Бәхәс:Qimmätle käğäz

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Qimmätle käğäz latin yazuında])

Хөрмәтле Kitap, әле генә Сез юкка чыгарган (кириллча) мәкаләне берәр җирдән укып буламы? Бәлки, Сез язган латинча мәкаләне кабатламагандыр. Мәкаләне, исемен генә алыштырып, саклап булмас иде микән, яңа кулланучы тырышкан бит.--Әмир (бәхәс) 25 июн 2017, 13:54 (UTC)[җавап бирергә]

    • Күптән инде конвертор турында сүз бара, ул автоматик рәвештә күчерә, КазакъВикидә шулай, ләкин алар тик кирил текстын яза беләләр, латинча, гарәпчә бөтенләй язмыйлар, ләкин уку мөмкинлеге бар. Безгә конвертор да ясарга кирәктер, ләкин скрипт-белгечләре юк. Латинчадан кирилчага махсус интернет-конвертор бар: ТатЛат-Кир, ләкин кабул ителгән кагыйдәләр буенча ТатВикидә тик бер графикада мәкалә булырга тиеш, әлеге кагыйдә 2013 елдан көчтә керде, моңарчы ТатВикине игезәкләр өчен бик тәнкыйтьләгәннәр, шуңа күрә ул чара кабул ителде. Илвир ясаган кирилча бит - латинчаның сүзгә-сүз игезәге --Kitap (бәхәс) 25 июн 2017, 14:14 (UTC)[җавап бирергә]
      • Илвир ясаган сүзгә-сүз (кирилча) тәрҗемәне латинча Сез ясаган битнең иң астына урнаштырырга (=Кириллча варианты= дипме) бер кагыйдә дә тыймый бугай. Кешенең эшләгән эше дә югалмый, латинча укый белмәгән кешегә дә укырга җиңел. Барлык кешенең дә (шул исәптән миннеке дә) күзе Сезнеке сыман латинчага күнекмәгән. Минем Сәет Дашук турындагы хезмәтемнең нәкъ шулай җиңел генә юкка чыгуына һаман да ачуым басылмаган.--Әмир (бәхәс) 25 июн 2017, 14:58 (UTC)[җавап бирергә]