Бәхәс:Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясе

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясе latin yazuında])

Гафу итегез. Күренекле Каюм Насыйри әфәндебез эшчәнлегенең бер өлешен ирекле тыңлаучы булып узганын исәпкә алып, аның исемен йөрткән премия шул булып, ул премия барыбызга да файдага эшләгән кечерәк торак пункт һәм (мәсәлән, ниндидер сәбәпләргә күрә, оешмада (ягъни, билгеләмә буенча билгеле төркемдә) тормаган) таррак белгечлек фәнгә катнашы булган кешеләргә (я бер үк вакытта ике күплектә, я кимендә берсендә торган кеше(-ләр), мисаллар китереп була) бу премияне алу мөмкинчелеге турында язуны тапмадым. Дәүләт регионы дәрәҗәсендә шундый юридик документ булган кагыйдәләр булуында, кызганычка күрә, шикләндем.--A.Khamidullin (бәхәс) 9 авг 2022, 17:13 (UTC)[җавап бирергә]

Абдулла әфәнде, соравыгыз миңа аңлашылып бетмәсә дә, бер сылтама куям: Нигезләмәдә премия алу өчен гариза язу, бланк тутыру үрнәкләре дә бар, дип күрдем ― Положение о премии имени Каюма Насыри.--Әмир (бәхәс) 9 авг 2022, 17:19 (UTC)[җавап бирергә]
Мәсәлән, шул урынны укып чыктым (сүзгә-сүз китерим)ː
1. Премия имени Каюма Насыйри (далее ̠- Премия) присуждается педагогическим коллективам, работникам организаций дошкольного, дополнительного, начального общего, среднего профессионального и высшего образования, расположенных на территории Республики Татарстан и субъектов Российской Федерации.
Кайсыбер кандидатлар шул критерийларга туры килергә һәм лаеклы булырга мөмкин. Яхшы. Хәзер башка кандидат (-лар)ны алыйк. Мәсәлән, (ул, я алар, берешәр итеп) педагогический коллектив түгел. Ни өчен? Мәсәлән, торак пункт кечкенә. Күп кеше укытучы кирәк булмаска да мөмкин. Ә шактый әйдәп баручы эшчәнлек алып барыла. Хәзер оешмада тору критерие. Оешма ул билгеле төркем кеше бит (төркем икәнендә шик юктыр, әллә бармы?). Хәзер эшчәнлек - тар белгечлек буенча алдынгы хезмәт булсын ди. Ә шул ук вакытта оешмада тору критерие үтәлми, мәсәлән. Хәзер шундый кешеләр шул премиягә кандидат итеп намзәтләрен язсыннар, вакыт сарыф итсеннәрме белешеп (ә бит вакыт шактый санаулы булырга мөмкин, көндәшлек, һ.б.ǃ), Интернетлары булмыйча хатка сарыф итсеннәрме, барып килүләренә (бәлки ниндидер дәвамлы процессларын туктатып) һ.б.? Тигезсезлек килеп чыккан кебек. Шул ук вакытта, мәсәлән, фәнни юллары Каюм Насыйриның ирекле тыңлаучы буларак узган фәнни эшчәнлек өлешенә охшаш булырга мөмкин. Димәк, әгәр дә 1-енче пунктына туры килмәсә, кандидат булырга теләгән кеше белешеп килергә, я мөрәҗәгать итәргә тиеш микән (берникадәр вакытын, һ.б. сарыф итеп)?--A.Khamidullin (бәхәс) 9 авг 2022, 17:56 (UTC)[җавап бирергә]
Мисал өчен, шулай итеп китерим, аңлашылырлык булсын өчен. Мәсәлән, тема шулайрак булсын ди (кеше бер көн эчендә ун телдә билгеле төгәллек белән ун җыр өйрәнә аламы?). Тәҗрибә өчен кимендә бер кеше дә җитсен ди. Гомумән, билгеле шартларда берәр кешенең шулай эшләү сәләте гипотезасын тикшерәбез. Сарыф итмичә, мәсәлән, үзеңдә тикшереп карыйбыз. Бер галим эшләгән урында. Һәм тема шул тәҗрибә нәтиҗәләре генә (бирелгән мәгълүмат базасы) булсын ди, бик тә тәфсилләп. Һәм дә төркем галимнәрдә шул ук тема буенча хезмәте бер галимнең шул тема буенча хезмәте нәтиҗәсенә тигез булмасмы?--A.Khamidullin (бәхәс) 9 авг 2022, 21:06 (UTC)[җавап бирергә]

