Бәхәс:Tatar teleneñ orfografiäse

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Tatar teleneñ orfografiäse latin yazuında])

Бу мәкаләдә кулланылган орфография кагыйдәләренең версиясе билгеле түгел[вики-текстны үзгәртү]

менә дәлилләр: 2000-март-3,10,14,30 дә каралганнан соң 2000-апрель-6 да фәннәр академиясендә гарәп сүзләрендә ахырда була торган ый кушымчасын һәрвакыт и дип язу кабул ителә:

2000-апрель-25 тә фәннәр академиясендә гарәп сүзләрендә ахырда була торган ый кушымчасын кайвкытта ый, кайвакытта и дип язу кабул ителә:

23.08.2000 МКның 618 нче карары белән дә орфография кагыйдләре чыккан, 23.12.2000 дә МКның 882нче карары белән төзәтелгән орфография кагыйдәләре чыккан:

882 нче карар 618 нче карарны гамәлдән чыгарган: http://zakon-region3.ru/2/187755/

кагыйдәләрнең шул вакытта чыккан версиясе, (конкрет кайсысы икәнен белмим):

2001-май-25 тә җибәрелгән укытучылар тәкъдимендә ый белән и язылышы кагыйдәсендә ниндидер кимчелек барлыгы әйтелә:

2001-июнь-22 дә фәннәр академиясе гарәп-фарсы кушымчасында ый белән и не һәрвакыт и дип язуны кабул итә:

төзәтелгән кагыйдәләрнең бер өлеше:

ләкин, игътибар, бу сканнардан бу 2001 кагыйдәләренең фәннәр академиясе тәкъдиме икәне генә күренә, ТР КМ аны кабул иткәнме, юкмы икәне күренми. Мирфатыйх Зәкиевнең китабыннан мин ул мәгълүматны тапмаган идем дә бугай. Алла бирса, тагын ул китапны китапханәгә барып карармын, анда булмаса, берәр кая емейл язып сорармын, кабул ителгәнме ул, әллә юкмы.

"от 29 января 2013 г. N 38" карары "от 23.12.2000 N 882" карарын гамәлдән чыгарган: http://docs.cntd.ru/document/463301135

шуннан аңларга була, Мирфатыйх Зәкиев 2004 тә язган, 2005 тә чыккан китабында чыгарган-күрсәткән кагыйдәләр, аларның төзәтелгән варианты - рәсми рәвештә кабул ителгән кагыйдәләр түгел, ә бары тик фәннәр академиясе чыгарырга теләгән версия.

--QDinar (бәхәс) 17 дек 2017, 13:23 (UTC)[җавап бирергә]

Кулланучы:Kitap, син Википедия:Бәхәслек/Архив/01.2015-10.2015#мин_конвертер_ясыйм._бәлки_сезнең_раславыгыз_булышыр да күрсәткән 4 файл МКның 23.08.2000 дагы 618 нче карары белән чыккан орфография кагыйдәләреме, 23.12.2000 дәге 882нче карары белән чыкканмы? анысы язылмаган булса... кайчан пичәтләнгән? әмма карар номеры язылгандыр инде ул. --QDinar (бәхәс) 21 дек 2017, 13:30 (UTC)[җавап бирергә]

ул 882нчедер, чөнки 2000-апрель-25 фәннәр академиясе карарында ый белән и кагыйдәсе ул кадәр төгәл булмаган, 618нче карар шуны, апрель-25 вариантын кабул иткән булгандыр. --QDinar (бәхәс) 21 дек 2017, 17:32 (UTC)[җавап бирергә]