Бәхәс:Роман Шәйхетдинов

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роман Шәйхетдинов latin yazuında])

- Роман Шәйхетдинов (рус. Рома́н Алекса́ндрович Шайхутди́нов, 28 август 1974, Казан) — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры (2012 елның 28 май көненнән).

  • 28 мая 2012 года N УП-391 Указ Президента Республики Татарстан о назначении Шайхутдинова Р.А. заместителем Премьер-министра Республики Татарстан – министром информатизации и связи Республики Татарстан, http://www.zakonprost.ru/content/regional/65/1796094

- Р. А. Шәйхетдинов 1974 елның 28 август көнендә Казанда туа.

- Казан дәүләт университетында «юриспруденция» белгечлеген үзләштерә (1996 ел), шунда ук аспирантураны тәмамлый (2000 ел),

- 2002—2011 елларда — «Телесет» ҖЧҖның генераль директоры.

- 2011 елның июль - 2012 елның май ае — Татарстан Республикасында «Ростелеком» ААҖның филиалы Teleset Networks PLC баш операцион директоры.

- 2012 елның 28 май көнендә Татарстан Республикасы Президенты указы белән Р. А. Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры буларак билгеләнде.

- Ике кызы Елена һәм София, улы Борис.

- • Почетное звание "Заслуженный работник информатизации и связи Республики Татарстан"

  • Президент РТ поблагодарил приглашенных на торжественную церемонию за вклад в развитие республики и страны, информационное агентство «Татар-Информ» (29 августа 2018), https://www.tatar-inform.ru/news/2018/08/29/624453/

Татарстан Республикасы Хөкүмәте министры вазыйфасындагы эшчәнлеге[вики-текстны үзгәртү]

Шәйхутдинов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә килгәч, Николай Никифоров башлап җибәргән комплекслы мәгълүматлаштыру эше актив үсеш ала. Шулай Шәйхутдинов министр вазыйфасы вакыттында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү өлкәсендә планлы эш дәвам иттә. Әгәр 2012 елда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 86 хезмәт электрон рәвештә булса[1], бүгенге көндә аларның саны 250 гә якын,[2] татарстанлыларның 80% тан артыгына «читтән торып» режимда хезмәт күрсәтелә[3] 2017 елда Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү проекты белән Татарстан БМО каршындагы Халыкара электр элемтәсе берлеге (ru) конкурсында беренче урынны яулады.[4]

Шәйхетдинов гражданнар һәм дәүләт хезмәттәшлеген арттыру өчен краудсорсинг (ru) платформаларын үстерүгә аерым игътибар бирә. Шулай итеп, Шәйхутдинов министр вазыйфасы вакыттында «Халык инспекторы» сервисы эшли башлый, аның ярдәмендә татарстанлылар республика юлларында хокук тәртибен тәэмин итүдә катнаша ала.[5] Әлеге сервисны Россиянең башка төбәкләрендә дә куллану планлаштырылган.[6] Шәйхетдинов министрлыгы вакытында, мөһим мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү максаты белән «Халык контроле» системасы эшли башлый[7] Инде өч елдан соң әлеге система «Дәүләт һәм җәмгыять элемтәсен тәэмин итүдә мәгълүмати технологияләр» номинациясендә «ПРОФ-IT.2014» Бөтенроссия IT-проектлар конкурсында беренче урынны яулады [7]

2010-2011 елларда мәктәпләрне яңа компьютерлар белән җиһазландыру Татарстанның электрон белем бирү системасын үстерүгә зур йогынты ясады.[8] Әлеге системаны үстерү кысаларында, республика мәктәпләрендә 11 меңнән артык Wi-Fi (ru) нокталары урнаштырылган, шулай ук 2018 ел ахырына кадәр урта һөнәри белем бирү оешмаларында 1,5 мең нокта барлыкка киләчәк.[9]

Роман Шәйхетдинов катнашында 2014 елда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә эшкә яраксызлык хакында электрон таныклыклар бирү буенча проект гамәлгә ашырылды.[10] 2018 елдан башлап ул республиканың барлык медицина оешмаларында кулланылышка керде. Бүгенге көндә авыру таныклыгын электрон рәвештә бирү буенча Татарстан 2 нче урында тора.[11]

