Бәхәс:Татар теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Exquisite-kwrite.png
«Телләр» проекты
Мәкаләне проект кысаларында яхшыртырга чакырабыз
Azatliq.jpg
«Татар теле» мәкаләсе Азатлык радиосының «Азатлыкта Википедия» шәлкеменә чыгарылган.

Hi, I would know if glotonyms (names of languages) are capitalized in Tatar, like in English. Please answer after this, or better, to my talk at Wikipedia in Catalan. Thanks at advance ;) 79.154.35.117 16. Äpr 2008, 16:43 (UTC)

ЮНЕСКО телләре[вики-текстны үзгәртү]

ЮНЕСКО игълан иткән нинди 14 тел ул? Берәр рәсми чыганакта сылтама бармы бу мәгълүматка? -- Marat Vildanov (бәхәс) 9 фев 2015, 19:51 (UTC)

Менә сылтама таптым http://www.idmedina.ru/books/encyclopedia/?1328 --Kitap (бәхәс) 9 фев 2015, 20:05 (UTC)

Юк, бу бит оригинал сылтама түгел. Андый сылтамалар күп. Оригинал сылтама ул мәсәлән ЮНЕСКО сайтында 14 коммуникатив тел шушылар, һәм исемлектә татар теле булса. Мин шундый сылтама юкмы дип сорыйм. Мин ул 14 тел турында инде иң кимендә 10 ел дәвамында ишетәм, бу күбрәк татар милләтчеләре уйлап чыгарган әйбергә охшаган. Ә беркем ниндидер норматив документка сылтама китерә алмый. -- Marat Vildanov (бәхәс) 10 фев 2015, 07:45 (UTC)
Аңлаганымча, монда тел - Телләрнең генетик классификациясендәге тел группасы мәгънәсендә куллана. Шундыйларның иң зур 14есен ru:Языки России мәкаләсендә күреп була. Ягъни татарчаны башка берәр төрки теле белән алыштыру бирнәрсәне үзгәртмәс. -- 87.117.185.100 11 фев 2015, 14:23 (UTC)
Бүгенге көндә татар телен генә белүче төрекчә радионы тыңларга яки югары белемне алырга торышса, кыенлыклар белән очрашуы ап-ачык. Югары 14 тел гаиләләреннән берсе булган Һинд-аурупа телләрен алсак, анын астөркемнәрендә дә шул ук хәл: француз, итальян, испан һәм португал; инглиз һәм алман; һинд һәм бенгал; һ.б. сөйләшүчеләр саны ягыннан зуррак булган телләр очрагында да дөрес. Мантыйк нигезендә бу фраза - энциклопедик кыйммәткә ия булмаган буш мактану булып чыга, тик ЮНЕСКОның шуны белдергән рәсми документка искәрмә китерелсә, саклауга риза. -- 87.117.185.100 11 фев 2015, 14:37 (UTC)