Бөре – Мамадыш коммерцияле тракты
Бөре – Мамадыш коммерцияле тракты | |
---|---|
Ил | Россия империясе |
Төбәк | Уфа губернасы → Казан губернасы |
Юл башы | Бөре шәһәре |
Аша үтә | Кама елгасы |
Юл азагы | Мамадыш |
Юл өслеге | җир |
Бөре ― Мамадыш коммерцияле тракты (рус. Бирско―Мамадышский коммерческий тракт) ― Кама аръягында XVII гасырның II яртысында сафка баскан олы юл, тракт. Трактның башлангыч пункты ― Агыйдел елгасы ярында урнашкан Бөре шәһәре (Уфадан 99 км читтә). Ахыргы пункты ― Нократ елгасы ярында урнашкан Мамадыш шәһәре. Трактның гомуми озынылыгы ― 320 км. Якынча 200 ел хезмәт иткән.
Маршрут
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«1870 ел мәгълүматлары буенча торак пунктлар исемлеге. Уфа губернасы» (рус. Список населенных пунктов по сведениям 1870 года. Уфимская губерния) дигән документта «Бөре ― Мамадыш коммерцияле тракты Матвеевка янында Минзәлә – Бөре почта трактыннан аерылып чыга һәм Останково → Иске Теләнче → Түбән Биш → Иске Тәкмәк → Иске Пәлчикәү → Зәй елгасы тамагы → Кама елгасы кичүе → Соколка → Нократ елгасы яры буйлап өяз шәһәре Мамадышка кадәр бара» дип күрсәтелгән[1]. Тракт буеннан-буена Агыйдел һәм Кама елгаларына параллель рәвештә, елгалар ярыннан 20-50 чакрымга гына ераклашып бара. Бөре – Мамадыш коммерцияле тракты Иске Тәкмәк авылында Бәтке коммерцияле тракты белән кисешә. Борынгы Тәкмәк авылы бер тракттан икенче трактка йөкне бушату-төяү базасы булып хезмәт иткән. Биредән тауарлар дүрт якка юл тоткан: төньякка ― Бәтке аша Алабугага, көньякка ― Бөгелмә аша Ырынбурга, көнчыгышка ― Бөре аша Уфага, көнбатышка ― Зәй, Мамадыш аша Казанга.
Бөре ― Мамадыш коммерцияле тракты буенча Урал белән Себер ягыннан көнбатышка, Казанга: мех, киез һәм тукылган әйберләр, войлок, аяклы мал, Урал заводларында җитештерелгән металл китерелсә, кирегә тимердән ясалган көнкүреш әйберләре, тукыма, кәгазь һ. б. тауарлар җибәрелгән. Тракт кыш көне аеруча җанланган. Тракт янәшәсендә урнашкан авыллар, шул исәптән Түбән Биш, Әхмәт авылы кешеләре Бөре ― Мамадыш һәм Бәтке коммерцияле трактларында кыш көне йөк ташу (кышкы олаучылык) белән шөгыльләнгән[2][3].
Кар-бураннан саклану өчен, юлның ике ягыннан каен һәм өрәңге агачлары утыртканнар. Сәүдә тракты һәрвакыт караулы булган. Мәсәлән, 1886 елда Минзәлә өяз земство җыены трактның Иске Пәлчикәү авылы янындагы буа җимергән өлешен яңарту өчен алпавыт В. Е. Пальчиковтан билгеле суммада акча алырга дигән карар чыгарган.
1870 елда сәүдәгәрләр Попов, Полетаев, Исаев Агыйдел елга пароходчылыгына (рус. Бельское речное пароходство) нигез сала. XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Агыйдел һәм Кама елгалары буенча Уфа ― Казан ― Түбән Новгород маршруты буенча даими йөк һәм пассажир ташучы пароходлар йөреше җайга салына[4]. Пароходчылык үсеш алган саен, Бөре – Мамадыш коммерцияле трактының әһәмияте кими бара.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бирско―Мамадышский коммерческий тракт. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 24-25.(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 24-25.(рус.)
- ↑ Әхмәт. Татар энциклопедиясе
- ↑ Гамира Гадельшина. И колеса гнули, и писателей миру дарили. 2021 елның 4 июнь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 01.10.2005(рус.)
- ↑ Откуда пошло Бельское речное пароходство. 2021 елның 4 июнь көнендә архивланган. kamafleetforum.ru(рус.)