Бәхәс:Рифкать Гайнуллин

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифкать Гайнуллин latin yazuında])

Бөек Җиңү безгә бик авыр югалтулар бәрабәренә бирелгән. Дөньяның бер генә иле дә, бер генә халык та үзенең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен мондый югары бәяне беркайчан да түләмәгән. Егерме җиде миллион кеше гомере, җир йөзеннән юкка чыгарылган шәһәр һәм авыллар, тарих һәм мәдәният һәйкәлләре чит илләргә алып кителгән- бу яралар безнең халык күңелендә мәңге җуелмас.

       Өч миллионлы Татарстаннан гына да фронтка җиде йөз меңнән артык кеше киткән. Аларның һәр икенчесе туган якларына әйләнеп кайтмаган. Өч йөздән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое булган, йөзләгән мең кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә исән-саулар да, һәлак булганнар да - безнең йөрәкләрдә, киләчәк буыннарның хәтерендә. Аларның тарихларын һәм батырлыкларын өйрәнүгә лаеклы.
      Шулар арасында якташыбыз Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин да бар. 

Рифкать Хәйруллович Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Вәрза авылында укытучы гаиләсендә туган. Авылда өч абый белән үскән. 1939 елда җидееллык мәктәпне бишле билгеләренә тәмамлый. Казан авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, бер үк вакытта аэроклубта шөгыльләнә, очучы-истребитель булырга тели. Әмма укуын тәмамларга насыйп булмый аңа, сугыш башлана. Ул туган авылына кайта һәм күпмедер вакыт элемтә бүлеге мөдире булып эшли. Беренче булып фронтка әтисе китә. Унҗиде яшьлек егет хәрби комиссариатка аны фронтка җибәрү үтенече белән үзе килә. Тик аңа: «Син яшь әле, вакыт җиткәч - барырсың, әлегә эшлә», - дип җавап бирәләр. Күпмедер вакыттан соң Рифкать Хәйрулловичны да сугышка алалар. 1942 елның җәеннән минометчы, разведчик булып сугышның иң алгы сызыгында көрәш алып бара, Кызыл Йолдыз ордены, өченче дәрәҗә Дан ордены, " Батырлык өчен»медальләре белән бүләкләнә. 18 тапкыр Гайнуллин разведка төркеме белән дошманның тылына йөри, анда барлыгы 150 көн үткәрә. Фашист Германиясе капитуляциясе турында рация буенча белә. Командованиесе разведчикны Җиңү һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.

       Сугыштан соң Рифкать Хәйрулла улы 30 ел Алабугада яши, ЕГПУДА укыта. 1989 елда безнең шәһәргә, Түбән Камага күчеп килә.

Рифкать Хәйруллович шулай ук кыю, гадел, яраткан ир һәм әти булып кала, ә туганнары һәм иптәшләренә һәрвакыт тугры дус була белә. Ул тормыш сөючәнлеге, зирәклеге һәм батырлыгы белән бар кешене дә сокландыра.

     Дан орденының кавалеры, шәһәрнең Мактаулы гражданины, танылган педагог, җәмәгать эшлеклесе 86 нче яшендә якты дөньядан китә. Түбән Кама авыр һәм тирән югалту кичерә - искиткеч һәм тирән ихтирамлы кеше вафат була. Бу республикабыз һәм безнең дәүләт өчен зур югалту. Рифкать Хәйрулла улының фронт батырлыклары, хезмәт эшчәнлегендәге бәяләп бетергесез хезмәтләре, аның бөтен гомере- Ватанга хезмәт итү һәм тугрылыкның үрнәге. Аның йөрәге гаҗәеп гадилек, тыйнаклык һәм игелеклелек, үз гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, кешелек әхлак идеалларына тугры калып тибүдән туктый.
       Якташыбыз-сугыш ветераны Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллинның тормыш юлы һәм батырлыгы менә шундый. Һәм без аны шәһәребезнең танылган шәхесләренең берсе булуын ышанып әйтә алабыз! Аның батырлыгы киләчәктә безнең халык өчен үрнәк булачак. Һәрберебез үз төбәгенең танылган шәхесләрен белергә, аларның тормыш юлын өйрәнергә һәм моны тарих битләрендә калдырырга тиеш. Чөнки һәр төбәк үзенең легендар кешеләре белән дан тота. Әйе, Рифкать Гайнуллин мең солдатның берсе...һәм бу меңләгән кыю яшьләр игътибарга, ихтирамга лаек!

Рифкать Хәйрулла улының якты истәлеге, аның якты тормышы, фронт биографиясе һәрвакыт безнең йөрәкләрдә калачак.