Бөтендөнья мэрлар саммиты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтендөнья мэрлар саммиты latin yazuında])

Бөтендөнья мэрлар саммиты (рәсми исеме Бөтендөнья җирле һәм регион лидерлары саммиты, ингл. The World Cities Summit Mayors Forum) — Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр халыкара оешмасы тарафыннан уздырылучы, дөньяның иң алдынгы шәһәрләре лидерларының шәһәрләр проблемаларын чишү юллары турында үзара фикер алышу мәйданы, халыкара конференция (конгресс).

IV саммит. Рабат (Марокко).
2013, 01-04 октябрь

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Мәтшин Рабатта (Марокко).
2013, 01-04 октябрь
И. Мәтшин (у) VI саммитта.
Нью-Йорк. 2015, июнь
  • Саммитның төп максаты — форумда катнашучыларны бөтен дөнья буенча шәһәр үсеше һәм төзекләндерүенә кагылышлы иң яхшы проектлар белән таныштыру.
  • Шәһәр проблемалары буенча фикер алышкан вакытта барлык шәһәрләрнең вәкилләре дә үз тәҗрибәсе белән уртаклаша ала.

Үзенчәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I Бөтендөнья мэрлар саммиты

2004 Парижда (Франция) үтә.

  • II Бөтендөнья мэрлар саммиты

2007 Чеджуда (Көньяк Корея) үтә.

  • III Бөтендөнья мэрлар саммиты

2010 Мехикода (Мексика) үтә.

  • IV Бөтендөнья мэрлар саммиты

2013 Рабатта (Марокко) үтә. Халыкара муниципаль хәрәкәтнең 100 еллыгына багышлана. 100 илдән 3,5 мең вәкил (Россиядән Мәскәү, Казан, Якутск, Улан-Удэ, Воронеж шәһәрләре) катнаша. «Демократик җирле үзидарәне саклау» шигаре астында үтә.[2]

  • V Бөтендөнья мэрлар саммиты

Боготада (Колумбия) уза.

  • VI Бөтендөнья мэрлар саммиты

2015 елның июнендә Нью-Йорк шәһәрендә уза. Бу елгы саммитның төп темасы – «Инновацион мөмкинлекләр шәһәре» (Innovative features of the city). Саммитта «Төзелеш һәм икътисади үсеш» (Construction and economic development), «Транспорт һәм мобильлек» (Transport and mobility), «Тотрыклылык» (Sustainability) һәм «Белем алу һәм конкурентлыкка сәләтлелек» (Education and competitiveness) секцияләре эшли.

Саммитта Казан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россияне бу форумда бер генә шәһәрКазан гына тәкъдим итә. Саммитта Казан мэры Илсур Мәтшин, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов катнаша. Казан саммит катнашучылары алдында Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын тәкъдим итә. Илсур Мәтшин Нью-Йорк мэры Билла де Блазионы, шулай ук башка шәһәрләрнең лидерларын Казанда үтәчәк чемпионатка чакырды.[3]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар-информ сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-15 
  2. ТАСС сайтында
  3. Казан мэриясенең рәсми порталында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-06-15