Бөтендөнья пәрәвезе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бөтендөнья Пәрәвезе эмблеммасы

Бөтендөнья пәрәвезе (ингл. World Wide Web) – Интернетка тоташтырылган компьютерларда сакланучы һәм бер-берсенә бәйле булган документлардан гиперсылтамалар ярдәмендә файдаланырга мөмкинлек бирә торган үзара бүленешле система. Ул шулай ук “Пәрәвез” (ингл. Web “пәрәвез”) дип тә атала һәм язуда WWW аббревиатурасы белән билгеләнә.

Бөтендөнья пәрәвезен йөзләрчә миллион сервер тәшкил итә. Аның күпчелек ресурслары гипертекст технологияләренә нигезләнгән. Интернетта урнаштырылган гипертекстлы документларның һәркайсы веб бите дип атала. Уртак тема һәм дизайн аша берләштерелгән һәм шулай ук, гадәттә бер үк серверның виртуаль хәтерендә сакланып, бер-берсе белән үзара бәйләнештә торган сылтамалар ярдәмендә тоташтырылган веб битләре тупланмасы веб сәхифәләрен яки сайтларны барлыкка китерә. Веб битләрен ачу өчен махсус програмнар – браузерлар (ингл. browser) кулланыла.

Бөтендөнья пәрәвезе мәгълүмат технологияләрендә һәм Интернет үсешендә чын инкыйлаби үзгәрешләр китереп чыгарды. Еш кына Интернет дигәндә нәкъ менә шул бөтендөнья пәрәвезен күздә тоталар да инде, гәрчә бу төшенчәләрнең мәгънәсе һәм гамәли кулланылышы үзгә булса да.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өстәмә әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]