2012 елның 1 мартында DVB-T2 (ru) форматындагы цифрлы ТВ Россиядә беренче булып Татарстанда эшли башлады.[12] Ә 2013 елның 25 июнендә, Шәйхетдинов ярдәмендә, Казан Россия Федерациясендә цифрлы телевидениенең (ru) икенче мультиплексын (ru) башлап җибәргән беренче шәһәр булды.[13]

Шәйхетдинов җитәкчелегендә Министрлык кәрәзле элемтәнең территориясен арттыруда актив эш алып бара. Шулай 2017 елда сыйфатлы кәрәзле элемтә белән тәэмин итү буенча «Төбәкара инфраструктура төркеме» компаниясе барлыкка килә.[14]

Шәйхетдинов Республикада 2011 елдан бирле алып барыла торган асылма элемтә линияләрен бетерү эше буенча куратор булып тора. Бу проектны тормышка ашыруда төбәкнең тугыз шәһәре катнаша. 2018 ел башына Татарстанда барлык асылмалы линияләрнең 50% ы инде җир астына күчерелде.[15]

Роман Шайхутдинов катнашында ИТ-белгечләр өчен яңа шәһәр – Республиканың Югары Ослан муниципаль районындагы Иннополис шәһәре төзелеше актив алып барыла. «Проект чит илгә китәргә теләгән белгечләр өчен яхшы альтернатива булачак, аның бурычы - кызыклы эш урыннары, бизнес алып бару һәм эшләнмәләрне капитализацияләү өчен шартлар булдыру», - диде Шәйхетдинов.[16] Шәһәрнең рәсми ачылышы 2015 елның 9 июнендә булып узды.[17] Бүген биредә барлык инфраструктура да эшли, шәһәрдә 3 меңгә якын кеше яши, 160 компания теркәлгән, аларның 77се «Иннополис» резидентлары һәм партнерлары, шулар арасында - Тинькофф банк (ru),[18] Сбербанк,[19] Schneider Electric (ru)[20] һәм башкалар.

Шулай ук биредә Россиянең ИТ-индустриясе өчен Карнеги Меллон Университеты (ru) белән хезмәттәшлектә Иннополис Университеты (ru) ачылды. Шәйхетдинов фикеренчә, әлеге университет Россияда IT-белгечләр әзерләүнең сыфатын арттыруга зур өлеш кертәчәк.[21]

Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында эшләү дәверендә, Шәйхетдинов Россиянең эре компанияләре белән актив диалог урнаштырды. Аның инициативасы буенча региональ хөкүмәт «Ростелеком» һәм «Яндекс» компанияләре белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Әлеге килешүләрнең нәтиҗәсе буларак 2018 елның маенда Иннополиста 5G (ru) челтәре эшли[22] һәм беренче пилотсыз таксилар йөри башлады.[23] Шулай ук Роман Шәйхетдинов Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына Иннополистны пилотсыз транспортларны (ru) сынау буенча мәйданчык буларак куллануны тәкъдиме белән чыкты.[24]

2018 елда Шәйхетдинов Татарстанда «Цифрлы икътисад» (ru) милли проектының кураторы итеп билгеләнде.[25] Аның фикеренчә, цифрлаштыру – гражданнарның дәүләт (ru) һәм муниципаль органнары белән элемтәсе, һәм элеге элемтәне ныгыту өчен барлык процессларны мөмкин кадәр электрон рәвешкә күчерергә кирәк.[26]

