Бәхәс:Ягъсуф Шәфыйков

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ягъсуф Шәфыйков latin yazuında])

Һәр якның, һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Безнең дә горурланырлык шәхесләребез бар. Шуларның берсе – тарих фәннәре докторы, язучы – журналист Ягъсүф абый Шафыйков. Аның исеме шулай ук “Татарстан” журналы укучыларына да таныш. Хәзерге вакытта язучы Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Ягъсүф Шафыйков бик күп китаплар авторы. Язучы аларны ике телдә иҗат итә: рус һәм татар телләрендә. Язучының хикәя һәм повестьлары Россия матбугатында да басылып тора. 1999 нчы елда Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты була. Татарстанның иң яхшы ел журналисты булып таныла. 2000 нче елда ул Россия Федерациясенең, ә 2006 нчы елда Татарстанның язучылар берлегенә кабул ителә. Иҗат җимешләре: “Безнең якташлар”, “Хуш, Агыйдел”, “Мин бер могҗиза беләм”, “Фикрәт Табеев”, “Без яңарыш чорында яшибез”, “Бер очрашу – бер гомер”, “Казан университеты”, “Калаларда таш казарма”, “Семнадцать интервью в конце века”, “Я знаю одно чудо”, “Прощанье с Агиделью”, “Если ты врач”, “Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом...”, “Бәхет чишмәләре”. Язганнарының күбесе үз башыннан узган язучының. Ягъсүф Шафыйковның күпчелек әсәрләре тормыштан алып язылган, аларга публицистик рух һәм документальлек хас. Ягъсүф абый еш кайта туган якка, сагынып кайта. Ел саен авыл Сабан туена ашкына. Авылдашлары белән күрешеп, бала чакларын, яшьлекләрен искә төшерергә ярата. Язучыдан әсәрләрендә ни өчен тормышының авыр, кайчак фаҗигале вакытын сурәтлисең дип сорагач, язучы җавабы болайрак булды: -Безнең язмыш бик катлаулы, революцияләр һәм сугышлардан торган дәһшәтле егерменче гасырга туры килде. Шул вакыйгаларда миллионлаган ватандашларыбызның язмышы сыналды. Дистәләрчә миллионлаган кеше сугыш кырларында һәлак булды, соицалистик үзгәртеп кору хакына барган ызгыш – талаш корбанына әйләнде. Мин, бу вакыйгаларда катнашкан кеше буларак, аларны киләчәк буыннарга җиткерергә тиеш дип саныйм. Тарихта калган хаталарны киләчәктә кабатламас өчен кирәк бу. Ягъсүф абыйның китаплары үзе бер тарих. Авылыбызның менә шундый күренекле шәхесе булу белән мин бик тә горурланам

8А классыннан Зиязетдинова Адиля, горурлана башлаганчы, бәлки, беренче эш итеп, авылдашыңның берәр китабын кулга тотып карап, исем-фамилиясен татарча дөрес итеп язарга өйрәнерсең?--Әмир (бәхәс) 26 апр 2021, 13:37 (UTC)[җавап бирергә]
Кумирыгыз хәреф бете, бәйләнчек, көнче, начальство алдында койрык болгап, Шәйми бабай белән танышлыктан файдаланып, гади кешеләрне кыерсытып торган бер әдәмчек иде. Юк-бар белән мәктәп баласына бәйләнеп, үзегезнең Долмаган улыннан ерак китмәвегезне күрсәттегез. 178.205.52.175 7 фев 2024, 03:08 (UTC)[җавап бирергә]