Бәһаʼи һәм Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәһаʼи һәм Һинд дине latin yazuında])

Һинд дине Бәһаʼи ышануында тугыз мәгълүм диннәрнең берсе булып танылган.[1] Кришна Ходай Манифестацияләре дәвамлылыгына кертелгән.

Бәһаʼи язмаларында искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәһаʼү'лла Һинд дине белән таныш булган, бу Мирза Әбу'ль-Фадлның скрижаленнән ачык мәгълүм, аның инглиз тәрҗемәсе Берлек Гыйбадәтханәсе томына кертелгән булган. Скрижалендә Бәһаʼү'лла Манекдҗи Лимдҗи Хатарианың Һинд дине һәм Зәрдөштлек буенча сорауларына җавап биргән. Темаларга чагыштырма дин кергән, һәм ачык түгел булып калучы рәвештә Бәһаʼү'лланың Һинд дине һәм башка диннәр турында дөнья диннәренең берлеген ничек аңлаганы турында аңлатма бирүче әңгәмәдән тора.[2]

Башка скрижальдә (Өзекләрдән нәшер ителгән, LXXXVII бүлек) Бәһаʼү'лла Адәмгә кадәр тарих буенча язмалар булмау турында сүз алып барган. Биредә ул синкретик фәлсәфи текст Йога Васиштханың фарсы теле тәрҗемәсе булган Җаг-Басиштка сылтама ясый.[2] Тәрҗемә безнең эраның уналтынчы гасырында Могол династиясе чорында ясалган булган һәм шуннан бирле Фарсы илендә Һинд-Фарсы кызыксынулары белән интеллектуаллар арасында популяр булып киткән.[3] Йога Васиштханың бүлеге Бһусунда хикәясендә Һинду космологиясендә тасвирланганча җир тарихында чорлар дәвамлылыгы китерелә. Хуан Коул раслаганча бу Барлыкка китерү даталавында, Бәһаʼү'лла кыскадан озын хронология теориясен хуп күреп тәэмин итә дигәнне аңлата.[2]

Dawn of a New Day, p. 198-да нәшер ителгән Шоги Эффендидан хатта шулай дип раслана:

"Сезнең Һинд динен өйрәнүегез буенча. Һиндстанда моның һәм башка күп диннәрнең килеп чыгышы безгә алай ук билгеле түгел һәм хәтта Шәркыять белгечләре һәм диннәр өйрәнүчеләре аларның бу өлкәдә өйрәнү нәтиҗәләре буенча тәмам мәгълүматка ия түгел. Бәһа'и язмалары хосусан хәзерге көндә Һиндстанда булган бу форма диннәр турында искә алмый. Шулай итеп, Гардиан бу тема буенча Сезгә тәләсә-нинди билгеле һәм тәфсилле мәгълүмат бирү мөмкин түгел дип хис итә. Шулай да, ул Сезне шул өлкәдә өйрәнүләр алып барырга өндәр иде, гәрчә Һиндуларга Юллама китерү карашы белән аның гаять зур булуы шактый аңлаудан яздыра...."

Тәгълимат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ходай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд динендә, Брахман Абсолют Чынлык дип ышаныла. Followers of Веданта тарафдарлары Брахманны һәр җан (атман) өлеше булган шәхси булмаган чынлык итеп күрәләр. Һинд диненең Вишнуизм һәм Шиваизмны керткән теистик традицияләр Браһманны шәхси Ходай итеп күрәләр, алар аны Бһагван яки Ишвара (Ходай) дип таныйлар.[4] Бәһаʼи тәгълиматы буенча, бу аерылып торучы карашлар барысы да гамәлдә һәм Абсолют Чынлыкка төрле карашларны чагылдыра.[5]

Аватарлар һәм Ходай Манифестацияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд дине дә, Бәһаʼи ышануы да Ходай үзен төрле вакытларда һәм урыннарда манифестацияли дип өйрәтә. Бу юллама тапшыручылар өчен Һинд динендә Аватарлар төшенчәсе һәм Бәһа ʼи тәгълиматында Ходай Манифестацияләре төшенчәсе кулланыла.[6] Шулай да, аерма булып, Һинд динендә Аватарлар кеше формасында үзе һәм шулай итеп илаһи, шул ук вакытта Бәһаʼи тәгълиматы Ходай Манифестацияләре Ходай түгел, ә аның вәкилләре булганны ассызыклый.[чыганагы?]

