Бөгелде

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөгелде latin yazuında])
Бугульдинка
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°20'20"тн, 52°1'41"кнч
РДСР 10010101512111100029614
Нинди сулыкка коя Дала Зәе Edit this on Wikidata
Озынлык 13 километр Edit this on Wikidata
Карта

Бөгелде елгасы, Көнчыгыш Кама аръягында. Зәйнең сул кушылдыгы (Чулман елгасы бассейны). Озынлыгы 8,4 км, бассейнының мәйданы 31 км². Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Перцовка авылының көнбатыш читендә, тамагы Икенче Бөгелде авылыннан 1,9 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы — 64 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 48%. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,25 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 75 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,016 м³/с. Суы бик каты (язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Елга Зәй автоагрегат заводының агынты суларын кабул итүче буларак файдаланыла (елга 6 млн. м³ га кадәр).

Су реестры мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101512111100029614
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102961
  • Бассейн коды — 10.01.01.015
  • ГӨ буенча саны — 11
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]