Бәхәс:Яңа Юл районы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Юл районы latin yazuında])

Кулланучы:Гилаев Айнур, бу мәкаләне тулыландырам, дип, Ворошилов районы белән бутап бетергәнсез:

  • Нурмый Шәрипов Яңа Юл районында туа алмый, 1925 елгы, Яңа Юл районы ясалганчы, 1944 елда вафат булган. Зөһрә Сәхәбиева да Ворошилов районында туган. Бу мәгълүматлар энциклопедияләрдә теркәлгән.
  • тирә-якта чуашлар күпләп яшәгән бер авыл да юк. Чуашлар яши торган Каран-Азик, Яңа Юл районы төзелгәнче, 1957 елда Ворошилов районыннан Минзәлә районына күчкән.
  • нәрсә дигән сүз ул «гадиләштерелгән» (ТАССР гадиләштерелгән административ-территориаль берәмлеге). Бу терминга берәр АИ бармы? Юк икән, яки русчадан аңлаешсыз, мәгънәсез тәрҗемә икән, барлык кул тыккан мәкаләләрегездә бетерергә кирәк булачак.--Әмир (бәхәс) 21 мар 2021, 16:39 (UTC)[җавап бирергә]

Җавап кайтару[вики-текстны үзгәртү]

Кулланучы: Әмир, иң элек Ворошилов һәм Яңа юл районнары турында әйтеп китәсем килә:

  • Ворошилов Районы 1935 елның 10 февралендә оеша һәм 1957 елның 29 ноябрендә аның исеме Яңа Юл районы итеп үзгәртелә. Бу мәгълүмат энциклопедияләрдә һәм фәнни популяр мәкаләләрдә теркәлгән. Минем фикеремчә, районның исеме алышыну, шул районга бернинди дә йогынты ясамый, һәм Ворошилов районы турында булган мәгълүмат белән Яңа Юл районы турындагы мәгълүматне бер мәкаләдә теркәүне хатага санамыйм, шуңа өстәп, районның исеме алышыну турында мин мәкаләдә дә яздым. Ә битнең исемен Яңа Юл районы итеп куйдым, чөнки районның соңгы исеме шундый булган.
  • Нурмый Шәрипов Ворошилов районында (1957 елдан Яна Юл районы) тумаса да, ул, үз гомеренең бер өлешен Ворошилов районының (1957 елдан Яна Юл районы) Казаклар авылында үткәргән, ягъни анда укыган, соңыннан, 1940 елга кадәр, Ворошилов районы (1957 елдан Яна Юл районы) үзәгендә (Теләнче-Тамак) белем алган. Бу мәгълумат Нурмый Шәриповның шәхси битендә теркәлгән.
  • Зөһрә Сәхәбиева инде нәкъ Ворошилов районында (1957 елдан Яна Юл районы) туган. Ни өчен районнар бер үк икәнен өстәрәк расладым.
  • Чуашлар турындагы мәгълуматны мин 1939 елгы халык санын исәпкә алу турындагы документка таянып яздым, ә ул вакытта районда чуашлар әле булган. Төллек өчен шул документка сылтама да калдырдым.
  • Соңгы кисәтүегез белән инде килешәм, минем игътибарсызлык хатасы.
Кулланучы:Гилаев Айнур, үз фикерегезне якларга тырышуыгыз әйбәт. Әлеге районнарга кагылышлы яңа мәгълүматлар өстәвегезгә каршы түгел. Безнең өчен АИ булган Татарский энциклопедический словарьда язылганча, мин Яңа Юл районына 29.11.1957 ― 12.10.1959 арасында булган вакыйгаларны гына кертү ягында. 10.2.1935 ― 29.11.1957 аралыгында булган вакыйгалар Ворошилов районында калсын. Мин моны әлеге мәкаләләрне башлап язучы буларак та, мәкаләдәге фотоларны йөкләүче буларак, ягъни Теләнче-Тамакны аркылыга-буйга йөреп чыккан кеше буларак та әйтәм. Сез Чаллы тирәсеннән түгелдер?--Әмир (бәхәс) 21 мар 2021, 18:57 (UTC)[җавап бирергә]
юк, Чаллы яклары белән бик яхшы таныш түгел