» ВИА турында[вики-текстны үзгәртү]

Фәрһад, Шәмсия Җиһангирова китабын актарганда бер кызыклы эпизодка тап булдым да монда язарга булдым. Мәкаләгә урнаштырырга да була торгандыр. Габидулла Хөрмәтуллин 1976 елда Чаллының «Гренада» яшьләр үзәгендә (соңрак «КамАЗ» Мәдәният сараена күчә) оешкан «Сердәш» вокаль-инструменталь ансамбле оешу тарихы турында искә ала:

Мактану булмасын, ансамбльгә «Сердәш» исемен мин бирдем. Уйлап табып түгел, «Татарстан яшьләре» газетасында шул исемдәге рубрика бар иде. Рубрика кырыенда серле карашлы бер чибәр кыз рәсеме. Уфада яшәүче туганым Лотфулла абзыйның малае ― рәссам Ринатка җибәреп, аны зурайтып ясаттым да, бер көнне ансамбльгә җыелган яшьләргә алып килеп күрсәттем һәм ярып салдым: ансамбльгә «Сердәш» исеме бирәбез! Барысы да килештеләр. Рафик Сабиров, Таһир Манжуков, Нариман Рәкыйпов, Фәрит Фәттахов, Физәлия Сафина, Зәүҗән Саримова, Розалия Нуруллина, Сәбилә Гаффарова, Нәҗибә Фәррәхова ― «Сердәш»нең беренче карлыгачлары булды. Ринат Гобәйдуллинның һәр яңа җыры өчен сөенә идек. Тату, дус мөхит хөкем сөрде. 1978 елда Россия күләмендә үткәрелгән «Татар җыры» фестивалендә (Яшел Үзәндә булды бәйге) җиңү яуладык. Шуннан безне чит илгә путевка белән бүләкләделәр...

Сылтама: Ш. Җиһангирова. Бакый бул, Баек. К.: «Җиһангир» нәшрияты, 2016 ел, 428-429нчы битләр.

Исәнмесез, хөрмәтле Әмир! Язганыгызны күрмәгәнмен бит. Бөтенләй википедиягә аяк басу туры килмәде бу ай дәвамында...--Фәрһад (бәхәс) 3 май 2021, 19:39 (UTC)[җавап бирергә]
Мәскәүләргә сәлам.--Әмир (бәхәс) 5 май 2021, 14:34 (UTC)[җавап бирергә]