Бөтенрусия мөселман руханилары корылтае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтенрусия мөселман руханилары корылтае latin yazuında])

Бөтенрусия мөселман руханилары корылтае — 1917 елның 17-21 июлендә Казанда уздырыла. 100 ләп делегат катнаша. Дин оешмаларының эшләрен яңача оештыру һәм хатын-кыз хокуклары мәсьәләләре тикшерелә. Хатын-кызларның ирләр белән тигез хокукка ия булуын яклап сүз әйткән Галимҗан Баруди, Габдулла Апанаев (корылтай сәркәтибе) һәм Гаяз Исхакый фикерләре хуплана. 22 июльдә корылтай делегатлары Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае һәм Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең беренче корылтае делегатлары белән бергә утырышта катнашалар.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]