Бөгелмә (станция)
Бөгелмә станциясе станция Бугульма | |
---|---|
Тимер юл бүлекчәсе: | Куйбышев тимер юлы Идел-Кама регионы |
Ачылу датасы: | 1911[1] |
Платформалар саны: | 2 |
Урнашу: | Татарстан, Бөгелмә, Клуб ур., 9А |
Станция коды: | 648607 |
АСУЖТ коды: | 648607 |
«Экспресс-3»: коды | 2024740 |
Бөгелмә (рус. Бугульма) ― Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә урнашкан тимер юл станциясе. Куйбышев тимер юлының Инза ― Чишмә сызыгына карый. 1911 елда ачылган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Куйбышев тимер юлының Инза ― Чишмә сызыгында урнашкан. Вокзалы 1912 елда төзелгән. 2005 елда төзекләндерелгән. Бу ― 2нче каттан перронга чыгу юлы булган ике катлы бина, вокзал комплексына 2 утырту платформасы һәм вокзал яны мәйданы керә. Башкарылучы эш күләме буенча Бөгелмә вокзалы өченче класска карый. Поездларның уртача тәүлеклек саны 14 пар (бару / кайту) тәшкил итә.
Шәһәр яны поездлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Станция буенча шәһәр яны поездлары 2013 елдан бирле гамәлдән чыгарылган. Элек Яр Чаллы, Кандра, Мәләкәс станцияләренә кадәр шәһәр яны поездлары (РА1 һәм РА2) йөргән.
Ерак араларга йөрүче поездлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2018 ел графигы буенча станция аша түбәндәге ерак араларга йөрүче поездлар йөргән:
Поездларның ел әйләнәсе хәрәкәте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Поезд № ы | Хәрәкәт маршруты | Поезд № ы | Хәрәкәт маршруты |
---|---|---|---|
115 | Уфа — Мәскәү | 116 | Мәскәү — Уфа |
347 | Уфа — Санкт-Петербург | 348 | Санкт-Петербург — Уфа |
354/353 | Пермь — Адлер | 354/353 | Адлер — Пермь |
391 | Чиләбе — Мәскәү | 392 | Мәскәү — Чиләбе |
609 | Уфа — Сембер | 610 | Сембер — Уфа |
Поездларның сезонлы хәрәкәте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Поезд № ы | Хәрәкәт маршруты | Поезд № ы | Хәрәкәт маршруты |
---|---|---|---|
452/451 | Ижевск — Адлер | 452/451 | Адлер — Ижевск |
Хезмәт күрсәтү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ял итү бүлмәләре;
- кәрәзле телефоннарга зарядка;
- беренче чиратта кирәкле товарларны сату;
- саклау камерасында кул йөген саклау;
- билет бәясе турында язмача белешмә бирү;
- факсимиль элемтә куллану;
- корреспонденцияне экспресс-илтеп бирү;
- душны куллану;
- микродулкынлы мичтән файдалану;
- багажны / йөк багажын кабул итү һәм җибәрү;
- югары комфортлы залда булу;
- таксига заказбирү;
- ксерокүчермә ясау.
Станциядә башкарылучы коммерцияле операцияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Пассажирларга билет сату. Багаж кабул итү, бирү
- Вагонлап килгән йөкләрне кабул итү / җибәрү (ачык мәйданнарда)
- Вак йөкләрне кабул итү / җибәрү (ябык складларда)
- Вагонлап килгән һәм вак йөкне кабул итү / җибәрү (килү юлларында)
- Вагонлап килгән йөкләрне кабул итү / җибәрү (ябык складларда)
- Йөкләрне универсаль контейнерларда (3 һәм 5т) кабул итү / җибәрү
- Вак йөкләрне кабул итү / җибәрү (ачык мәйданнарда)
Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Вокзал
-
Л-9669 серия паровозы (чын саны — 1765)
-
352нче Орша дивизиясе обелискы
-
Вокзал яны мәйданы
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Железнодорожные станции СССР. Справочник. — М., Транспорт, 1981