Бәхәс:Россия

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия latin yazuında])
«Россия» мәкаләсе һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлегенә керә.
Аны сайланган мәкалә статусына җиткерү — Татар Википедиясе мөһим бурычларының берсе.

«Россия» mäqäläse härber tel bülegendä bulırğa tieşle mäqälälär isemlegenä kerä.
Anı saylanğan mäqälä statusına citkerü — Tatar Wikipediäse möhim burıçlarınıñ berse.

PLEASE...CHANGE THE DETAILS AS IT IS NEEDED TO BE UPDATED.its still shows president and prime minister of russia as it was in 2007.

biri ALLAH rizasi icin guncellestirsin.hani tatarcayi anliyorum ama yazamiyorum yazsam guncelleyin demezdim.

I think this article should be rewritten completely in Latin alphabet. I will copy this article to my sandbox on Polish Wikipedia and rewrite. --231013-a 16. Ğín 2009, 14:22 (UTC)

Let don't offer this unconstructive suggest anymore! We don't want to listen this absurd anymore.--Куниса (бәхәс) 29 апр 2013, 15:25 (UTC)[җавап бирергә]

Русияме, Рәсәйме, Россияме? Руслармы, урыслармы? Минемчә Русия һәм руслар. --Ерней 28. May 2009, 08:37 (UTC)

Resej, Owryslar. Rusije hem Ruslar - jasalma akademizm owl, halyk alaj sujlemij.

Eskiden latinda bowlgan betlerni kirilga bozyp bitirgen piratlarnyn' bachlaryn kesesi edi. Äğzä:Millätçe 04. Okt 2009, 04:35 (UTC)

Агрессив яктан сөйләргә татар милләтчесенә бер дә килешми. Принцибыбыз шул: Мәкаләләрне бозмау, башка әлифбалар белән язылган мәкаләләргә тимичә яңа мәкаләләр язу. Россия дигән латин мәкаләгә килгәндә, аны кем алып атканын белмим, бу, минемчә, дөрес түгел. Зинһар, үзегез яза аласыз, Сезгә беркем киртәләр ясамаз. Ихтирам белән Yildiz 4. Ökt 2009, 07:46 (UTC)

Мин Рәсәй мәкаләне Русиягә күчерергә тәкъдим итәм һәм бөтенләй Татар Википедиядә "Российская Федерация" дәүләтене Русия (Русия Федерациясе) дип атыйк. Чөнки Рәсәй сүзе гел халыкта йөргән сүз, бу рәсми түгел дә, әдәби түгел дә, сүзлекләрдә аны юк. Югыйсә рәсми атамасына (Россия, Россия Федерациясе) кайтыйк. P.S. Һәм рус сүзе урынына урыс сүзе кулланмыйк. --Ерней 21 авг 2010, 15:47 (UTC)[җавап бирергә]

Минемчә, Россия һәм руслар. Ерней дөрес әйтә, Рәсәй һәм урыслар халыкта йөргән сүз. Анда "марҗалар" да, бөтенләй сүгенү сүзләре дә бар. Нәрсә, хәзер аларны кулланыйк? --Mansur321 21 авг 2010, 17:05 (UTC)[җавап бирергә]
Каршы Мин моңа катгый каршы. Рәсәйнең Төп Кануны татар телендә язылмаган һәм рәсми төстә моңа имза куелмаган. Нигә дисәгез Халыкара кануннар нигезендә канун яки географик атама нинди телдә кабул ителә, шул телдә генә рәсми төстә әйтелергә тиеш.
P.S. Әгәрдә аңа рәсми төстә менә шул телдә шулай кулланырга тиеш димәсә.
Мәсәлән, инглизләр дә Россиянең рәсми атамасын түгел, ә Russia дип әйтә. Әйдәгез ату аларгада претензия язып барлык Russia дигән сүзләрне Rossiya дип карагыз әле. Ә бит инглизләрнең дә Russia сүзе халыктан чыккан, ниндидер россиянең рәсми кануныннан түгел. --Ильнар Шайдуллов 21 авг 2010, 17:44 (UTC)[җавап бирергә]

