Бөтендөнья уйгыр конгрессы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтендөнья уйгыр конгрессы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бөтендөнья уйгыр конгрессы
دۇنيا ئۇيغۇر قۇرۇلتىيى
World-uyghur-congress-logo.jpg
Җитәкче:

Долкун Әйса

Нигезләү датасы:

1992 елның декабре («Көнчыгыш Төркестанның милли конгрессы» исеме белән)
1998 елның декабре («Көнчыгыш Төркестан милли үзәге» исеме белән)

2004 елның 16 апреле
Штаб-фатир:

Алмания байрагы Мюнхен (Алмания)

Идеология:

сепаратизм, пантюркизм, көч кулланмау, уйгыр милләтчелеге

Берлектәшләр һәм блоклар:

Flag of Tibet.svg Сөргендәге Тибет хөкүмәте

Сайт:

uyghurcongress.org (кыт.) (ингл.) (уйг.) (алм.) (фр.) (рус.) (яп.) (төр.) (исп.) (гар.)

Бөтендөнья уйгыр конгрессы, БУК, Дөнья уйгыр корылтае (уйг. دۇنيا ئۇيغۇر قۇرۇلتى, уйгыр латин язуында: Dunya Uyghur Qurultiyi, ингл. World Uyghur Congress) — мөһаҗирлектәге уйгырларның халыкара оешмасы. Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы (Көнчыгыш Төркестан) эчендә, шулай ук Көнчыгыш Төркестаннан читтә дә уйгыр халкы мәнфәгатьләрен якларга омтыла[1]. Бөтендөнья уйгыр конгрессы үзен көч кулланусыз һәм тыныч хәрәкәт буларак тасвирлый һәм тоталитаризм, дини түземсезлек һәм терроризмнан баш тарту өчен чыгыш ясый[2]. Конгресс Демократия өчен фонд(ингл.) (АКШ) тарафыннан өлешчә финанслана.

Кытайда БУК «террористлар оешмасы» дип рәсми рәвештә танылган[3][4].

Көнчыгыш Төркистан (кызыл) Үзәк Азия картасында

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйгыр җәмгыятьләренең күп өлешен берләштергән беренче уйгыр оешмасы 1992 елның декабрендә Истанбулда оештырыла һәм Көнчыгыш Төркестанның Милли Конгрессы дип атала. 1998 елның декабрендә Истанбулда кырыктан артык уйгыр лидеры һәм 18 илдән якынча 300 уйгыр җәмгыяте вәкиле катнашында әлеге оешма Көнчыгыш Төркестан Милли Үзәге (КТМҮ) дип үзгәртелә. Башта КТМҮ штаб-фатиры Төркиядә була, әмма Кытай басымы астында, КТМҮ Мюнхенга күчкән.

2004 елның 16 апрелендә КТМҮ «Бөтендөнья уйгыр конгрессы» итеп үзгәртелә, ул уйгырларның барлык төркемнәрен, шул исәптән Американың уйгыр ассоциациясен (ингл. UAA) һәм Уйгыр яшьләре конгрессын берләштерә.

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оешма эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КХРда һәм аннан читтә уйгырларның хокукларын бозу мониторингы алып бара. БМО, Аурупа шурасы (Кеше хокуклары буенча комитетны да кертеп) кебек халыкара оешмалар эшендә актив катнаша. БУК шулай ук Кытай коммунистлар фиркасен кискен тәнкыйтьли. Сөргендәге Тибет хөкүмәте, Кытай диссидентлары, хокук саклау оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Оешманың Австралия, АКШ, Бөекбритания, Төркия, Бельгия, Канада, Нидерландлар, Кыргызстан, Швециядә һәм башка илләрдә вәкиллекләре бар.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БУК төрле илләрдә оештырган теләктәшлек акцияләре

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]