Бәһиҗә Боран

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәһиҗә Боран latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәһиҗә Боран
Б.С.Боран.jpg
Төркия эшче фиркасе рәисе
Вазыйфада
1970 ел – 1972 ел
Төркия парламенты әгъзасы
Вазыйфада
1965 ел – 1969 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 1 май 1910(1910-05-01)
Төркия байрагы Госманлы империясе, Бурса
Үлгән 10 октябрь 1987(1987-10-10) (77 яшь)
Бельгия байрагы Бельгия, Брюссель
Сәяси фирка ТЭФ
Белем Мичиган университеты

Бәһиҗә Боран, Бәһиҗә Садыйк кызы Боран (төр. Behice Boran; 1910 елның 1 мае, Госманлы империясе, Бурса1987 елның 10 октябре, Бельгия, Брюссель) — Төркия сәясәтчесе, галимә-социолог, марксизм теоретигы. Төркия эшче фиркасе рәисе (төр. Türkiye İşçi Partisi Genel Başkanı, 1970—1972). Төркия тарихында беренче хатын-кыз – социолог һәм фирка рәисе булган беренче хатын-кыз.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елның 1 маенда Госманлы империясенең Бурса шәһәрендә мөһаҗир Казан татарларының өч балалы гаиләсендә төпчек бала булып туган. Әтисе Садыйк белән әнисе Маһирә 1890 елда Россия империясеннән Бурсага күченеп килгән һәм ашлык сәүдәсе белән шөгыльләнгән[1].

Истанбулда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе аң-белемле, мәгърифәтле кеше булган һәм балаларының чит телләр өйрәнүен теләгән. Бәһиҗә башлангыч белемне Бурсада алган. Греклар Бурсаны яулап алгач, гаиләсе белән Истанбулга күченеп килгән. Истанбулда әтисе кызын француз мәктәбенә яздырган. Әлеге мәктәп ябылгач, Бәһиҗә Арнавуткөйдәге(рус.) Америка кызлар колледжында укуын дәвам итә. 1927 елда урта мәктәпне, 1931 елда лицей программасын тәмамлый. Әлеге уку йортын бик яхшы билгеләргә бетергән беренче кыз бала була. Маниса(рус.) урта мәктәбендә инглиз теле укыта башлый.

Мичиган университеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Америка кызлар колледжындагы тарих укытучысы ярдәме белән Американың Мичиган университетына укырга чакыру ала. 1934 елда Мичиган университетында социология фәнен өйрәнә башлый. 27 яшендә беренче тапкыр Карл Маркс исемен ишетә. Университет китапханәсендә Карл Маркс, Фридрих Энгельс, Владимир Ленин әсәрләрен өйрәнә.

1939 елның февралендә социология докторлыгына диссертация яклап, Төркиягә әйләнеп кайта. Ул — АКШта докторлык дәрәҗәсен алган беренче Төркия хатын-кызы[2].

Әнкарада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның маеннан Әнкара университетының тел, тарих, география факультетында социология доценты вазыйфасында студентларга белем бирә. Аның кызыклы дәресләренә башка университетлардан да студентлар йөри. Социология буенча «Toplumsal Yapı Araştırmaları: İki Köy Çeşidinin Mukayeseli Tetkiki» китабын яза.

Француз һәм инглиз телләрен камил белгән Бәһиҗә Боран тәрҗемә белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, Платонның «Дәүләт кешесе»н тәрҗемә итә. Төркия милли мәгариф министрлыгы журналы өчен дә тәрҗемәләр эшли.

Тыелган Төркия коммунистлар фиркасе әгъзасы була. 1951 елда әлеге фирка структуралары таркатылганчы, аның сафында була.

1941 елда социолог-фикердәшләре белән сул карашларны алга сөрүче атналык «Yurt ve Dünya» журналы нәшер итә башлый һәм басманың баш мөхәррире була. 1943 елда әлеге басмадан читләшеп, «Adımlar» журналы нәшер итүгә керешә.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Төркиядә сул караштагы оппозиционерларны эзәрлекләү башлана. Төркия милли мәгариф министрлыгына 67 кул куелган хат килгәч, Бәһиҗә Боран һәм аның коллегалары университеттан куыла. Чит илләргә китеп, билгеле галимнәргә әверелгән фикердәшләреннән аермалы буларак, Бәһиҗә Төркиядән китми, сәяси эшчәнлекне дәвам итә.

