Бәхәс:155 нче гимназия (Казан)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/155 нче гимназия (Казан) latin yazuında])

Хөрмәтле кулланучы Алсу, Сез яза башлаган мәкалә тәмамланмаган хәлдә. Википедия кагыйдәләре буенча, мәкаләдә язылган мәгълүматлар икенчел чыганакларга сылтамалар белән расланырга тиеш икәнне беләсез булыр. edu.tatar.ru — беренчел чыганак, мәктәпнең рәсми сайты. Мәкаләдә телгә алынган «Иң шәп мәктәп - 2005», «Татар егете» бәйгесендә һ. б. җиңүләр турында башка сайтларда, газета-журналларда (русча да ярый) язылган мәгълүматлар, мәкалаләр бардыр, менә шуларга сылтама белән мәкаләне тулыландырырга кирәк. Хәзергә ул ВП:Әһәмиятлелек принцибына туры килеп бетми. Мәктәп Казанның башка мәктәпләреннән ни белән аерыла? Уңышлар теләп,--Әмир (бәхәс) 11 апр 2020, 15:37 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле кулланучы Алсу, Валерьян Фәритович турында да мәкалә язасыгыз килмиме. Илсур Гәрәевич турында мин язган идем. Сез әлеге мәктәптәге хәлләрне яхшы беләсез кебек.--Әмир (бәхәс) 23 апр 2020, 20:27 (UTC)[җавап бирергә]
Сәлам, Әмир! Чыганакларның берсен яңадан укып карадым, һәм Валерьян Фәритовичның мәктәпкә турыдан туры катнашы булмаганын ачыкладым. Кичә Наил Равилевич белән бер танышыма күрешергә туры килгән иде, бу турыда сорашты һәм минем сүзләремне раслады инде, булып чыга... Әмма Валерьян Фәритович турында язудан баш тартмыйм. --Алсу.Зарифова (бәхәс) 24 апр 2020, 09:34 (UTC)[җавап бирергә]
Исәнмесез, нигәдер Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районы дип язмаганнар. Шулай дип язабыз кебек. A.Khamidullin

Исәнмесез, Абдулла әфәнде! Edu.tatar сайтында Яңа-Савин районы дип язылгач, мин дә шулай язырга булдым--Алсу.Зарифова (бәхәс) 26 апр 2020, 07:43 (UTC)[җавап бирергә]