Россия сүзен куллану — рус теленнән калка. Шәхсән үзем Русия сүзен куллану яклы. Беренчедән, бу сүз еш кулланыла (шул исәптән ММЧларда). Икенчедән, төрки телләрдә еш Русия сүзен ишетеп була, ә бу инде телләрне якынайту изге эше булыр.--Рашат Якуп 21 авг 2010, 18:45 (UTC)[җавап бирергә]

Әлбәттә, Русия! Каян килгән татарга Рәсәй сүзе? Рәсәй, Рәчәй дип ут күршеләребез һәм урамда гайбәт сатучы әбиләр сөйләшә. Хөр мәмләкәт, хөр Русия! - Г.Тукай сүзләре. - --Шәйхи 1 сен 2010, 10:23 (UTC)[җавап бирергә]

Тавыш бирү[вики-текстны үзгәртү]

Бу мәсьәләне чишү өчен янә тавыш бирү оештырырга туры килә. Һәр катнашучы монда кайсы сүз яклы булганы турында язсын, ягъни тавыш бирсен.--Рашат Якуп 1 сен 2010, 11:37 (UTC)[җавап бирергә]

Русия[вики-текстны үзгәртү]

Рәсәй[вики-текстны үзгәртү]

Бүтән тавышлар юк, димәк төп атама итеп Русия сүзен кабул итәбез. Әлбәттә, бу киңәш ителгән атама гына, теләгәннәр Рәсәй атамасын да куллана алалар. Мәкаләләр һәм төркемнәр исемнәрендә исә Русия сүзен кулланырга кирәк.--Рашат Якуп 12 сен 2010, 08:14 (UTC)[җавап бирергә]

  • Можно ль спросить, со стороны живущего в Татарстане и ни разу не слышавшего ни от татар, ни от учителей татарского языка, ни от кого вообще такого названия как "Русия"? Никак, кроме порчи литературного татарского языка, я назвать таковое название не могу. Saint Johann (обсуждение) 4 май 2012, 15:28 (UTC)[җавап бирергә]

Минемчә, әгәр дә без тарихка күз салсак, Россия (нейтр.) империясе заманнарына, башка илләр бары тик русскийларны (нейтр.) гына күздә тотканнар бит. Русия димәк русский гына яши. Ә бүгенгесе көндә Россия күпмилләтле, "демократик" ил һәм монда бар кеше, бар милләт тә үзара тигез. Тәкъдимем шул Росия империясе, патша россиясе өчен, кыскасы 1917 елга кадәрге россия атамасына урынына Русия сүзен кулланыйк, ә хәзерге россия өчен Рәсәй атамасын.--Ильнар Шайдуллов 3 сен 2010, 15:51 (UTC)[җавап бирергә]

Рәсәй сүзе татар әдәби телендә юк, Россия һәм Русия генә бар. Мин каршы. --Ерней 4 сен 2010, 13:27 (UTC)[җавап бирергә]
Тәкъдимдә мантыйк булса да, минемчә дә хәзер Русия сүзе, гомумән, Россия Федерациясе өчен кулланыла.--Рашат Якуп 5 сен 2010, 08:06 (UTC)[җавап бирергә]

Min şundıy fikergä kildem, ki Rusiä - ul Pskovtan alıp İvanovo häm Tübän Novgorodka(Nijğarğa)xätle cirlär. Şunnan başlana Morvda cire, Mari İle, Udmırt(Ar) cire, Çuaşstan, Tatarstan, Başqortstan, Seber belän Qazaqstan. Annarı Yıraq Könçığıştan soñ Tın Okeanı başlana. "Räsäy" - ul şul urıslar basıp alğan cirlär. Dimäk, Rusiä Federatsiäse bula (Rusiägä, Mäskäwgä buysınğan Federatsiä - ul çınlapta şulay). Vologda, Tver, Smolensk - ul Rusiä bula, ä Irınbur, Samar, Çiläbe - Räsäy. Rusiädä (Mäskäwdä, Peterburda) urnaşqan böten däwlät organnarı, oyışmaları - "Rusiä" iseme belän bara. Rusiä Yuğarı Mäxkämäse(sudı), Rusiä Xisaplaw Pulatı(palatsaı), Rusiä Xökümäte h.b.ş. Başqortlar, qazaqlar nişläp "Räsäy" di? Çönki alar Rusiägä buysınmadılar, alar Rusiä+Morva+Mari+Udmırt+Çuaş+Tatar=Räsäyne oçratqannar ide. Qazaqlar da alay. Läkin Rusiä Federatsiäse bar, Mäskäwdän idarälängän däwlät. --Milli 11 сен 2010, 13:04 (UTC)[җавап бирергә]