Бераз сүзләремне төзәттем, гафу итегез, менә шул юрамасын укырга. Башка сорауны чишәргә туры килде. Шуңа күрә.--A.Khamidullin (бәхәс) 9 авг 2022, 21:13 (UTC)[җавап бирергә]
Шулай ук "присуждается" сүзе аңлашылып бетмәде. Ул язу процессында бирелмидер, мөгаен. "может присуждаться" дип язылмаган. Күрсәтелмәгән кешеләргә, әмма хезмәтләре кагыйдәләрдә 11 пунктка туры килгән кешеләргә бирелергә мөмкинме? Мөмкин булса (?) 1 пунктта язылган мәгълүмат нәрсәгә китерелгән? Укучы игътибарына? Күп укучыда шундый сорау туса, аларга барысына да шунда ук тәгаенләү өчен сорау белән мөрәҗәгать итәсеме?
Булсын ди, бер укучыда сорау туса, ә барыбер эш китереп чыгара. Шунда ук.--A.Khamidullin (бәхәс) 10 авг 2022, 00:13 (UTC)[җавап бирергә]
Мин китергән очраклардан тыш тагын ниндидер сәбәпләргә күрә бер үзе генә эшләүче галимнәр дә булырга мөмкин.--A.Khamidullin (бәхәс) 10 авг 2022, 00:42 (UTC)[җавап бирергә]
Шулай ук Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясе турында Википедия мәкаләсендә язылган "мәктәпкәчә" сүзенең татар телендә булуына бик тә шикләнәм. Кушымчалары мәгънәсе.--A.Khamidullin (бәхәс) 10 авг 2022, 01:28 (UTC)--A.Khamidullin (бәхәс) 10 авг 2022, 01:32 (UTC)[җавап бирергә]

Шикләнмәгез. Ilnur efende (бәхәс) 10 авг 2022, 08:07 (UTC)[җавап бирергә]
Гафу итегез. Сылтаманы карадым. Рәхмәт. Әмма мәсәлән, мин татарча сөйләшкәндә -чә (я -ча, сингармонизм законы буенча юрамасы) кушымчасын (-чә шул язылган сүздә - "мәктәпкәчә" кушымчадыр бит, башка нәрсәме?) "шул рәвешле" мәгънәдә кулланам. Мисал өченː инглизчә, японча, кытайча, фарсыча, кыргызча, рәсемдә күрсәтелгәнчә, аларның стилендә диярлек эшләгәнчә. Ә шул шикләнгән сүздә - "мәктәпкәчә", -чә кушымчасы ул мәгънәгә ия түгел кебек тоела, әллә шул мәгънәгә ияме? Ә нинди мәгънәгә ия булырга мөмкин? Сезнең юрамагыз ничек яңгырый микән? Булса, китерегезче. Әгәр дә ул ничектер "кадәр" мәгънәсендә булса, ул исем сүзгә кушылмый бит һәм -че (-чы) дип яңгырый. Мин ул сүзне "түгәрәк" дип тә булырга мөмкин дип уйлап карадым, бәлки "балалар бакчасы" мәгънәсендә булырга мөмкин дип тә уйлап карадым, бәлки тагын берәр башка мәгънәгә дә ия булырга мөмкин дип уйлап карадым. Бераз шулай уйлап карарга вакыт та сарыф ителә, әмма аны белергә кирәк бит. Кайдадыр кулланылгач.

--A.Khamidullin (бәхәс) 10 авг 2022, 08:39 (UTC)[җавап бирергә]

