Бөреҗле (авыл)
Бөреҗле | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Бөреҗле авыл җирлеге[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Бөреҗле авыл җирлеге[d] |
Халык саны | 374 (2010)[2] |
Почта индексы | 618162 |
Бөреҗле (Бөрежле, рус. Брюзли) — Пермь краеның Барда районында урнашкан татар авылы. Бөреҗле авыл җирлеге административ үзәге.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөрежле елгасында, Чернушка шәһәреннән төньяктарак — 55 км, Оса шәһәреннән көньяктарак — 60 км һәм Барда авылыннан көнбатыштарак 17 км урашкан, авыл янында Чернушка-Оса автоюлы уза.
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл атамасы Бөреҗле дип бирелә,[3][4][5] чуашчадан (чуаш. пураш, пораш ) бурсык дип тәрҗемә ителә.[6]
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылны Сараш авылы кешеләре нигезли. 1859 елга 48 кеше яшәгән. 1930 елларда «Красная заря» колхозы эшли. Башлангыч мәктәп була. Бөек Ватан сугышында 100 гә якын кеше катнаша. 1926 елда 407 кеше (башкорт), 1969 елда 493, 2002 елда 421 кеше (228 башкорт, 185 татар), 2010 елда 374 кеше (177 башкорт, 179 татар, 10 рус) яшәгән. Бөреҗледә иң иске урам Сараш очы исемен йөртә, чөнки авылга нигез салынганда анда беренче булып Сараш авылыннан Тимгәновлар килеп урнаша.[4]
Халык саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны | |
---|---|
2005[7] | 2010[8] |
433 | ↘374 |
2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча халык саны 374 кеше тәшкил итә, шул исәптән 174 ир-ат һәм 200 хатын-кыз[9], шуларның 47 % — татарлар, 46 % — башкортлар, шул ук вакытта 95 % халкы татар теле туган теле дип күрсәтә.[10]
1926 елда авылда 407 башкорт яшәгән[11].
Социаль объектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәдәният йорты, урта мәктәп бар, анда күрше Батырбай һәм Сөҗән авылы балалары да укый, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.[4]
Икътисады
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эшче халыкның төп өлеше янәшә урнашкан нефть һәм газ чыгару предприятиесендә һәм магистраль газ үткәргечләре линия-производство идарәсендә эшли. Авылда яшәүче күп кенә яшьләр яхшырак тормыш эзләп төрле шәһәрләргә китә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ ВПН-2010. Численность и размещение населения Пермского края
- ↑ 17 июня 2018 года. Брюзли. Мәчеттәге элмә тактада авыл исеме.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Башкорт энциклопедиясе.
- ↑ Данис Шакиров Бөреҗле мәктәбендә булды.
- ↑ Топонимия территории пермского говора татарского языка (юга Пермской области). Казань — 2003.
- ↑ Решение Земского Собрания Бардымского района от 24 июня 2005 г. №72 «О перечне населённых пунктов Бардымского муниципального района». әлеге чыганактан 2014-11-10 архивланды. 2014-11-10 тикшерелгән.
- ↑ ВПН-2010. Численность и размещение населения Пермского края. әлеге чыганактан 2014-09-10 архивланды. 2014-09-10 тикшерелгән.
- ↑ Численность и размещение населения Пермского края. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Пермскому краю. әлеге чыганактан 2012-10-17 архивланды. 2012-09-01 тикшерелгән.
- ↑ База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
- ↑ Асфандияров А. З. . — ISBN 978-5-295-04683-4.