Бөккән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөккән latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бөккән (шулай ук, тәкә) – татар милли ашамлыкларының берсе.

Бөккәнне төче камырдан да, әче камырдан да пешерәләр, сумсадан эрерәк итеп ясыйлар. Аның эченә үпкә-бавыр белән бәрәңге, дөге белән кабак, тары ярмасы белән ташкабак, кишер, кәбестә һ.б. салалар.

Кайбер якларда бөккәнне тәкә дип тә йөртәләр. Аның эченә бәрәңге һәм чөгендер боламыгы, борчак боткасы салалар. Тәкәнең баш-башлары очлырак була, сырлы тәкә мөгезен хәтерләтә. Бөккәнне һәм тәкәне табынга сөт, сөт өсте яисә катык белән бирәләр.

Кишер бөккәне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кишерне әйбәтләп чистартып юалар да өстенә салкын су салып пешерергә куялар. Пешкән кишерне суытып, вак кына турыйлар, шикәр комы, турап каты итеп пешергән йомырка, тоз, май өстиләр һәм, барысын бергә болгатып, бөккән эченә салалар. йомырка урынына бүрттергән дөге дә кушалар.

90 г әче камыр, 80—100 г чи кишер, 1/4 йомырка, 20—30 г бүрттергән дөге, эченә — 15 г, таба майлау өчен 3—4 г май, шикәр, тоз.

Кабак бөккәне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кабак бөккәнен гадәттә әче камырдан пешерәләр, төче камырдан да әзерләргә була.

Өлгергән каты кабакның кабыгын әрчиләр дә, вак кына турап, тоз сибеп, кул белән уалар. Кабакның суы чыга, шуңа күрә аны иләккә салып 20—30 минут саркыталар. Аннары кабакка бүрттергән дөге яисә яхшылап юган пешмәгән тары ярмасын кушалар, бераз шикәр комы, эретеп, атланмай өстиләр, барысын бергә болгаталар да бөккән эченә салалар.

90 г камыр, 100 г кабак, 35 г бүрттергән дөге, 20—25 г пешмәгән тары ярмасы, 15 г май, шикәр, тоз.

Кәбестә белән йомырка бөккәне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу бөккәнне әче камырдан пешерәләр. Башлы кәбестәнең тышкы яфракларын алгач, юалар да вак итеп тагаракта чабалар, тоз сибеп, кул белән уалар, суын сыгалар. Аннары кәбестәгә каты итеп пешереп вак кына тураган йомырка кушып болгаталар, эреткән май, шикәр комы өстиләр.

90 г камыр, 150 г кәбестә, 1/4 йомырка, 15 г сары май, шикәр комы, тоз.

Үпкә-бавыр бөккәне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мондый бөккән өчен эшкәртеп юган, пешекләгән йөрәк, үпкә-бавырны суган белән ит тарткычтан чыгаралар. Аннары, вак кына тураган бәрәңге кушып, тоз, борыч сибеп, әйбәтләп болгаталар һәм иләктә саркыталар.

Бөккәннең камырын болай әзерлиләр: савытка кирәк кадәр сөт яисә су салып, йомырка сыталар, бераз чәй содасы, тоз өстәп, токмач камырыннан йомшаграк итеп басалар. Камырны 90 г лы кисәкләргә бүлеп җәяләр. Җәйгән камырның яртысына алдан әзерләгән эчне салалар да икенче яртысы белән каплыйлар, кырыйларын чеметеп сырлап чыгалар, бөккәнне ярым ай рәвешендә ясыйлар. Аннары майлы табага яисә калайга тезәләр, өстенә йомырка сөртәләр һәм мичкә яки духовкага куялар.

Әзер бөккәнне табынга өстенә атланмай сибеп чыгаралар.

90 г камыр, 40 г бәрәңге, 100 г йөрәк, үпкә-бавыр, бөккәннең эченә һәм майлау өчен 20 г май, 15 г суган, тоз, борыч, өстенә сөртү өчен йомырка.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]