Бөек мәчет (Күстәнҗә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөек мәчет (Күстәнҗә) latin yazuında])
Мәчет
Бөек мәчет
рум. Marea Moschee din Constanța
Ил Румыния
шәһәр Күстәнҗә
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре манаралы мәчет
Нигезләүче Кароль I
Төзелеш еллары 19101912 еллар
Төп даталар:
1910 (төзелеш башланган)
1913 ( мәчет ачылган)
Халәте гамәлдә

Күстәнҗәнең Бөек мәчете (рум. Marea Moschee din Constanța), шулай ук Кароль җәмигы (рум. Moscheea Carol I) — Румыниянең Күстәнҗә шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Румыниянең милли тарихи һәйкәлләр институты тарафыннан тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән, коды: LMI: CT-II-m-a-02796[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Румыниядә ислам

Күстәнҗәнең Бөек мәчете урынында 1822 елда Хафиз Хөсәен паша тарафыннан төзелгән һәм Госманлы империясе солтаны Мәхмүт II хөрмәтенә аталган Мәхмүдия мәчете булган.

Мәчет төзелеше 1910 елда Румыниянең беренче короле Кароль I(ингл.) башлангычы белән Күстәнҗә шәһәренең мөселман җәмгыятенә хөрмәт йөзеннән башлана. Төзелеш 1910 елның 24 июнендә башлана, мәчет бинасының беренче ташы Румыниянең дин эшләре буенча министры Спиру Харет, Бухаресттагы Госманлы империясе илчесе Сәфа бәй һәм Күстәнҗәдәге Госманлы империясе консулы катнашында салына. Проектны Румыния хөкүмәте һәм эшкуар Ион Некульче финанслаган. Төзелеш 1912 елда тәмамланган.

1913 елның 31 маенда узган мәчетне ачу тантанасында король гаиләсе һәм Румыния мөселманнары (төрек һәм татар җәмгыятьләре), православие һәм католик чиркәүләр, җирле хакимият вәкилләре катнаша[2].

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркиядәге Конья мәчете

Күстәнҗә мәчетен төзегәндә инженер Гогу Константинеску һәм архитектор Виктор Штефэнеску Төркиянең Конья шәһәрендәге Газизия мәчетен(ингл.) үрнәк итеп ала. Бина, тимер-бетоннан ясалган гөмбәз һәм манарадан тыш, таш һәм кирпечтән өелгән. Төп керү порталы Добруҗа ташыннан, бронза инкрустацияле ишек кара мәрмәрдән, эчке колонналар кыр мәрмәреннән (Mateiaş) эшләнгән. Мәчет бераз румын архитектура мотивлары кушылган Мисыр-Византия стилендә төзелгән. Бу — Румыниядә төзелгән тимер-бетон элементлары булган беренче бина. Мавритан стилендә төзелгән манарасының биеклеге 47 метр, манара эчендә мөәзин урынына алып менүче баскычта 140 басма бар. Гөмбәзенең биеклеге 25 метр, диаметры 8 метр. Мәчетнең үзәк намаз залы ян-ягы 14 метр булган квадрат бүлмәдән гыйбарәт.

Интерьер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең эчендә матур бизәлгән фрескасы бар. Төркиядән иганә сыйфатында алынган көнчыгыш келәме урнаштырылган. Яше 200 елдан артык булган, иңе-буе 9 м х 16 м, авырлыгы 490 кг булган келәм Ада Калех утравында тукылган. Кулдан эшләнгән келәм солтан Габделхәмит II милке булган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]