  1. Ирина Дурницына (2015 елның 8 декабрь көне). К 2018 году до 80% госуслуг в Татарстане приобретут электронный вид (рус.). РИА Новости. 2018 елның 16 декабрь көне тикшерелгән.
  2. Татарстан электрон хезмәтләре исемлеге (рус.)
  3. Электрон дәүләт аналитика үзәге (19.02.2018). Росстат посчитал долю граждан, получавших электронные госуслуги в 2017 году (рус.). Ежедневное онлайн-издание D-russia.ru. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  4. Ирина Дурницына (13.06.2017). Проект "Открытый Татарстан" победил на международном конкурсе в Женеве (рус.). РИА Новости. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  5. За безопасность на дорогах Татарстана ответит "Народный инспектор" (рус.). Информационно-аналитический журнал RUБЕЖ ru-bezh.ru (16.07.2014). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  6. Сергей Сыркин (6.10.2017). Народный инспектор: гаджет станет грозным оружием борьбы с нарушителями ПДД (рус.). НТВ телеканалы. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  7. 7,0 7,1 Электрон дәүләтнең эксперт үзәгенең аналитика бүлеге (6.03.2015). ГИС “Народный контроль” (рус.). Ежедневное онлайн-издание D-russia.ru. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  8. Олег Корякин (18.02.2010). Классный подарок. Всех учителей Татарстана обеспечат ноутбуками (рус.). Российская газета. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  9. Все колледжи и техникумы Татарстана до конца года будут оснащены точками Wi-Fi (рус.). ТАСС (19.10.2018). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  10. Татарстан стал пилотным регионом по запуску системы электронных больничных листов (рус.). CNews (28.05.2014). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  11. Татарстан на втором месте в России по выдаче электронных больничных (рус.). Республика Татарстан газетасы (11.10.2018). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  12. Впервые в России вещание цифрового ТВ в формате DVB-T2 началось в Татарстане (рус.). Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы (1.03.2012). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  13. Ольга Кондрева (25.06.2013). В Казани запустили второй мультиплекс цифрового ТВ (рус.). Российская газета. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  14. Елизавета Титаренко (27.02.2017). «Сотка высоток» поймала свой МИГ (рус.). Российская ежедневная газета новостей о цифровой трансформации, телекоммуникациях, вещания и ИТ ComNews.ru. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  15. Мария Андреева (20.02.2018). Воздушная дилемма. Операторы связи Республики Татарстан (РТ) перевели в подземные коммуникации почти 50% воздушных линий связи. (рус.). Российская ежедневная газета новостей о цифровой трансформации, телекоммуникациях, вещания и ИТ ComNews.ru. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  16. Юлия Воронина (26.11.2013). Самородки в одном месте (рус.). Российская газета. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  17. Церемония открытия наукограда Иннополис состоялась при участии Медведева в Татарстане (рус.). Интерфакс-Россия (9.06.2015). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  18. «Тинькофф Банк» инвестирует в IT-проект в Иннополисе 50 миллионов рублей (рус.). Онлайн-газета деловых новостей «Реальное время» RealnoeVremya.ru (4.04.2017). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  19. Сбербанк заключил с Татарстаном соглашение о сотрудничестве в инносфере (рус.). РИА Новости (13.10.2016). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  20. Schneider Electric открывает центр инноваций в Иннополисе (рус.). Computerworld Россия (18.06.2018). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  21. Ирина Дурницына (18.12.2012). Шайхутдинов: Татарстан хочет привлечь лучших IT-специалистов (рус.). РИА Новости. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  22. В Татарстане запустили сеть 5G (рус.). Аргументы и факты (21.05.2018). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  23. Сергей Кирсанов (28.08.2018). В Татарстане запустили первое в Европе беспилотное такси (рус.). Российская газета. 17.12.2018 тикшерелгән.
  24. Власти Татарстана рассчитывают создать в Иннополисе площадку для испытания беспилотников (рус.). ТАСС (17.10.2018). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  25. Рөстәм Миңнеханов (9.08.2018). Распоряжение Президента Республики Татарстан №262 «Об утверждении Перечня кураторов и исполнительных органов государственной власти Республики Татарстан, ответственных за реализацию национальных и федеральных проектов в Республике Татарстан» (рус.). Татарстан Республикасы Президенты. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  26. В Сочи обсудили будущее цифровой экономики России (рус.). Информационно-аналитический журнал RUБЕЖ ru-bezh.ru (20.02.2018). 17.12.2018 тикшерелгән.