Бөгелмә туган якны өйрәнү музее

Бөгелмә туган якны өйрәнү музее | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Бөгелмә, Бөгелмә районы, Татарстан һәм Идел буе федераль округы |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөгелмә районы |
Рәсми ачылу датасы | 1 октябрь 1929 |
Адрес | 423200, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Александр Герцен урамы, 88 йорт |
Рәсми веб-сайт | bugmuseum.ru(рус.) |
![]() | |
---|---|
![]() |
Музейдан фотосурәтләр. |
Бөгелмә туган якны өйрәнү музее (рус. Бугульминский краеведческий музей, ингл. Bugulma Regional History Museum) — Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей).
Музей 1736 елдан башлап хәзерге заманга кадәр Бөгелмә шәһәре һәм районы тарихы белән таныштыра.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1929 елның 1 октябрендә ачыла. Бөгелмә туган якны өйрәнү музее — Татарстанның иң борынгы музейларының берсе. 2011, 2014 елларда ТР хөкүмәте грантына ия була[1].
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Музей XIX гасырда төзелгән, үзара тоташкан ике бинада урнашкан. Берсе — асылзат А. Ф. Елачич, икенчесе — сәүдәгәр Ф. Д. Климов йорты.
Экспонатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Музейда 7 экспозиция һәм күргәзмә залы бар. Мәйданы — 796 кв. м. Музей фондында ~20 000 экспонат саклана[2]. Экспозициядә Е. Пугачев күтәрелеше, XIX гасыр Бөгелмә ярминкәләре турында материаллар, XVIII—XX гасырларда шәһәр тарихы белән бәйле документлар, татар, рус, чуаш, мордва халкының йорт кирәк-яраклары, раритетлар күрсәтелә.
Емельян Пугачёв баш күтәрүе (1773—1775 еллар) белән бәйле экспонатлар: туп, кораллар, Бөгелмә янындагы сугышны тасвирлаган китап, Е. Пугачёв манифесты.
«Бөгелмә XIX—XX гасыр башында» бүлегендә татар, рус, чуаш, мордва халкының йорт кирәк-яраклары урын алган. Татар халкының зәркән әйберләре, челтәрләү алымы белән эшләнгән чулпы, яка чылбыры, чигелгән калфак, бил каешы күрсәтелә.
Экспозициядә Бөгелмә төбәгендә кулак малын тарату белән бәйле КГБ архивы материаллары, Сталин исеменнән Бөгелмә районы колхозчыларына юлланган телеграмма, газеталар, сугыш листовкалары, 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында язылган хатлар куелган.
Музей фондының язма чыганаклары: Бөгелмә өязе идарәсе утырышлары журналлары, мөселман этикасы, 1894 елгы шәһәр планы, Бөгелмә шәһәре соборының чиркәүгә килүчеләр елъязмасы.
Экскурсияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бөгелмәлеләр Бөек Ватан сугышында, тылда
- XIX—XX гасыр башында Бөгелмә
- Табигать бүлеге
- Бөгелмә бүген
- Тарих бүлеге
- Хәтер юлы буенча
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1929-19?? — ???
- 19??-1941 — ???
- 1946-19?? — ???
- 19??-19?? — ???
- ????-201? — Наталья Николай кызы Несынова
- 201?-2025 — Светлана Владимир кызы Якупова
Танылган хезмәткәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Бугульминский краеведческий музей 2019 елның 16 июль көнендә архивланган.. Бөгелмә районы сайты, 7.04.2017
- ↑ Бугульминский краеведческий музей 2019 елның 16 июль көнендә архивланган.. Каталог музеев мира(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бугульминский краеведческий музей. Музеи России(рус.)
- Музейның визит картасы 2019 елның 16 июль көнендә архивланган.
- Бугульминский краеведческий музей. tatfrontu.ru(рус.)