Яңа күчерү бәхәсе җәмгыятьнең мин тәрҗемә юлы белән булдырган Русия этник төркемнәре исемен алыштыру тәкъдиме нәтиҗәсендә башланды. Бу чордагы Татнетта кулланылыш статистикасы (Татар Википедиясеннән тыш, Google ярдәмендә):

"Русия Федерациясе" өчен - ~6670, ""Россия Федерациясе" өчен - ~118000, "Рәсәй Федерациясе" өчен - ~2040.
Алардан Азатлык радиосы сәхифәсендә:
"Русия Федерациясе" өчен - ~3920, "Россия Федерациясе" өчен - ~33, "Рәсәй Федерациясе" өчен - ~8.
"Русия" өчен - ~440000, ""Россия" өчен - ~477000, "Рәсәй" өчен - ~52800.
Алардан Азатлык радиосы сәхифәсендә:
"Русия" өчен - ~306000, "Россия" өчен - ~16200, "Рәсәй" өчен - ~15900.
"Русиялеләр" өчен - ~16700, "Россиялеләр" өчен - ~11600, "Россияннар" өчен - ~1420, "Рәсәйлеләр" өчен - ~165.
Алардан Азатлык радиосы сәхифәсендә:
"Русиялеләр" өчен - ~13800, "Россиялеләр" өчен - ~ 3, "Россияннар" өчен - ~1120, "Рәсәйлеләр" өчен - ~1.
Нәтиҗә: "Азатлык радиосы" Федерация сүзен бик яратмый, Русия һәм Русиялеләр вариантларның кулланышын өстен күрә. Аннан тыш, бүгенге көндә татарларның күпчелеге Татнетта Россия Федерациясе, Россия һәм Россиялеләр вариантларына өстенлек бирә. -- frhdkazan (бәхәс) 6 авг 2015, 08:20 (UTC)[җавап бирергә]

Тавыш бирү (2015)[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле әфәнделәр, тарихи һәм сәяси сәбәпләр буенча бөтен Россиягә карата Русия төшенчәсен куллану - зур хата. Русия ул Рус иле, Урыс иле - 13-16 гасырдагы урыс кенәзлекләренә туры килгән территория, Мәскәү, Владимир, Суздаль, Рязань, Новгород кенәзлекләре чыннан да - Русия. Ләкин Алтын Урда ул Русия түгел, Саха, Алтай, Ерак Көнчыгыш төбәкләренең асаба җирле халыклары - урыслар түгел, бөтен территорияне бүтән термин тасвирлый - Рәсәй (анда да Русия, элекке Алтын Урда территориясе, Саха, Ерак Көнчыгыш керә). Россия - грек сүзе, ә Рәсәй татар сүзе, әлбәттә, ТатВикидә татар сүзен кулланырга кирәк.

Тавыш бирү вакыты: 6-13 август, 2015 ел. Тавышны Татар Википедиясендә мәкаләләр өлкәсендә мәгънәле төзәтүләре булган википедиячеләр катнаша ала.

Рәсәй[вики-текстны үзгәртү]

Риза --Kitap (бәхәс) 6 авг 2015, 20:17 (UTC)[җавап бирергә]

Русия[вики-текстны үзгәртү]

Россия[вики-текстны үзгәртү]

Бу әле тавыш бирү түгел, коры констатация фактов: Россия сүзе белән башланган 2 төркем исеме ясадым - Россия артистлары, Россия биючеләре (кирәк тапсалар, идарәчеләр (аууу!) төзәтер). Мәкалә эчендә дә 1991 елдан соңгы вакыйгаларда Россия сүзен кулланам. Уртак фикергә килгәнне көтеп торсаң, бер мәкалә дә язмаска кирәк. Татвики үлгәнме, әллә йоклаган гынамы ? © --Әмир (бәхәс) 8 авг 2015, 18:40 (UTC)[җавап бирергә]

