Бәхәс:Татар- башкорт мөнәсәбәтләре

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар- башкорт мөнәсәбәтләре latin yazuında])

ОРИСС ? Мәкаләне бетерергә тәкъдим итәм.--Әмир (бәхәс) 8 апр 2018, 20:21 (UTC)[җавап бирергә]

Чыганаклар күрсәтелгән, димәк тикшерүчәнлек таләбенә туры килә ― оригиналь эзләнүгә охшамаган. Мәкалә темасы әһәмиятлелек критерийларына туры килә. Саклану урынлы.
Чыганакларның абруйлылыгын, текстның бар җирләрдә нейтраллеге һәм кулланылган язу стиленең фәнни-энциклопедик булу-булмавы турында бәхәсләшү дә, үзгәртү тәкъдимнәрне ясау да урынлы. Бу мәсьәләдә Әмир әфәндене мәкаләне укучылар өчен файдалы консенсуслы халәткә китерүдә Айрат әфәндегә ярдәм итәргә чакырам.--frhdkazan (бәхәс) 9 апр 2018, 05:59 (UTC)[җавап бирергә]
Хөрмәтле frhdkazan, песочницада булырга тиешле «мәкалә»не төзәтергә алынмыйм, чөнки тегеннән-моннан йолкынган фикерләрдән башка, монда бернинди рациональное зерно да күренми. Сез «мәкалә»не саклау ягында икән, бәлки үзегез үк бераз рәткә китерергә тырышып карарсыз. Уңышлар.--Әмир (бәхәс) 9 апр 2018, 20:10 (UTC)[җавап бирергә]
Хәерле көн вакытлары, хөрмәтле Әмир әфәнде! Википедиянең татарча бүлегенә азмы-күпме файдалы була алучы кертем ясаучы волонтёрларга рәхмәтле мин, шул исәптән бу мәкаләне башлаткан катнашучыга да. Үстерсен! Барыбызга горурланырлык дәрәҗәгә китерсә аны ― яхшы яки сайланган мәкаләләр рәтенә кертелүе һәм Баш битебезгә урнаштырылуы да яный анарга. Караламаны куллану турында: Википедиядә мәкалә фәкать төгәлләнгән килеш бастырылырга тиешле дигән төшенчәне гомумән күрмәдем мин. Башка бер катнашучыга бу мәкаләне аны башлаткан авторының шәхси караламасына күчерергә хокук бирүче тәртип (Мәкаләне төп мохиттә бастыру өчен минималь критерийлар) бездә әлегә кабул ителмәгән. Аны әзерләүдә, рәсми кабул ителүне оештыруда, соңрак исә яңа катнашучыларга аңлатуда катнашырга теләмисезме?--frhdkazan (бәхәс) 10 апр 2018, 05:45 (UTC)[җавап бирергә]