Истанбул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнкарада эшен югалткач, алар Истанбулга күченә һәм тәрҗемәләр бюросы оештыра.

1950 елның 14 июлендә Төркия тынычлык сөючеләр җәмгыятен оештыруда катнаша, җәмгыятьнең рәисе итеп сайлана. Аднан Мендерес(рус.) хөкүмәтенең Төркияне Корея сугышына катнаштыру сәясәтенә каршы чыккан өчен 15 айга кулга алына.

1962 елда яңа оешкан сул социалистик фирка – Төркия эшче фиркасенә (төр. Türkiye İşçi Partisi) керә. 1965 елда әлеге фиркадән (Шанлыурфа иленнән) Төркия парламенты – Бөек Милләт мәҗлесенә депутат булып сайлана[3]. Берничә срок Төркиянең Аурупа парламентындагы вәкиле булып тора.

1970 елдан — Төркия эшче фиркасе рәисе.

1971 елгы дәүләт түнтәрелешеннән соң, илдә сәяси фиркаләр эшчәнлеге тыела. ТЭФ җитәкчелеге кулга алына. Бәһиҗә Боран 15 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1974 елда амнистия буенча иреккә чыккач, эшчеләр фиркасен яңадан торгыза.

Мөһаҗирлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елгы хәрбиләрнең дәүләт түнтәрелешеннән соң, илдә сәяси фиркаләр эшчәнлеге яңадан тыела. Бәһиҗә Боран берничә ай өй сагында тотыла. Сәламәтлеге начараю сәбәпле, чит илгә чыгарга рөхсәт ала. 1981 елда, Ватанына кайтмауны сылтау итеп, Төркия ватандашлыгыннан мәхрүм ителә, мөһаҗирлектә яшәргә мәҗбүр була. Софияда, Брюссельда, Дюссельдорфта яши. 1987 елның 10 октябрендә Брюссельда йөрәк җитешсезлегеннән вафат була. Истанбулның Зынҗырлыкую зиратында җирләнгән.

Б. Боран социология өлкәсендә бик яхшы аналитик булу өстенә, шактый зур фәнни һәм публицистик мирас калдырган, шулай ук Әфләтун, Джон Стейнбек, Говард Фаст һәм Харли Гранвилл-Баркерны тәрҗемә иткән.

Социализм теориясе һәм практикасының универсальлеген, контекстына карамастан, даими яклап килә.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Toplumsal Yapı Araştırmaları (1945), Türkiye ve Sosyalizm Sorunları (1968), Savunma (Türkiye Sosyalist Hareketi Tarih Dizisi / Belgeler, İstanbul 1992).

Тәрҗемәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Devlet Adamı (Platon’dan, 1944), Harley - Voysey Mirası (Granville-Barker’dan, 1946), Sardalye Sokağı (John Steinbeck’ten, 1964), Hürriyet Yolu (Howard Melvin Fast’tan 1966)

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Büyük Larousse Ansiklopedisi (1969-1973), Grolier İnternational Americana Encyclopedia (1993), Görsel Büyük Genel Kültür Ansiklopedisi (1999), Çiler Keleş / Behice Boran'ın İletişim Alanına Katkıları (21 Mart 2003), İhsan Işık / Resimli ve Metin Örnekli Türkiye Edebiyatçılar ve Kültür Adamları Ansiklopedisi (10 cilt, 2006).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елда грек теленнән тәрҗемәче булып эшләгән, мөһаҗир чиркәсләр токымыннан булган Невзат Һаткога (төр. Nevsat Hatko, 1972 елда параличланган, 1981 елда вафат) кияүгә чыга. Беренче балалары сабый чакта ук вафат булган. 1951 елда уллары Дурсун (Dursun) туган.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кошадасында(рус.) парк ачылып, аңа Бәһиҗә Боран паркы (төр. Behice Boran Parkı) исеме бирелгән[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Soner Yalçın. Behice Boran 100 yaşında. hurriyet.com.tr, 2.05.2010(төр.)
  2. Behice Boran. biyografya.com
  3. Şanlıurfa - Kazanan Milletvekilleri. secim.haberler.com
  4. Turhan Feyizoğlu. Behice Boran Yaşlısın, Taksim'e nasıl çıkacaksın diyen hakime ne yanıt vermişti. odatv4.com, 10.10.2013