Әлеге хәл[вики-текстны үзгәртү]

Югарыда һәм Википедия:Күчерү#Россия, Русия → Рәсәй бәхәсе дәвамында бирелгән тавышларны санасак, Русия яклы 1 (Derslek), Рәсәй яклы 2 (Kitap, Milli), Россия өчен 4 (Әмир, Frhdkazan, MalTsilna, Qdinar) тавыш бирелгәнен күрәбез. Татнетта кулланылыш статистикасы да бу мәсьәләдә татарлар арасында консенсус барлыгын күрсәтә. --frhdkazan (бәхәс) 24 фев 2016, 14:57 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә нинди соң? Моңарчы Русия куллангансыз, хәзер Россия була мени? Россия минем өчен татар сүзе түгел һәм мин аны куллануга каршы. Үзем ВКонтактены татарчага тәрҗемә иткәндә Рәсәй сүзен кулландым һәм башкаларга да мәҗбүри кулланырга куштым. Русия минем өчен күбрәк Древняя Русь һәм күпмедер дәрәҗәдә Алтын Урдадан соңгы чорларны (чын империя булып оешканчы - ул чакта инде Рәсәй Империясе). кертә. Ни өчен татарчада ул чорга Русьны калдырмаскамы? Телебезгә туры килми - калынлык һәм нечкәлек тамгалары телебездә булырга тиеш түгел (мисалга, латин графикасы алардан башка да сүз мәгънәләрен дөрес тапшыра).--KhayR (бәхәс) 16 мар 2016, 08:47 (UTC)[җавап бирергә]
русия гә русь мәгънәсен тагу - синең, "китап"ның "ясалма" эшләре. г. тукай шигырендә язган бугай бит "... һәм хөр русия" дип - әйе, тикшердем, андый шигырь бар. ул бит россия мәгънәсендә кулланган. хәтерләвемчә , "татарстан яшьләрен"дә дә ул россия мәгънәсендә кулланыла. ( http://tatyash.ru/index.php?search=%D1%80%D1%83%D1%81%D0%B8%D1%8F ә рәсәй буенча бернәрсә дә юк. ) --QDinar (бәхәс) 16 мар 2016, 10:09 (UTC)[җавап бирергә]
ясалма эшчәнлек түгел. өстәрәк күрсәтелгән бит күпме кулланылганы, кара. моңа өстәп, рәсәй сүзе башка төрки телләрдә дә россия мәгънәсендә кулланыла. мәсәлән, казахчада.--KhayR (бәхәс) 16 мар 2016, 10:17 (UTC)[җавап бирергә]
Русия - колониаль сүз, Тукай яшәгән вакытта татарларда дәүләтчелек аерым формасы булмаган, шуңа күрә бөек шагыйрь бу сүзне язарга мәҗбүр булган. Колониаль режим, изү астында яшәүче халыкка Русия сүзе көчләп тагылган, ягъни "монда һәркайда Рус-иле-җирләре, татар җире монда бөтенләй юк, хәттә Казан - хәзер рус шәһәре дип, шуңа күрә бу Русия" дип кычкыралар, бу чын шовинистик караш. Россия - грек сүзе, чит ил сүзе, алынма сүз. Татар телендә Рәсәй сүзе булганга күрә, аңа приоритет - өстенлек бирелергә зарур, җитмәсә охшаш сүз кардәш төрки телләрдә (башкортча, казакъча) кулланыла. Әлбәттә, мин язган мәкаләләрдә хәзер тик Рәсәй сүзе кулланыла, ләкин, минемчә, бу төркемнәр атамаларына да кагылырга тиеш. Колониаль уйлаудан азат булырга кирәк.--Kitap (бәхәс) 16 мар 2016, 11:57 (UTC)[җавап бирергә]
Рус телле мохите тышында яшәүче татарларга, латин имләсен кулланулары аркасында Rusiä дип язылу уңайлырак. Элекке СССР илләрендәгеләргә (татарларның күпчелег) киресенчә, иң кулае — Россия. Кириллицада Рәсәй дип язылуына каршы түгел, тик статистика бу атаманың киләчәге юклыгын күрсәтә бугай.--frhdkazan (бәхәс) 16 мар 2016, 13:19 (UTC)[җавап бирергә]
Татарлар бу сүзләрне ничек әйтә соң? [РУСИЙӘ], [РӘСӘЙ], [РАССИЙӘ]. Димәк, "Россия" сүзен әйтү - татар теле фонетикасына бөтенләй ят нәрсә (ике "сс"ны әйтү ни тора!). "Рәсәй" - фонетика һәм сингармонизм ягыннан иң уңайлысы. "Русия" - тарихи сүз, аны үзе Тукай кулланган. Нәтиҗәдә, "Россия"не бөтенләй кулланмаска кирәк ("элекке СССР илләрендәгеләргә "суыткыч" урынына "халадильник" әйтүе дә кулай, тик бу дөрес түгел). Русия - мәкалә исемнәрендә булсын, Рәсәй - калган башка урыннарда синоним буларак кулланылсын (мәкалә авторы теләге буенча). Һәм Русия - Рәсәй буенча ике яклы #ЮНӘЛТҮ сылтамалары булсын.--Milli (бәхәс) 8 апр 2016, 16:24 (UTC)[җавап бирергә]

