Бәхәс:Салих Баттал

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салих Баттал latin yazuında])

Бу өзекне нигә алып аттыгыз?

Бу чорда язучының әдәби иҗаты да активлаша. 1929 елда СССР халыкларының Үзәк нәшриятында әдипнең "Еллар җыры" исемле беренче шигырҗләр җыентыгы басылып чыга, ә колхозлашу чоры авылындагы сыйнфый көрәшне калку итеп сурәтләгән "Язулы яулык" (1930-1931) драмасы Татар дәүләт академия театрында куела --Timming 15. Ökt 2009, 16:30 (UTC)

Мәкалә чыганагында ул кисәк "Биография" эчендә урнашкан. Баштан мин иҗаты белән бәйле җөмләләрне аерым куясы идем (оригинал шуннан бозылмый - иҗаты турында аерым тора). Аннары Иҗат юлыннан кире куеп, анда сугыштан соңгы иҗатын гына калдырырга булдым. Үлгән көнен ничек язарга белмим - мәкалә язылганда әдип исән иде әле...--Камский 15. Ökt 2009, 18:46 (UTC)

текстны иртәгә бетерәм. үзебездә дә материал күп, өстәрмен--Камский 15. Ökt 2009, 18:49 (UTC)

викификацияләштерү[вики-текстны үзгәртү]

мәкаләне викификацияләү өчен текст язу тәрәзәсе өстендә Викификатор дигән кнопка булырга тиеш, миндә ул юк. бәлки ул инструмент яңа ачылган мәкаләләр өчен генә бардыр. булыша алмассызмы? рәхмәт.--Камский 15. Ökt 2009, 19:22 (UTC)

бу инструмент татар википедиясендә гомуми юк дип уйлыйм. Мәкаләне кагыйдәләр буенча бизәдем, "викификацияләүне көтә" дигәнне алып куйдым. Куштырнаклар белән тиреларны ничек тиз итеп куеп була?--Камский 16. Ökt 2009, 08:25 (UTC)
Әйе, бу инструмент әлегә юк һәм тиз арада көтелми. Сезгә шулай ук сылтамаларны куеп чыгарга кирәк. Ягъни кайбер сүзләрне шакмак җәяләр эченә куярга. Мәсәлән Казан сүзен шакмак җәяләр эченә куйсагыз, Казан сылтамасы барлыкка килә. Бу сылтама Казан турында мәкаләгә юнәлтә. Шулай ук барлык С. Баттал кыскартмаларын тулысынча Салих Баттал дип язарга кирәк. Википедия - кәгазь энциклопедия түгел, монда урынны экономияләмәскә була.--Timming 16. Ökt 2009, 10:01 (UTC)
Шулай ук {{Шәхес}} шаблонын өстәргә була. Үрнәк буларак Галимҗан Ибраһимов мәкаләсен карый аласыз. Зинһар, шаблонда "=" билгесенең сул ягында торган сүзләрне үзгәртмәгез, бары тик уң якта торганнарын гына. --Timming 16. Ökt 2009, 18:39 (UTC)
Мәкалә яхшы булган. Кайбер блокларның урыннарын алыштырдым, ачуланмагыз. --Timming 17. Ökt 2009, 08:49 (UTC)
Рәхмәт. Анда әле библиографиясен өстәргә уйлаган идем, болай да озын.--Камский 17. Ökt 2009, 10:23 (UTC)
Бер дә шикләнмичә мәгълүмат өстәгез. Татар википедиясендә озын мәкаләләр бик аз. --Timming 17. Ökt 2009, 17:56 (UTC)

зинһар, ярдәм кирәк[вики-текстны үзгәртү]

мин мәкаләгә рәсемнәрне керттем. аларны кечерәйттем, рамкада язу куясым килде. ләкин алар берьюлы кечкенә дә, рамкада да була алмыйлар, кебек. нәрсә эшлим? рәхмәт.--Камский 17. Ökt 2009, 06:55 (UTC)

Eazu cuip bula thumnail format ta, myna bulay: File:Салих Баттал исемендә музей.jpg|left|thumb|180px|Салих Баттал исемендә музей. Eric 256 17. Ökt 2009, 07:55 (UTC)
Рәхмәт.--Камский 17. Ökt 2009, 08:32 (UTC)