Бәхәс:Jan-Jak Russo

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Jan-Jak Russo latin yazuında])
«Jan-Jak Russo» мәкаләсе һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлегенә керә.
Аны сайланган мәкалә статусына җиткерү — Татар Википедиясе мөһим бурычларының берсе.

«Jan-Jak Russo» mäqäläse härber tel bülegendä bulırğa tieşle mäqälälär isemlegenä kerä.
Anı saylanğan mäqälä statusına citkerü — Tatar Wikipediäse möhim burıçlarınıñ berse.


Латин графикасын кулланып язучыларга соравым бар: ник ия, Франция сүзләре яңа кабул ителгән латин графикасында һәм Frantsiä була? Кириллицада бу сүзләр иә һәм Франциә дип язылмый, әйтелеше дә ийә, Францийә дип әйтелә. Минемчә iyä һәм Frantsiyä булырга тиештер, түгелме? Бу язылыш каян килеп чыкты. -- Marat Vildanov (бәхәс) 7 апр 2014, 13:17 (UTC)[җавап бирергә]

Рәсми рәвештә ТР тарафыннан кабул ителгән Татар теленең орфографиясе буенча "[i] һәм [ә] авазлары арасында [y] ишетелгән кебек булса да, аны экономия принцибыннан чыгып, язуда күрсәтмиләр (тагын 31 нче параграфның искәрмәсен, 33 нче параграфның 2 нче искәрмәсен карагыз)." (алынган өзек) Тулы Татар теленең орфографиясе (латинча) Tatar teleneñ orfografiäse мәкаләсендә китерелгән (анда "TATAR TELENEN̨ ORFOGRAFİӘSE", Qazan, Mәğәrif nәşriәte китабының күчермәсе). Рус телендә Татар латин әлифбасы кагыйдәләре кыскача китерелгән. Шулай ук ие - ie (iye түгел!), ию - iü (iyü түгел!) дип языла (көнбатыштан килгән сүзләрдә генә июнь, июль - iyün iyül дип языла)

--Kitap (бәхәс) 7 апр 2014, 14:19 (UTC)[җавап бирергә]