Бәхәс:Җаек (шәһәр)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җаек (шәһәр) latin yazuında])

Уральск шәһәре түгелмени? Тукай аны ничек атады? Минемчә, Җаек атамасы тик Урал (иске. рус. Яик) елгасы өчен куллана. --Ерней 25 мар 2011, 15:53 (UTC)[җавап бирергә]

Шәһәрнең Пугач явына кадәр исеме Яицкий городок. Пугачев гаскәренең бер кирмәне, ныгытмасы булганга, Әби Патша "Яик" исемен онытсыннар өчен, Уральск дип үзгәрткән...
Тукай аны Уральски дип атаган. Ул гына түгел, әлбәттә, бар замандашлары Җаек һәм Уральски дип сөйләшкән. Ә шәһәрнең хәзерге атамасы - Орал. Мантыйк буенча, шәһәр исеме Орал булырга тиеш. Әллә шуңа үзгәртәбез? Тукай вариантына килгәндә, Уральск булырга тиеш түгел, Уральски булырга тиеш. Сез кайсына риза? Айдар Шәйхи
Минемчә, Уральск, Уральски сүзендә и — кушымча гына, шәһәрләр исемнәре ахырында ск, цк хәрефләре булса, ул куллана. Уральскида, Троицкига һ.б. --Ерней 25 мар 2011, 16:56 (UTC)[җавап бирергә]