Бөгелмә районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөгелмә районы флагы latin yazuında])
Бөгелмә районы флагы
Нигезләнү датасы 2007
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Бөгелмә районы

Татарстан Республикасы «Бөгелмә муниципаль районы» муниципаль берәмлеге флагы — муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Флаг 2007 елның 21 февралендә Бөгелмә муниципаль районы Советының 12[1] нче санлы карары белән расланган һәм 2007 елның 29 маенда 3187 номерлы теркәү номеры белән Россия Федерациясенең Дәүләт геральдика регистрына кертелгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Флаг киңлеге озынлыгына 2 гә 3 нистибендәге турыпочмаклы кызыл тукымадан гыйбарәт. Ул өч өлештән тора - кызыл, яшел һәм зәңгәр. Сонгыларын ак тәстәге дулкын бүлеп тора. Зәңгәр полоса уртасында район гербыннан балык сурәтләнгән, ә кызыл өлеш уртасында шпиль белән ак гөмбәз».

Символиканың нигезләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флаг символлар һәм аллегорияләр теле белән Бөгелмә районының мәдәни, тарихи һәм табигый үзенчәлекләрен чагылдыра торган район гербы нигезендә эшләнгән.

Анда пеструшка балыгы сурәтләнгән зәңгәр дулкынлы полоса- район һәм Бөгелмә шәһәренең тарихи бәйләнешен символлаштыра. Зәңгәр төс (лазурь — намус, вөҗданлылык, рухият һәм югары омтылышлар символы.

Ак (көмеш) дулкыны Бөгелмә елгасына һәм район территориясе буйлап уза торган башка елгаларга ишарә ясый.

Яшел полоса районның табигый-географик үзенчәлекләрен ассызыклый: Бөгелмә районы республиканың иң биек өлешендә — шул ук исемдәге платода урнашкан. Яшел төс флагның табигый өлешен тулыландыра, ул табигать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек, тормыш үсеше һәм үсеш символы булып тора.

Бинаның челтәрләп эшләнгән гөмбәзе районның һәм шәһәрнең тарихи мирасын символлаштыра, ул Татарстанның иң матур тарихи шәһәрләренең берсе булып тора. Ак Төс (көмеш) - чисталык һәм камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс-хезмәт, көч, батырлык, матурлык һәм бәйрәм символы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]