Бөтенрусия мөселманнарының хәрби шурасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтенрусия мөселманнарының хәрби шурасы latin yazuında])

Бөтенроссия мөселманнарының хәрби шурасы — оешма. Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтае карары белән 1917 елның июлендә Казанда сайлана. Рәисе - Ильяс Алкин, әгъзалар - Җиһангир Алкин, Ә. Әсәдуллаев, Габделгазиз Монасыйпов, Мирсәет Солтангалиев, Госман Токымбәтев, К. Якубов, Адам Якубовский һ. б. Хәрби Шура башлангычы белән Ырынбурда 1 нче, Уфада 2 нче, Витебскида 6 нчы мөселман укчы полклары һәм Петербургnа катнаш гвардия мөселман полкы, Финляндиядә ике мөселман батальоны һәм башка урыннарда 300 ләп мөселман хәрби комитетлары барлыкка килә. «Известия Всероссийского мусульманского Военного Шуpo» һәм «Безнең тавыш» гәҗитләре нәшер ителә. 1918 елның мартында Бөтенроссия мөселманнарының хәрби шурасы Совет хакимияте тарафыннан тыела.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0