Татар атамасы[вики-текстны үзгәртү]

Төрки-Булгар телләрендә, баш. Рәсәй яки чуаш. Раççей дип атайлар. Безнең мәкалә атауы "Россия", мин мәкалә атауы өчен Русия яки Рәсәй фекер итәмән... Zolgoyo (бәхәс) 29 июн 2023, 19:41 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле Zolgoyo, кулланыгыз үзегезгә охшаганын: Россия, Русия, Рәсәй. Берсе дә тыелмый. --Әмир (бәхәс) 29 июн 2023, 20:07 (UTC)[җавап бирергә]
Әмир: Мәкалә атауыны үзгәртү өчен сөйлимән.Zolgoyo (бәхәс) 29 июн 2023, 20:54 (UTC)[җавап бирергә]
Татар википедиясендә 'Рос сия' дип телне сындыру бернинди кысага сыймый. Ботларга хәтле җигеп, дөрес татарча вариантларны сөреп чыктылар. Кемнәрдер үзләрен бик зур "патриот" итеп күрсәтергә телиме? 5.101.18.150 30 июн 2023, 02:07 (UTC)[җавап бирергә]
Русиядә татарлар Россия дип атайлар, Русия исемене Русиядә тапылмаган татарлар күп куллана...Zolgoyo (бәхәс) 30 июн 2023, 17:07 (UTC)[җавап бирергә]
'Россия'не бары тик рәсми матбугат чаралары кулланалар. Мин сезгә мәкаләгә 'Күчерү' калыбын куеп, тавыш бирүгә куярга тәкъдим итәм. 5.101.16.224 2 июл 2023, 20:07 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]

Татар теле, исем кушу кагыйдәләре буенча да төп атамасы итеп Россия кулланыла, моны алдан китерелгән куллану статистикасы да раслый. Кабат исемен алыштыру бу кагыйдәләргә нигезләнеп Русия сүзенең Россиядән рәсми өстенлеге күрсәтелгән очракта гына каралырга тиеш.--Il Nur (бәхәс) 3 июл 2023, 09:28 (UTC)[җавап бирергә]

  • Мин күрәм, сез Сталин заманыннан төшерелгән, урыс алынмаларын үзгәрешсез кабул итү принцибын яклыйсыз. Бу бит татар теле түгел, канцелярит була. Татар теле Рәсәй дәүләт милке түгел, аның белән күп илләрдә сөйләшәләр. Сезнең фикерегез яраксыз. 5.101.16.172 3 июл 2023, 13:01 (UTC)[җавап бирергә]
Юк, мин кагыйдәләргә таянып татар әдәби телендә язуны мәгънәле дип күрәм. Википедия тел кагыйдәләре булдыру да, үзгәртү дә урыны түгел. Әгәр сезне бу принцип борчыса, татар телен күзәтеп торучы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына мөрәҗәгать итегез дә, үзгәрткәчтен хәбәр салырсыз.--Il Nur (бәхәс) 3 июл 2023, 18:48 (UTC)[җавап бирергә]