@A.Khamidullin, бу очракта -кәчә, -кача, -гача, -гәчә кушымчалары "кадәр" мәгънәсендә киләдер, мәсәлән: урманга кадәр бардык - урмангача бардык. Мин аны чаклы сүзеннән чыккан дип уйлыйм (урманга кадәр бардык - урманга чаклы бардык - урмангача бардык) Ilnur efende (бәхәс) 10 авг 2022, 08:48 (UTC)[җавап бирергә]
Бу сорауга @Римма Васильева төгәл җавап әйтер дип уйлыйм. Ilnur efende (бәхәс) 10 авг 2022, 08:49 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт. Әмма, минем андый очракта кулланыла торган сүзләрем "урманга кадәр". Хәзер "урмангача" сүзенең кушымчалары урынына мәгънәсенә туры килерлек итеп сүзләр итеп алмаштырып карыйк. Ул шулай булыр микән - "урман юнәлешендә рәвешле"? Ул ничек булырга мөмкин микән? Ярый, булсын ди урманга барып җитү бик тә әһәмиятле. Нәрсә генә булмасын аңа кадәр барабыз, барып җитү вакытына кадәр. Монда бер ихтимал исәпкә алынмаган - ул урманга кайбер сәбәпләргә күрә, мәсәлән, кайдадыр ниндидер йоклаткыч үсемлекләр үссә, барып җитү ихтималы бик тә әз (хәтта ноль итеп алсак та, алай ук ялгышлык килеп чыкмас). Урманы күренеп берәр табигый, я дәүләтнеке, я күзгә дә күренми торган чиге булу ихтималы бар. Хәзер Википедия мәкаләсенә кайтыйк, "мәктәпкәчә" сүзе, мин мәкалә укучысы булсын ди, ә, мәсәлән, кайсыдыр бала мәктәпкә барып җитмичә һәм сәбәбе булсын ди шул - балалар бакчасыннан соң, бик тә алдынгы һәм сәләтле булып (әлбәттә, бик еш булмый торган очрак), мактаулы итеп һөнәри белем дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин (бәлки башка илдә дә). Хәзер мәктәпкәчә сүзе вакытны билгеләгән кебек, ә ул шул бала өчен (бәлки тагын да күбрәк булыр, Амадеус Моцарт кебек микәнни, олы мисалыбыз) ул "мәктәпкәчә" сүзе бернәрсәне дә аңлатмый. Бернинди дә вакыт мизгелен түгел. Бу тиз генә башыма килгән мисалым. Тагын мисаллар китерә алам.--A.Khamidullin (бәхәс) 10 авг 2022, 10:47 (UTC)[җавап бирергә]
  • Әгәр дә ул язылган сүз "мәктәпкәчә" - "ни рәвешле"? соравына җавап бирә икән. Ул вакытта мин аны ни рәвешле дип аңлармын микән, ишетсәм? Мәктәпкә кадәр кул чапкан килеш, мәктәпкә кадәр җиләк җыя-җыя, мәктәпкә кадәр тирән сулышлар алып, һ.б. Күбәү, чиксез микәнни? Кайсы мәгънәсендә? (Мәктәпкә, я урманга шул ук сүз урынына).
    • Әгәр дә "мәктәпкәчә" сүзе - "кайчанга кадәр?" соравына җавап бирә икән. Ул чакта сүз алып барылган Википедия мәкаләсендә китерелгәннән, кайбер очракларда язылып та, бернинди вакытка кадәр дә түгел булып, мәгънәсез сүз булып чыгарга мөмкин. Кайбер укучылар өчен.
Әй, сүз уңаеннан әйтим инде. Менә Магнус Карлссен егетебез (Норвегиядән) даһиларча шахмат логик уенын уйнаган иде, ничә яшендә микән? Әлбәттә, яше 3-6 тирәсе түгел иде кебек, ә 12 яше тирәсендә дөнья чемпионнары дәрәҗәсендә. Исбатлаучы мисал булмаса да, бераз шуңа охшаш очрак ихтималлыгын куймабыз микән?--A.Khamidullin (бәхәс) 10 авг 2022, 11:05 (UTC)[җавап бирергә]
Бу инде бераз югары сфераларга кагылды сүзебез. Бәлки, гафу итәрләр. Фикерем шул. Мисал китерим. Кайсыдыр урында бер кеше эшли торган фәнни эш башкарам ди. Хәзер бу премиягә дәгъва итәргә теләсәм (ә аннан җиһазлануын да, һ.б. нәрсәләрне яхшыртырга булганга дип чамалап булган кебек, риза булырсыз, мөгаен, юкмы? шулай ук престижын, игътибарын да истә тотыйк), миңа бары тик оешма төзесәм генә дәгъва итәргә була. Хәзер шул проектка кимендә тагын бер исем өстәргә кирәк (кемнекен һәм аңа сораулар бирергә мөмкин булачакмы, тәфсилләбрәк белер өчен? юк булса бит, җайсызлата) һәм аны оешмага кертү буенча бөтен эшне башкарыйм. Бары тик кеше саны бер түгел, ә берничә булсын өчен. Бары тик шуның өчен һәм шул хуплана. Асылы буенча фәнгә, уку-укытуга кагылган тематика булып, моны ялгыш дип саныйм.--A.Khamidullin (бәхәс) 11 авг 2022, 10:09 (UTC)[җавап бирергә]