Илаһлар һәм сурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд динендә сурәтләр һәм муртилар (сыннарда) сурәтләнгән күп Илаһлар табыныла. Күп Һиндулар бу барлык Илаһлар бер Ходай, Брахманның төрле аспектларын чагылдыра дип ышана. Бәһаʼи тәгълиматы раслаганча кеше олылык стадиясенә җиткән көндә, Ходай фикерен формалаштыру өчен сурәтләр бүтән кирәк булмаячак дип раслый.[7]

Әхлакый һәм мораль тәгълимат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд дине һәм Бәһаʼи ышануы әхлакый һәм мораль тәгълиматында күп охшашлыклар бар. Боларга табыну буларак уйлану, бәйле булмау, ышану, мәхәббәт, көч кулланмау, сафлык, ата-аналарга ихтирам, закончылыкка омтылу, үзеңне контрольдә тоту, дөрес сөйләм, урламау, хакыйкать, дәрәҗә, табыну темаларын кертә.[8]

Бәһаʼи тәгълиматының Һинду контекстына адаптация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960-ынчы еллардан бирле Һиндстан Бәһаʼи җәмәгатенең тиз үсүенә авылда яшәүче кешеләрнең Бәһаʼи тәгълиматының ачык Һинду контекстында аларга охшаш принципларны һәм телне кулланып адаптация йогынты ясаган:[9][10]

  • элеккеге Ходай Манифестацияләре яки Аватарлар буларак Будда һәм Кришна фигураларын ассызыклау;
  • Бһагавад Гита кебек Һинду язмаларына искәрмәләр;
  • мөмкин булган урыннарда Санскритка нигезләнгән төшенчәләрне Гарәп һәм Фарсычага алыштыру (мәсәлән, Bhagavan Baha for Бәһаʼү'лла өчен Бһагаван Баһа), һәм Һинд диненең җырына (бхаджаннар)[11] һәм изге урыннар, каһарман фигураларга һәм шигъри сурәт әдәбиятына кертү;
  • Бәһа'и язмаларының бу чор вакытында пәйда булган Һинди тәрҗемәләре, алар шул кадәр күп Санскрилаштырылган, бу аларның Һинду булмаган алдан килүчеләрен тануны авыр итә.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Buck, Christopher (1986). A Unique Eschatological Interface: Baha'u'llah and Cross-Cultural Messianism, published in: In Iran: Studies in Babi and Baha'i History vol. 3, ed. Peter Smith, pp. 157-179. Kalimat Press, Los Angeles.
  2. 2,0 2,1 2,2 Cole, Juan R. I. Baha'u'llah on Hinduism and Zoroastrianism: The Tablet to Mirza Abu'l-Faḍl Concerning the Questions of Manakji Limji Hataria.
  3. Cole, Juan R.I. "Iranian Culture and South Asia, 1500-1900". in: Keddie, Nikki (ed.). (2002). Iran and the Surrounding World: Interactions in Culture and Cultural Politics. pp. 22-23
  4. Momen, 1990, pp. ix
  5. Momen, 1990, pp. 1–5
  6. Momen, 1990, pp. 5–9
  7. Momen, 1990, pp. 11–12
  8. Momen, 1990, pp. 13–21
  9. Smith, Peter (2000). "Indian religions". A concise encyclopedia of the Baháʼí Faith. Oxford: Oneworld Publications. pp. 195. ISBN 1-85168-184-1. https://books.google.com/books?id=pYfrAQAAQBAJ. 
  10. Garlington, William. The Baha'i Faith in India: A Developmental Stage Approach, Occasional Papers in Shaykhi, Babi and Baha'i Studies, No. 2 (June, 1997).
  11. Garlington, William. The Baha'i Bhajans: An example of the Baha'i Use of Hindu Symbols, Occasional Papers in Shaykhi, Babi and Baha'i Studies, Vol. 2, No. 1 (January, 1998).


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвам итеп укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]