Бөре социаль-педагогия академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөре социаль-педагогия академиясе latin yazuında])
Бөре социаль-педагогия академиясе
Эшләү еллары 1939
Ректор Салават Усманов
Адрес 452453, Башкортстан, Бөре шәһәре, Интернациональ урам, 10
Сайт birsk.ru

Бөре социаль-педагогия академиясеБашкортстандагы Бөре шәһәренә урнашкан югары уку йорты.

Белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөре педагогия институтына 1939 елда нигез салынган. 2005 елда институт академия сыйфатында дәүләт аккредитациясен уңышлы үтте. Шул ук елның 24 маенда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 416 санлы боерыгы белән “социаль-педагогия академиясе” статусы бирелгән.

2012 елда институт урта һөнәри белемнең 7 программасына таянып эшләде. Югары һөнәри белем 28 программа, шул исәптән 26 бакалаврлар, 2 магистрлар әзерләү юнәлеше буенча бирелә. Калган программалар вуздан соңгы (аспирантура) һәм өстәмә белем өлкәсенә карый.

Яңа белгечлекләргә укытуны җайга салу, көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә кабул итүне арттыру студентлар контингенты үсешендә чагылыш тапты. 2012 елда академиядә белем алучылар 5700дән артык: 3100дән күбрәге көндезге бүлектә, 2000нән күбрәге читтән торып укый. Җитмеш ел дәвамында уку йорты җәмгысе 55 меңнән артык укытучы әзерләгән.

Академиянең үзенчәлеге шунда: студентларның 80 проценттан күбрәге – авыл мәктәпләрен тәмамлаган егетләр һәм кызлар. Уку барышында алар, гуманитар һәм табигый-математика фәннәре буенча фундаменталь белемгә ия булу белән бергә, психологик-педагогик һәм практик әзерлек тә үтә. Бөредәге социаль-педагогия академия республиканың төньяк районнарындагы мәктәпләрне укытучылар белән җитәрлек күләмдә тәэмин итә.

Академия тугыз уку корпусына, биш тулай торакка ия. Спорт күнекмәләре үткәрергә ике база һәм махсус җиһазландырылган мәйданчыклар бар. Болардан тыш, агробиостанция, дендрарий, картиналар галереясы, кышкы бакча да студентлар карамагында. Зоологик, институт тарихы, язучы Һәдия Дәүләтшина музейлары эшли. Компьютер классларын егермегә җиткән, һәр 100 студентка уртача 15,7 компьютер туры килә.

Китапханәнең гомум фондын 446 мең 100 данә уку кулланмалары, фәнни һәм матур әдәбият тәшкил итә. 490 урынлы дүрт уку залы, медиатека, электрон каталог бар. Хезмәткәрләргә һәм студентларга физиотерапия, стоматология һәм процедура кабинетларында медицина ярдәме күрсәтелә.

2012 елдан Башкортстан дәүләт университетының Бөре академиясе (филиалы) дип йөртелә.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]