Бәхәс:Borınğı bolğar tele

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Borınğı bolğar tele latin yazuında])

Мөселман манарасы рәсемен мәкаләдән чыгарырга тәкъдим итәм — Борынгы болгар теле һәм мәдәнияте мәҗүсилек һәм тәңречелек мохитендә формалашкан, дунай болгарлары исә христианлыкны кабул иткән. -- frhdkazan (бәхәс) 25 сен 2015, 17:59 (UTC)[җавап бирергә]

Шушы рәсем Идел буе Болгары дәүләте турында бүлектә куйдым, ул дәүләт 922 елда Ислам динен кабул иткән, һәм барлык Идел буе болгар язмалары мөселманнар кабер ташъязмасында гына табылган, алар гарәп әлифбасында язылган. Идел буе болгарларының табылган язмалары тик Исламга кагылышлы, руник язмалар әлегә табылмаган.--Kitap (бәхәс) 25 сен 2015, 18:06 (UTC)[җавап бирергә]

Тел белән дин төрле нәрсә. Болгар руннарына килгәндә, ялгышмасам, Биләр буендагы Изгеләр чишмәсендәге музеенда күрдем. -- frhdkazan (бәхәс) 25 сен 2015, 18:11 (UTC)[җавап бирергә]
Ниндидер рәсем яки чыганак кирәк. Ләкин әлегә барлык укылган болгар телендәге язмалар тик мөселман кабер ташъязмасыннан алынган. Татарстандагы руник язмалар рәсеме мәкалә өчен бик файдалы булачак.--Kitap (бәхәс) 25 сен 2015, 18:25 (UTC)[җавап бирергә]
Кабан шәһәрлеге мәкаләсеннән күчерелгән кабер ташы рәсемендәге язу огур телләренә керүче борынгы болгар телендә түгел, иске татар теленә нигез биргән төрки булуына охшаш (расшифровкасына кара). Ягъни, ул монда урынсыз һәм аның моннан күчерергә зарур. -- frhdkazan (бәхәс) 25 сен 2015, 19:25 (UTC)[җавап бирергә]
Язмада болгар бикәсе турында сүз бара, расшифровка тик урысча бирелгән, анда иске татар теле хакында мәгълүмат юк.--Kitap (бәхәс) 25 сен 2015, 19:43 (UTC)[җавап бирергә]
ﺒوُﻟﻌﺎﺭ ﺒﻳﻜﻪﺳئ ﺋﺎﻟﺗﺌن-ﺒوُﺭﺗﺌﻙ (۱۲۹۷) ﻗﻪﺒﺌﺭ ﺗﺎﺷئ. ﻗﺎﺒﺎﻧﺗﺎو ﺷﻪﻬﻪﺭﻟﺌﮔئ = Болгар бикәсе Алтын-Бөртек (?-1297) кабер ташы, (әлифба гына аерыла). Өстәвенә, бу бикәнең үлү елы аның Алтын Урда дәүләтендә яшәгән мөселман элита вәкиле булуын күрсәтә — ягъни укымышлы, прогрессив һәм прагматик (идеалист түгел) кеше булырга тиеш. Идел буе Болгары элитасы да үз балаларын укытуда, әдәбиятта (Кол Гали) һәм башка эшчәнлегендә борынгы болгар бабаларының теленә караганда кыпчаклар теленә (иске татар теле) өстенлек биргәндә, Алтын Урда чорында исә болгар телендә язылганны киләчәк буыннар укый алачак дип уйлау — фантастика өлкәсеннән. Алып куябызмы?-- frhdkazan (бәхәс) 25 сен 2015, 20:07 (UTC)[җавап бирергә]

Христианлашып славянлашкан Дунай болгарларны һәм исламлашып кыпчаклашкан Идел буе болгарларны борынгы бабалары телләрен онытырга беркем мәҗбүр итмәгән, үзләре прогрессивлырак һәм прагматик максатлары өчен уңайлырак телләргә күчергә булдылар. Башкаларга караганда борыңгы бабаларының мәҗүси/тәңречелек ышануларын иң озак саклаган суарларның теле азрак үзгәрүе аркасында гына, борыңгы болгар теленең нәрсәгә охшаш булуын юрарга була. -- frhdkazan (бәхәс) 25 сен 2015, 20:27 (UTC)[җавап бирергә]

Сез әйткән сүзләр - чуашлар милләтчеләренең рәсми карашы, "без генә болгарлар, ә сез монголлар" - бу акылсыз фикер. Һәрбер абруйлы китапта, чыганакта Идел буе Болгары - Ислам дәүләте булган дип язылган, шуңа күрә гарәп әлифбасы, хакимнәр исемнәре, мигъмарияте - мөселманныкы, һәм р-төрендәге болгар теле нәкъ мөселман каберләрендә табылган. Мөселман каберләренә чуашларның катнашы юк, алар көчләп чукындырылган элек булган мәҗүси халык, Алмыш хан карары белән килешмәгән көнбатышка күченгән кабилә, ә Идел буе Болгарының дәүләтчелеге - Ислам динен кабул иткән Болгар, Суар, Казан, Бүләр, Җүкәтау һ.б. шәһәрләренә таянган дәүләт.--Kitap (бәхәс) 25 сен 2015, 20:45 (UTC)[җавап бирергә]
Фикерегез белән килешеп булмый, Мөэмин ибн Әхмәд#Болгар феодаль сугышы нәтиҗәләре кара. Шулай ук, Идел буе Болгары ыруг-кабиләләре арасына, болгарлар һәм суарлардан тыш, шулай ук бәрәнҗәрләр, барсиллар (ru) һәм биләрләр (cs) дә керүләре билгеле. Болгар сүзенең мөмкин тәрҗемәләре арасында биш төркем/кабилә варианты да очрый. -- frhdkazan (бәхәс) 25 сен 2015, 21:15 (UTC)[җавап бирергә]
Риваять буенча һәм тәңкәләр буенча Суарда торган кайбер кешеләр Ислам динен кабул итәргә баш тартканнар һәм Алмыш хан карары белән килешмәгәнгә күрә, көнбатышка күченгән, риваять буенча алар - чуашларның бабалары булгандыр. Ләкин тик Алмыш ханга буйсынган, Ислам динен кабул иткән болгарлар Идел буе Болгары дәүләтчелеген булдырганнар, шуңа күрә гарәп әлифбасы, мөселман архитектурасы, хакимнәр мөселман исемнәре бу дәүләткә хас булган. Фикерегезгә бик каршы булмыйм, чуаш халкы татар халкына кардәш халык, ләкин аларның Идел буе Болгары дәүләтенә катнашы юк, бәлки вакыт-вакыт ул дәүләткә буйсынган халык, ләкин көнбатышка күчеп, мәҗүсилектә калып, Болгарстанның сәяси, мәдәни, хәрби тормышында катнашмаган.

Ә болгарлардан тыш барсиллар, бүләрләр, бәрәнҗәрләр, суарлар хәттә бортаслар, хәзәрләр һәм маҗарлар кабиләләре татар халкын формалашуда үз ролен уйнаганнар. Һәм алар турында мәкалә булачак.--Kitap (бәхәс) 26 сен 2015, 16:44 (UTC) --Kitap (бәхәс) 26 сен 2015, 16:44 (UTC)[җавап бирергә]

Сабан туе һәм Җыен - Идел буе болгарлары борынгы бәйрәмнәре, алар чуашларда юк. Тагы дәлил.--Kitap (бәхәс) 25 сен 2015, 20:58 (UTC)[җавап бирергә]