Бәхәс:Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд latin yazuında])

Кыйрал - патша сүзе буламы ул? Шәркый (көнчыгыш) монархларга карата "патша" сүзен куллану дөресрәк булмасмы?--Milli (бәхәс) 29 апр 2016, 12:55 (UTC)[җавап бирергә]

"Кыйрал" - борынгы төрки тел сүзе. Элек ул татарларда да булган, совет заманында "галимнәр" аны "оныттырганнар" гына, "король" сүзен керткәннәр (бүген төрки сүзләрне урысныкына алмаштыру эшен КФУ бик оста башкара). Әйтик, ул төрекләрдә сакланып калган (kral рәвешендә). Маҗарларда - kiraly ("кирай" дип укыла). "Патша" - универсаль кулланылышлы сүз. Әлбәттә, гарәп патшаларына карата "мәлик" сүзе дөресрәк булыр иде. Бу мәкаләнең гарәпчә исеме - "Әл-Мәлик Салман". Ләкин әлеге сүз бездә хәзер муллалар тырышлыгы белән "фәрештә" мәгънәсендә күбрәк кулланыла. Шуңа "кыйрал" сүзен яңадан кертергә булдым. Бүген бер генә гарәп башлыгы да фәрештә түгел, барысы да ялланып эшләүчеләр генә. Ә безнекеләр турында әйтеп тә торасы юк...

AqQoyrıq

Элек татар китапларында Речь Посполита (Польша-Литва берләшмәсе) хакиме кыйрал дип аталган, ә Лиха кыйралы (Польское королевство) дип йөртелгән, шуңа күрә мин нәкъ шушы хакимнәрне кыйрал дип атыйм. Чыннан да төрекчә, әзәри, хәттә болгарча кыйрал сүзе кулланыла. Патша - монарх, царь, падишах (король дә), ягъни универсаль монарх дигән сүз, Урыс Вики буенча христиан булмаган хакимнәрне царь (патша) дип йөрткәннәр. АкКойрык дөрес яза, мәлик сүзенең мәгънәсе бераз үзгәргән инде. Мин урыс алынмасы король сүзен куллануга каршы чыгам, әлбәттә, кыйрал әйбәтрәк, ләкин кыйрал - христиан хакиме, ә патша - теләгән кайсы монарх дигән тасвирны исәпкә алырга кирәкме соң? --Kitap (бәхәс) 30 апр 2016, 10:41 (UTC)[җавап бирергә]